Актуальные проблемы воспитания обучающихся

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе

Доклад:

Укучыларны тәрбияләүдә актуаль проблемалар.



Гарифуллина Р.Р. Башлангыч сыйныф укытучысы

2014

Гомер-гомергә укытучы өчен балага әхлак- патриотик тәрбия бирү бик күп көч сарыф итә торган хезмәт булды,ул укытучыдан рухи үзбиреш таләп итте.

Кече яшьтәге укучыны тәрбияләүдә һәм үстерүдә укытучы шәхесе, әти-әнинең, зурларның йогынтысы көчле.

Шуңа күрә әти-әни, укытучы һәм җәмгыять тәрбиянең нәтиҗәсен даими контрольдә тотарга, уңышларын бәяләргә һәм алга таба дөрес юнәлеш бирергә тиеш.

Шулай итеп, әхлак- патриотик үсеш проблемасы бүгенге көндә дә бик актуаль,әхлак тәрбиясе мәктәп тәрбия эшчәнлегенең үзәгендә булырга тиеш.

Яңа стандартлар буенча башлангыч гомум белем бирү учреждениеләре алдында җаваплы, чынбарлыкны дөрес бәяләүче, тирә-юньдәге кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, үз эшчәнлеген оештыручы шәхес тәрбияләү бурычлары тора .

Шул максаттан чыгып, сыйныф җитәкчесе буларак минем тәрбия максаты - "Укучыларда халык педагогикасы нигезләренә таянып әхлак, патриотлык сыйфатлары тәрбияләү". Буыннан буынга килгән һәм баетылган тәрбия процессында кулланылган ысуллар, нәтиҗәле алымнар, гомуми кабул ителгән һәм гадәткә кергән таләпләр, гореф-гадәтләр, гыйлем-күнекмәләр, педагогик карашлар яшь буынга белем-тәрбия бирүдә аеруча зур роль уйный. Тәрбия юнәлешләренең укыту процессы белән тыгыз бәйләнештә булуына ирешү өчен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар халык гореф-гадәтләрен, йолаларын, аларның тарихын, халык авыз иҗатын өйрәнүне, тарих, Әөләнә- тирә дөнья дәресләрендә халкыбызның кәсеп-шөгыльләрен өйрәтү, күренекле татар шәхесләре белән танышуны, хезмәт дәресләрендә халкыбызның һөнәрчелеге турында сөйләшү, кызларны милли киемнәр тегәргә, калфаклар чигәргә, милли ризыклар пешерергә өйрәтү, егет-малайларны милли орнаментлар төшереп җиһазлар, йорт кирәк-яраклары ясарга өйрәтү, сәнгать дәресләрендә татар халык сәнгате серләренә төшендерү, милли орнаментлар белән таныштыру; туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, физкультура дәресләрендә милли спорт уеннарын уйнарга өйрәтү, башка фән дәресләрендә халык авыз иҗатын, гореф-гадәтләрне киң куллану, иҗади түгәрәкләрнең эшчәнлеген балаларга милли тәрбия бирү юнәлешендә оештыру, татар зыялыларының тормышы һәм эшчәнлеге белән, татар мәгърифәтчеләренең тарихлары белән таныштыру, күренекле татар педагоглары Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин һ.б. мәгърифәтче-галимнәрнең хезмәтләрен тәрбия-укыту системасында куллану, тәрбия чаралары, семинарлар үткәрү үзләренең нәтиҗәләрен күрсәтәләр. Район, республика оештырган бәйгеләрдә катнашып алдынгы урыннар алу, газета-журнал битләрендә урын алган мәкаләләр, фәнни-тикшеренү эшләрдә катнашу - моның ачык мисалы. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның эшен татар әдәбияты, әйләнә-тирә дөнья һәм башка дәресләрне район музее белән берлектә оештыруга зур игътибар ителә. Районыбыз музеена экскурсияләр укучыларны фәнни-эзләнүләргә тарта. Әлки районы төбәгенең тарихын өйрәнү - музей эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора. Музейда Әлки районы турында, авылыбызның уңган, тырыш гаиләләре, күренекле кешеләре турында күп материаллар тупланган. Ветераннар, өлкән кешеләр белән очрашып, алардан кулъязмалар алынган, фронттан килгән хатларны җыйганнар. Шул уңайдан үткәрелгән тәрбия чараларыннан 3 нче сыйныфта үткән "Авылымның күренекле кешеләре" белән очрашу (Камалова Р.Х., Салахова А.С.), чаралары укучыларда туган якка мәхәббәт, халкыбыз тарихына карата кызыксыну хисләре уятты. Танылган якташларыбыз белән очрашулар, мөгаллимнәрнең юбилей, иҗат кичәләрен үткәрү дә матур традициягә әйләнеп килә. Килгән кунакларга укучылар кызыклы экскурсияләр оештыралар. Бу чаралар һичшиксез укучыларда милләтпәрварлык, туган якны ярату хисләре тәрбияләргә ярдәм итә. Ветераннар белән очрашулар, өлкәннәр өчен кичәләр, концертлар оештыру балалар һәм ветераннар күңеленә хуш килә. Өлкәннәр көне уңаеннан, бу уку елында укучыларыбызның дәү әниләрен чакырып, кичә үткәрдек. Мондый чаралар укучылар күңелендә миһербанлылык, шәфкатьлелек тәрбияләүдә зур этәргеч була. Балаларның тәрбиялелек дәрәҗәсенең зур булуы, начар гамәлләрнең булмавы профилактик эшләрнең күп булуы белән аңлатыла. Балаларның кылган гамәлләре (начары да, яхшысы да) генә түгел, укытучының бала белән индивидуаль эшләве дә теркәлеп бара. Бер генә гамәл дә сыйныф җитәкчесенең карашыннан читтә калмый. Шуннан чыгып укучы белән эш төре билгеләнә. Сыйныф җитәкчесе буларак, мин һәр укучы белән шәхси тәрбия эше алып барам. Патриотик тәрбиягә килгәндә укучыларга аеруча тәэсир калдырып, аларны патриотик рухта тәрбияләүче фактор булып, патриотик тәрбия чаралары тора. 1 сыйныфтан башлап, без укучылар һәм әти-әниләр белән һәр елны тарихи урыннарга экскурсиягә барабыз. 1 сыйныфта Болгардагы тарихи урыннарга, 2 сыйныфта Биләрдәге Изге урынга, 4 сыйныфта Юхмачи авылындагы патриотик музейга сәяхәт кылдык.Халкыбызның үткәне, геройларыбызның батырлыгы турындагы мәгълүматлар укучыларыбызда батырлык, горурлык сыйфатлары тәрбияли.

© 2010-2022