Проект по татарскому языку Сыйфат

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Проект по татарскому языку СыйфатПроект по татарскому языку СыйфатПроект по татарскому языку СыйфатПроект по татарскому языку СыйфатДәрес проектын төзеде: Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы "Зур Кукмара авылы гомуми белем бирү, аерым фәннәрне "муниципаль белем бирү учреждениесе "

Башлангыч сыйныф укытучысы Халилова Тәнзилә Мөдәрис кызы

УМК:Татар теле дәреслеге, 3 сыйныф (авт.Ф.Ф.Харисов, Ф.М. Хисамиева, Ч.М. Харисова)

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү

Дәрес темасы: Сыйфатның җөмләдәге роле

Максат: сыйфатның сөйләмдәге ролен ачыклау һәм аның сөйләмдә кулланылышы

Бурычлар:-сыйфатларны язма һәм телдән сөйләмдә танырга, дөрес кулланырга өйрәнү; сыйфатлар буенча предметларны

билгеләргә өйрәнү;

-фикерләү сәләтен үстерү;

-бер-береңә ярдәмчелек тәрбияләү;

Дәрестә кулланылган эш формалары: индивидуаль, төркемләп, парлап, фронталь сорау

Җиһазлау: дәрескә презентация, конвертларда биремнәр, карточкалар

Дәрес структурасы

Дәрес этабы һәм эшчәнлекнең төре

Укучылар эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

І.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы

1. Матур язу күнегүләре

й//

ай уй ый әй

2. Актуальләштерү.

- Без алдагы дәрестә нинди сүз төркемнәре турында белемнәрне ныгыттык?

- Фигыль турында нәрсәләр беләсез?

3.Уку мәсьәләсен кую.

Сүзлек диктанты.

Куйды, уйный, кайнар, уйлый, сайрый, өйрәнә, сөйли, каплый, сыймый,кайта.

-Бу сүзләр турында сез нәрсә әйтә аласыз?

-Бу сүзләрнең кайсы артык?

-Сез аңа ничек төшендегез?

Кайнар сүзе турында сез нәрсә әйтә аласыз?

-Сез ничек уйлыйсыз, бу сүз нинди сүз төркеменә карый?

-Димәк, без бүген нинди тема өйрәнәбез?

ІІ.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1 нче бирем

Игътибар белән тыңлагыз.Нәрсә турында сүз барганлыгын билгеләгез?

1.Аның колаклары, койрыгы һәм йоны бар. Ул нәрсә?

2.Ул озын колаклы, кыска койрыклы, җәен соры, кышын ак йонлы. Ә бу нәрсә?

-Ни өчен сезнең беренче сорауга төрле җаваплар килеп чыкты, ә икенче сорауга төгәл җавап бирдегез?

2 нче бирем

Һәр төркемгә берәр рәсем салынган конверт бирелә. Тыңлаучылар аңларлык итеп шушы предметларга 4-5 сыйфат уйлап язарга кирәк:

1 нче төркем: карбыз

2 нче төркем: керпе

3 нче төркем: елан

3 нче бирем

Укучыларның алларында карточкалар. Анда ике баганага сүзләр язылган:

эссе бал

татлы үлән

яшел алма

сусыл атлый

зәңгәр көннәр

Карточкадагы сүзләрне укыгыз һәм парлаштырып уклар белән тоташтырыгыз.

-Нинди парлар килеп чыкты?

-Ни өчен атлый сүзенә пар табып булмады?

4 нче бирем

Дәреслектәге 232 күнегүне үтәү.

Сыйфатланмышларны өстәп языгыз.

Җәйге, тырыш, язгы, ак, яхшы, акыллы, тозлы, аяз, тәмле, усал, ягымлы, карт, кыю, юмарт, төче, күңелле, көчле, түгәрәк.

Ял минуты

5 нче бирем

Өзекләрне чагыштырып укыгыз. Кайсы өзек тулырак, матуррак тоела?

1нче өзек:

Тагын яз җитте. Яңгырлар явып үтте. Агачлар яфракларга күмелде. Шомырт чәчәк ата.

2нче өзек:

Тагын кояшлы ямьле яз җитте.

Беренче җылы яңгырлар явып үтте.

Агачлар ямь-яшел яфракларга күмелде.

Шомырт ак чәчәк ата.

-Сыйфат сөйләмдә ни өчен кирәк?
Сыйфатларны үзләре бәйләнгән исемнәр белән әйтегез.

6 нчы бирем

Тиен турында хикәя килеп чыгарлык итеп, нокталар урынына тиешле сыйфатларны куй:

Бу ... хайван урманда яши. Аның койрыгы ... . Бу хайван бик ... . Хайванның җәен туны ..., ә кышын ... . Ул ... чикләвек, ... гөмбә ярата. Аңа кышын ... чыршы күркәсе дә бик тәмле.

7 нче бирем

Хәзер алган белемнәрне модельдә күрсәтеп карыйк.

ІІІ.Рефлексив бәяләү этабы

1.Тест биремен үтәү

  1. Сыйфатларнәрсәбелдерә ?

а) предметны; б) предметныңэшен; в) предметныңбилгесен;

2. Сыйфатларганиндисорауларкуела ?

а) кем? нәрсә?; б) нинди? кайсы?; в) нишли? нишләде?;

3. Сыйфатларнәрсәгәбәйләнепкилә ?

а) исемгә; б) фигыльгә; в) кисәкчәләргә;

-Дәрес башында нинди уку мәсьәләсе куйган идек?

-Уку мәсьәләсен чиштекме?

-Ничек?

Тактада бирелгән хәреф һәм сүзләрне дөрес тоташтырып, күчереп язалар, бәялиләр.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр.

Укучылар сүзләрне дәфтәргә язалар, й хәрефенең язылыш урыннарын ачыклыйлар.

Укучылар сүзләрне күзәтәләр һәм чагыштыралар.

Эшчәнлекне парлап оештырырга мөмкин.

Укучылар фикерләрен туплап, сорауларга җавап бирәләр

Укучылар фикерләрен туплап, дәлилләп сорауларга җавап бирәләр.

Эшчәнлек төркемләп оештырыла.

Укучылар төркемнәргә бүленеп биремне үтиләр, җаваплар тыңлана.

Укучылар фикерләрен туплап, дәлилләп сорауларга җавап бирәләр, нәтиҗә чыгаралар.

Эшчәнлекне парлап оештырырга мөмкин.

Биремне ачыклыйлар, мөстәкыйль эшлиләр, үзара тикшерәләр, бәялиләр.

Укучылар текстларны күзәтәләр һәм чагыштыралар, фикерләрен туплап, дәлилләп сорауларга җавап бирәләр.

Биремне ачыклыйлар, мөстәкыйль эшлиләр, үзара тикшерәләр, бәялиләр.



Укучылар гомуми нәтиҗәне терәк-фикерләргә таянып, модельдә күрсәтәләр Эшчәнлек төркемләп оештырыла.

.

Биремне ачыклыйлар, мөстәкыйль эшлиләр, үзара тикшерәләр, бәялиләр

Укучылар дәресне башыннан азагына кадәр күзаллап чыгалар. Адымлы гамәлләргә таянып нәтиҗә ясыйлар, бәялиләр.

Үрнәк белән чагыштырып, матур язуга бирелгән сүзләрне анализлау.

Сорауны тыңлый һәм дөрес җавап бирә белү.



Нәтиҗә: Бу сүзләр кайнар сүзеннән башка барысы да фигыльләр, чөнки эш-хәрәкәтне белдерәләр.

Нәтиҗә: Дәреснең темасы- сыйфат

Нәтиҗә: Икенче биремдә сыйфатлар безгә нәрсә турында сүз баруын төгәл ачыкларга ярдәм итәләр. Сыйфатлар сөйләмгә төгәллек кертә.

Сыйфатлар буенча предметларны билгеләргә өйрәнү



Нәтиҗә: Исемнәр сыйфат белән генә бәйләнәләр. Сыйфат ачыклаган исем сыйфатланмыш дип атала.

Сыйфатланмышлар төзергә өйрәнү



Нәтиҗә: Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар.Алар предметларны, күренешләрне төрле яктан сурәтлиләр.

Сыйфатларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.

Нәтиҗә:

сыйфат

Исем+сыйфат=сыйфатланмыш

Предметның билгесен белдерә

Сөйләмне тулыландыра

Нинди?

Кайсы?



Нәтиҗә:

-сыйфатның сөйләмдәге ролен ачыклау;

- сыйфатларны язма һәм телдән сөйләмдә таный һәм дөрес куллана белү;

- сыйфатлар буенча предметларны

билгели белү;


© 2010-2022