1 сыйныф. Әдәби уку дәресенә технологик карта

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 сыйныф

Әдәби уку дәресенә технологик карта.

Тема: [з] авазы, З,з хәрефләре.

Эшләде: Апас районы Чирмешән урта мәктәбе укытучысы Сафина Әминә Мөнир кызы


Тема


[З] авазы, З,з хәрефләре.

Теманың максаты

Укучыларны тартык[ з] авазы, З,з хәрефләре белән таныштыру; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе формалаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү; Казан белән таныштыруны дәвам итү.

Теманың төп эчтәлеге,терминнар, төшенчәләр

Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Парлы тартык авазлар.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУЭГ

Авазны белдерүче хәрефләрне белү, сүзне авазларга таркату, авазга характеристика бирү

Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү

Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.

Танып - белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.

Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Эшләү киңлеге булдыру

Предметара бәйләнешләр


Эш формалары


Фронталь, парлап, индивидуаль


Ресурслар

Әйләнә -тирә дөнья. Математика.

Музыка. Сынлы сәнгать.

Әлифба 83- 86 бит.

Язарга өйрәнү дәфтәре.

Төсле карандашлар, сүзләрнең схемалары, предметлы рәсемнәр, презентация.

I этап. Эшчәнлекне мотивлаштыру.

Максат:укучыларны уку эшчәнлегенә кертү; тартык [з] авазы һәм З,з хәреф- ләрен үзләштерергә әзерләү.

Елмаеп карагыз дөньяга

Рәхәт бит яшәве, шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга, уйларга бик җайлы.

-Хәерле көн, балалар!

-Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр,- диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Тактада рәсемнәр: каз, дуңгыз, коңгыз,үрдәк. Предмет исемнәрен хор белән әйтегез һәм аларның эзлеклелеген истә калдырыгыз. (Укучылар күзләрен йома, укытучы каз һәм коңгыз рәсемнәренең урыннарын алыштыра). Нәрсә үзгәрде?

Рәсемдә нәрсә артык? (үрдәк).

II этап. Танып - белү эшчәнлеге.


Өйрәнү эзлеклелеге



Белемгә (Б), аңлауга (А), күнекмәгә ( К) юнәлтелгән биремнәр һәм күнегүләр

Диагностик биремнәр

1.Авазны сүздән аеру

Максат:укучыларны авазларны ишетеп, танырга өйрәтү. Тартык аваз төшенчәсен ныгыту.

1бирем (Б). Зәйтүнә - зур кыз дисәң дә,

Зәйнәп - зәңгәр күзле дисәң дә,

Зонт, күзлек, каз дисәң дә,

Бер аваз бар барысында да.

Дәреснең темасын ачыклау. Темасыннан чыгып, дәрескә максат кую.

Каз рәсеме һәм сүзнең схемасы бар. Сүзгә анализ ясатыла.

Авазны әйткәндә,авыз эчендә тынның тоткарланып калуы ачыклана. Әйтеп карау.

2 бирем (А). Без сузык авазны ишетәбезме?Тартыкмы? Нинди төс белән билгелибез? (Зәңгәр төс белән)

3 бирем (К). Рәсемдәге предметларның исемен әйтегез. Авазларын кабатлату. Сузык авазларны әйтү ,үзенчәлекләрен, тартык авазларны әйтүне ныгыту.

Уен "Сузыкмы яки тартыкмы?". Тейк- оф тач даун.

Сузык аваз булса, утырырга, тартык аваз булса, басарга.

Укытучы авазларны әйтә, ә укучылар эшлиләр.

Укытучы А ди, укучылар утыралар. Укытучы К ди, укучылар басалар. (шулай дәвам итә).

Уен "Сузыкмы яки тартыкмы?" Тейк-оф тач даун.

Сузык аваз булса, утырырга,

тартык аваз булса, басарга.

2. Яңа аваз белән танышу

Максат: яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру, з-с парлы тартыклар булуын ачыклау. Авазларны дөрес итеп, әйтәбез. Артикуляция вакытында авазларның парлы булуын искәртәбез һәм аларның парлы тартыклар икәнен ачыклыйбыз. з-с

1 Бирем. ).

Бу авазлар нәрсә белән аерыла?

2 Бирем. (А)

Авазның парын табу. Башта з авазын әйтәбез, аннары тавыш чыгармыйча, иреннәр белән генә с авазын әйтәбез.

З авазына характеристика бирү.

3 Бирем. ) Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне ачыклау. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны парлау.Бер авазы белән генә аерылган сүзләр эзләү ( зал - сал, бар-пар, гөл-көл, дары-тары)

Уен "Яңгыраумы, саңгыраумы ?"

1) Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне ачыклау.

2 ) Уен " Парын тап."


3. Яңа хәреф белән танышу.

Максат:укучыларны З,з хәрефләрен күреп, танырга өйрәтү.

1. Бирем. ). Кисмә хәрефләр арасыннан ишеткән авазны белдерүче хәрефне табу. З,з (зэ) хәрефләре белән таныштыру. Зэ хәрефе нәрсәгә охшаган? Парта арасыннан чыгып З хәрефен сурәтләгез.

2 Бирем. (А)

Бу баш З хәрефе. Без аны кайларда язабыз? Җөмлә башында, кеше исемнәрен язганда.

Ә бу юл з хәрефе. Бу хәреф сүзнең башында, уртасында, ахырында языла.

3 Бирем (К)

Кушылмалар ясау, з авазы кергән сүзләр уйлау.

Физминутка."Безнең белән бергә" җырына лидер артыннан кабатлау. Фолоу зе лидер.

Лидер артына бер рәткә басалар, музыка астында аның артыннан күнегүләрне эшлиләр. Музыка туктый. Лидер артка баса, икенче укучы лидер була. Аның артыннан эшлиләр. Шулай дәвам итә.

Уен "Хәтереңдә калдыр."

Шигырь укып, [з] авазы кергән сүзләр әйттерелә.

I I I. Танып - белү эшчәнлеген диагностикалау.

1. Яңа хәреф белән иҗекләр уку.

Максат: укучыларның теманы аңлауларын ачыклау. Казан турындагы белемнәрен киңәйтү.

1.Бирем (А)

Иҗекләр уку.

2. Бирем. (А)

Яңа хәреф белән сүзләр уку.

Сүзләрне уку. Таныш булмаган сүзләрне аңлату.

3. Бирем (К)

Рәсем буенча әңгәмә. Наза белән Зилә турында хикәя төзеп сөйлик әле.

4. Бирем (К)

Сорауларга җавап бирү.

-Кызлар нинди?

II.Дәреслекнең 84-86нчы битләре өстендә эш.

1.Бирем(А). Кушылмалар һәм сүзләр уку.

2.Бирем(К). Текстны уку.

3.Бирем(А).Презентация белән эш. Казан -Татарстанның башкаласы.Текстны уку.

Дәреслек белән эш.


IVэтап. Интеллектуаль - үзгәртеп кору эшчәнлеге.

Максат: уку эшчәнлеген мөстәкыйль башкара алу күнекмәсен формалаштыру.

Рефлексия

Йомгаклау

Репродуктив бирем. Микс-Фриз-Груп.

Музыка астында балалар хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач, группаларга берләшәләр. Группадагы укучылар саны сорауга җавапка бәйле. Зал сүзендә ничә тартык аваз? (2шәрләп басалар). Каз сүзендә ничә сузык аваз? (1әрләп басалар). Бәйрәм сүзендә ничә тартык? (4әү бергә басалар)

Импровизацияле бирем

Үзегез [ з] авазыннан башланган, дәрестә әйтелмәгән бер сүз сайлагыз, аны иҗекләргә бүлегез.

Эвристик бирем

Шул сүзне кулланып, үз җөмләгезне төзегез.

Уку эшчәнлеген мөстәкыйль башкару .

Биремне үтәргә әзерлән, аны үтә, эшеңне тәкъдим ит һәм үзбәялә.

-Бүгенге дәрестә нинди "ачышлар" ясадык?

-Кәефләрегез нинди булды?

-Нинди кыенлыклар булды?

-Аларны ничек җиңдегез?


© 2010-2022