Конспект урока по татарскому языку на тему: БСҮ. Чыршы бәйрәме

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең темасы: БСҮ "Чыршы бәйрәме"

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты:Укучыларның кыш турында белемнәрен ныгыту,Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү, җөмлә калыпларын дөрес куллану, белемнәрне сөйләмдә куллана белү.

2.Фикер сәләтен үстерү максаты:Укучыларның логик фикерләү сәләтен,иҗади активлыкларын үстерү.

3.Тәрбияви максат:күмәк уеннарда бергә тату ,дус уйнау кебек сыйфатларны үстерүгә ярдәм итү.

Көтелгән нәтиҗәләр: Предмет нәтиҗәләре:Яңа ел бәйрәменә чакыра,бәйрәм турында сөйли белү.

Метапредмет нәтиҗәләр: Регулятив универсаль уку гамәлләре:укытучы ярдәме белән бурычларны билгели белү,укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:Фикерләрне логик чылбырга салу,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: Дәреслек:Р.З.Хәйдәрова,Г.М.Әхмәтҗанова, Л.А.Гыйнитуллина "Күңелле татар теле" 3 нче сыйныф өчен дәреслек, Казан "Татармультфильм нәшрияты 2013

Дәрес тибы: Белем,осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану.

Дәрес барышы:

l.Оештыру өлеше.

Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү,уңай халәт тудыру. Укытучы:Исәнмесез!Хәерле көн! Укучылар:Исәнмесез! Хәерле көн миңа, Хәерле көн сиңа, Хәерле көн аңа, Хәерле көн безгә!

ll.Актуальләштерү.

Ишетеп аңлау күнегүләрен үткәрү.

- [ч] авазы кергән сүзләрне билгеләгез.

Кыш бабай,чыршы,таныш,чана,кыш,дус,җыр,чаңгы,бәйрәм,чыга.

-Укучылар хәзер нинди ел фасылы? -Кыш.

-Сүзләрнең тәрҗемәләрен табабыз.("Күңелле татар теле"мультимедиа 2нче сыйныф - 3нче биремне эшләү)

-Тиздән нинди бәйрәм җитә? -Яңа ел бәйрәме җитә.

-Яңа елның бизәге нәрсә? -Яңа елның бизәге-чыршы. -Әйе,билгеле,чыршы.Әйдәгез чыршы бизибез.Җөмләләр төзибез

-Яңа елда бәйрәмдә кем нишли?

Мин Яңа ел бәйрәмендә җырлыйм.

Мин Яңа ел бәйрәмендә шигырь сөйлим.

Мин Яңа ел бәйрәмендә биим.

Яңа ел бәйрәменә Кыш бабай килә.

Яңа ел бәйрәменә Кар кызы килә. -

Менә чыршыбызны бизәдек.Нинди матур булды!

lll.Өй эшен тикшерү.

-Яңа ел бәйрәмендә сез әкият куясызмы?

Кем булып киенәсез?

Мин бүре булып киенәм.

Мин аю булып киенәм.

Мин кар бөртеге булып киенәм.

Мин Кар кызы булып киенәм.

Мин тылсымчы булып киенәм.

lll.Текст өстендә эш.

«Чыршы бәйрәме» тексты өстендә эш алып бару. Бит. 10 6нчы күнегү.

Физминутка.

Яздым җөмлә, иҗек, сүз.

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем: ял итсен,

Ачам күзем: күп күрсен!

Тагын йомам, тагын ачам,

Бер йомам да бер ачам.

lV.Белемнәрне яңа ситуациядә ижади куллану һәм эзләп табу.

Мәктәптә булган Яңа ел турында сөйләшү.

-Мәктәптә Яңа ел бәйрәме сәгать ничәдә була?

-Кем аю,куян,төлке, Кар кызы булып киенә?

-Кем җырлый,бии, шигырь сөйли?

V. Өй эше бирү.

«Чыршы бәйрәме» текстын сәнгатьле укырга;

  1. Йомгаклау.
  • Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

  • Нәрсә бигрәк тә ошады?

- Сез үзегез өчен нәрсә дә булса алдыгызмы? VII . Үзбәя бирү.



© 2010-2022