Открытое мероприятие «Яшел табиблар»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Класс сәгате: Яшел табиблар

Максат. Дару үләннәре белән таныштыру.

Сөйләм телен үстерү.

Табигатьне ярату һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау.Газета-журналлардан алынган материаллар тупланган папка,

Китаплар күргәзмәсе,компьютер презентациясе.

Кичә барышы

Үги ана яфрагы.

Мин үги анна яфрагы

Үләннәрнең патшасы

Әрем,ромашка,тузганак…

Җыелганнар барчасы.

Гөлбадран да,наратбаш та

Бик тә файдалы үлән

Түргә уз,яле,мәтрүшкә,

Мин сүзне сиңа бирәм.

Мәтрүшкә.

Мин -мәтрүшкә тыйнакмын

Зәңгәр чәчәк атамын

Җанга,тәнгә ләззәт биреп

Хуш исләр таратамын

Дәвалыймын ютәлләрне

Татлы хуш исем белән

Авырудан арынуның

Мең төрле серен беләм

Үги ана яфрагы.

Уңган-булган син мәтрүшкә

Ярата сине халык

Кинәнә талы тәмеңә

Бар да чәенә салып

Яле,гөлбадран,дәвам ит,

Синең сүзеңне көтәм.

Үз сүзләреңне әйтергә

Җыенгансың бит күптән.

Гөлбадран.

Чәчәкләрем түм-түгәрәк

Җете сары үзләре

Аннан җәйнең күзләре

Дәвалыймын буыннарны

Сызласалар һәммәсен

Табам тик ярдәмдә генә

Яшәвемнең мәгънәсен

Үги ана яфрагы.

Яхшы,яхшы гөлбадранкай

Рәхмәт изге сүзеңә

Киләчәктә,алгы көндә

Бәхет телим үзеңә

Яле,син песи үләне

Алгарак уз,үт әле

Үзеңнең кем икәнеңне

Сөйләмәдең бит әле

Песи үләне.

Кинәт кенә көтмәгәндә

Авырып китсә йөрәк

Авыртудан дәваларга

Пеи үләне кирәк.

Үги ана яфрагы.

Әйе,әйе,яле,әрем,

Торма читтә боегып. Синең үзне ишетергә, Торам күптән җыенып.

Әрем.

Мин гап-гади әче әрем,

Үсәм болын,тугайда.

Әлләни искитәр җирем

Юктыр инде. Шулай да…

Әйтим әле,дәвалыймын

Йокысызлык чирләрен

Үги ана яфрагы.

И,әрем дус,син кадерле Яхшы дару үләне Табигатьнең шәп табибы Син икән бит,күр әле. Бака үләне рәхим ит! Сөйлә әле үзеңне. Баскансың ярның читенә Күрмим хәтта йөзеңне.

Бака үләне.

Исемем сәер булса да Мине бик хөрмәтлиләр Киселсә дә канаса да Иң әйбәт дару диләр.

Үги ана яфрагы.

Шулай,шулай ,син кычыткан, Дәшми читтә торасың Уйчан гына ,тып-тын басып Әллә хәйлә корасың?

Кычыткан.

Мин кычыткан -зәһәр инде, Чагамын кул тидерсәң Шаянрак балаларны Үрле -кырлы сикертәм Тик барыбер шифалы мин Сызласа кул-буыннар Яфрагымда,сабагымда Яшәү көче суым бар.

Үги ана яфрагы.

Сукыр кычыткан ,син дә әйт, Сез туганнар бит инде Үзең турында аз гына Син дә әйтеп кит инде.

Сукыр кычыткан.

Мин-кычыткан,чакмыймын, Шуңа да сукыр, диләр. Тик шулай да миннән бик күп Дарулар әзерлиләр

Үги ана яфрагы.

Рәхмәт, сезгә , дускайларым Барыгыз да кадерле Сез,балалар , белерсездер Инде безнең кадерне. Мәңге яшәсен табигать, Балалар сау булсыннар Күкләребез аяз булсын, Игенкәйләр уңсыннар. Шифалы яңгырлар яусын, Ачылмасын яралар . Табигатьнең сакчылары Сау булсыннар балалар.

Арча районы Ашытбаш гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Фатихова Сәрия Дамировна.



© 2010-2022