Презентация

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 класста үткәрелгән математика дәресенә самоанализ

Тема: 1 санын берурынлы саннарга кушу.(Сложение числа 1 с однозначными числами). Әлеге тема "Берурынлы саннарны кушу таблицасы"н өйрәнүгә багышланган темалар сериясен ачып җибәрә. Таблицаны өйрәнү 1 санын кушу очракларыннан башлана. Дәреснең максатлары: Образовательные: (.................................) берурынлы саннарга 1 санын кушуны искә төшерү; берурынлы саннарның нумерациясен белүне ныгыту; 1 санын берурынлы саннарга кушарга өйрәтү. Развивающие: (...............................) логик фикерләүне, төп билгеләрне чагыштыру һәм аеру күнекмәсен үстерү; таблица ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү гамәлләре формалаштыру. Воспитательные: (тәрбияви) тотрыклы танып белү мотивы тәрбияләү; иптәшеңнең фикерен тыңларга, үз фикереңне ачык итеп әйтергә өйрәтү. Дәрестә түбәндәге УУГ (универсаль уку гамәлләре) формалаштырыла. РУУГ (Көйләгеч универсаль уку гамәлләре- регулятивные универсальные учебные действия) - гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; - кагыйдәне истә тоту һәм шуңа ияреп гамәлләр кылу; -үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, таблица ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү. ТБУУГ (танып белү универсаль уку гамәлләре- познавательные УУД) -төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру; -материаль объектлар (санау таякчыклары рәсемле) куланып биремнәр үтәү. ШУУГ (шәхси универсаль уку гамәлләре - личностные УУД) -үз уңышларың ,уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү; -дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү. КУУГ (коммуникатив универсаль уку гамәлләре - КУУД) -күршең белән хезмәттәшлек итү; -логик фикер йөртү осталыгы формалаштыру. Бу дәрес алдагы белемнәргә таянып, яңа теманы өйрәнү дәресе. Дәрес 5 этаптан тора. Дәреснең төп этабы - яңа теманы өйрәнү. Мин дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп ,эш программасында каралган таләпләргә җавап бирерлек итеп , яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзергә тырыштым. (Класста 3 укучы. Шуларның берсе бездә каникулдан соң гына укый башлады. Мәктәпкә килгәндә балалар укый яза белмиләр иде. Сәләтләре, белемнәре буенча балалар төрле.) Дәрес эчтәлегенә УУГ элементларын керттем: эчтәлек битеннән балалар теманы үзләре эзләп таптылар һәм дәрескә максатны да дәреслек биременнән чыгып, үзләре куйдылар. Дәреснең актуальләштерү һәм төп этапларында индивидуаль , парлап эшләү, күмәк эшләү принциплары кулланылды ,уен элементлары кертелде. Дәрестә объяснительно-иллюстративный метод ( схема,таблица б-н эш), репродуктивный метод (китап белән эш,биремне алгоритм яки кагыйдәгә таянып эшләү), частично-поисковый метод (мисалларны чагыштырып, нәтиҗә чыгару), контроль, үзконтроль методлары кулланылды. Дәрестә балаларга эш өчен уңай шартлар тудырылды.Физиологик, психологик үзенчәлекләре исәпкә алынды. Укучыларны ялыктырмас өчен төрле эш алымнары кулландым: уен элементлары(колакка пышылдау), сингапур структурасы. Сингапур структурасын куллану дәресне җанландыра, дәрескә кызыксыну уята. Дәрескә йомгак ясалды,укучылар дәрескә бәя бирделәр. Дәрес куелган максатына иреште. Киләчәктә исәпкә алырга: 1.Балаларны үз фикерләрен әйтә белергә, иптәшенең фикерен тыңларга өйрәтергә. 2.Укучылардан тулы , дөрес җаваплар алырга ирешергә. 3.Сингапур структурасын, күмәк эшне тагын да җанландырырга.



© 2010-2022