План-конспет урока по татарскому языку в з классе на тему Туган якка кыш килде

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

3 класс

Тема: Туган якка кыш килде.

Дәрес темасы: Җөмлә төзелеше.

Максат:1) регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлегенәтиҗәләрен контрольгә ала белү

2) танып белү универсаль уку гамәлләре: тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

3) коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Дәреснең предмет нәтиҗәсе: Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Хикәянең эчтәлеген сөйли белү. Рәсем буенча хикәя төзи белү.

Грамматик материал: исемнәрнең 3 зат берлек сан тартым белән төрләнүе;

Кая? кайда? Кайдан? сораулары; үткән заман хикәя фигыль формасы; сыйфат сүз төркеме.

Җиһазлау: сораулар, биремнәр белән карточкалар, презентация өчен такта.

Дәрес проекты.

Этап

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1

Оештыру өлеше, максат кую. Танышу.

2мин

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра

Үзләренә сорауларга дөрес җавап бирергә, теләгә билгене алырга максат куялар.

2

Һава торышы турында сөйләшү.

1нче карточка

2мин

биремнәр тарата, ярдәм кирәк булганнарга булыша.

Бирелгән диалогларда төшеп калган репликаларны өстәп укыйлар, төркемдә рольләргә бүлеп сәхнәләштерәләр.

3

Сүзлек эше.

2нче карточка.

3 мин

биремнәр тарата, ярдәм кирәк булганнарга булыша.

Бирелгән сүзләрне укыйлар, тәрҗемә итәләр, төркемнәргә аералар. Карточкаларда (1) эшлиләр.

4

Текст өстендә эш.

3нче карточка.

6 мин

карточкаларны тарата

Бирелгән текстны укыйлар, төркемдә тәрҗемә итәләр.

5

Текст өстендә эш.

4нче карточка.

4 мин

карточкаларны тарата, биремне аңлата, ярдәм кирәк булганнарга булыша.

Бирелгән җөмләләрне укыйлар, текст эчтәлеге буенча урнаштыралар.

6

Иҗади эш.

Рәсем буенча хикәя төзү.

Кышкы күренешләр.

6 мин

рәсемнәрне тарата.

Бирелгән рәсемнәрне карыйлар, җөмләләр төзиләр. Төркемдә эш.

Вакытка карап, төзегән хикәяне укыйлар яисә укытучыга тапшыралар.

7.

Рефлексия

1 мин

дәрескә йомгак ясый

үз нәтиҗәләрен стектр ярдәмендә тактада күрсәтәләр.

8.

Индивидуаль өй эше.

1 мин

Бирелгән рәсемнәрне төсле карандашлар белән буяп, сюжет буенча җөмләләр төзеп килергә тәкъдим итү.

тәкъдим ителгән рәсемнәрне алып, өй эшен язалар.

1нче карточка.

  1. - Бүген көн нинди?

  • ..... .

  • Ничә градус салкын?

  • .....



  1. - ....?

  • Әйе, бүген кар яуды.

  • ....?

  • Әйе, урамга чыгам.



  1. - Давид, әйдә урамга чыгабыз.

  • .... .

  • Ни өчен?

  • .... .



  1. - Катя, тышта (на улице) буранмы?

  • Буран юк, ләкин кар ява.

  • ... ?

  • Салкын түгел.



2нче карточка

Салкын, ап-ак, җил, кыш, төннәр, озын, кыска, аяз, болытлы, шуабыз, яуды, буран, уйныйлар, дуслар, авыл, кайта, шатланды, боз, көлделәр, башланды, чаңгы

обозначают предмет

обозначают признаки предметов

обозначают действие






3нче карточка

Кышкы каникулда Менә салкын кыш җитте. Көннәр салкын. Беренче кар яуды. Елгада боз туңды. Гыйнвар ае җитте. Каникул башланды. Марат каникулда авылга китте. Авылда аның әбисе, бабасы бар. Әбисе дә, бабасы да Маратны көттеләр. Алар малайга чаңгы бүләк иттеләр. Марат аларга рәхмәт әйтте. Ул бик шатланды. Хәзер аның яңа чаңгысы бар! Марат дусты Айдар белән таудан озак шуды. Малайлар авылда хоккей уйнадылар, шаярдылар, көлделәр. Авылда бик күңелле, рәхәт булды.

4нче карточка.

Расположи предложения по содержанию текста.

Әбисе дә, бабасы да Маратны көттеләр.

Марат каникулда авылга китте.

Малайлар авылда хоккей уйнадылар.

Алар малайга чаңгы бүләк иттеләр.

Авылда бик күңелле, рәхәт булды.

Марат аларга рәхмәт әйтте.



© 2010-2022