• Преподавателю
  • Начальные классы
  • Урок для начальных классов на тему: «Рухи-әхлак компоненты укытучының педагогик эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше. 2009-2015 еллар өчен “Шәхес формалаштыру” һәм беренче сыйныфлар өчен “Радуга” муниципаль программаларын реализацияләү»

Урок для начальных классов на тему: «Рухи-әхлак компоненты укытучының педагогик эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше. 2009-2015 еллар өчен “Шәхес формалаштыру” һәм беренче сыйныфлар өчен “Радуга” муниципаль программаларын реализацияләү»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Татар гимназиясе"нең башлангыч сыйныфлар

буенча директор урынбасары,1 квалификацион

категориягә ия башлангыч сыйныф укы-

тучысы Шәрифуллина Г.В.ның чыгышы

Рухи-әхлак компоненты укытучының педагогик эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше.2009-2015 еллар өчен "Шәхес формалаштыру" һәм беренче сыйныфлар өчен "Радуга" муниципаль программаларын реализацияләү.


2слайд


В.А.Сухомлинский " Кече укучы яше - ул шундый фундамент, кайда әхлакый шәхеснең киләчәге төзелә, ә аның эстетик идеалы булып, патриотик хисләр нигезендә ятучы, Ватан образы тора" дип язган.

Гомер-гомергә укытучы өчен балага әхлак тәрбиясе бирү бик күп көч сарыф итә торган хезмәт булды,ул укытучыдан рухи үзбиреш тәлап итте.Кече яшьтәге укучыны тәрбияләүдә һәм үстерүдә укытучы шәхесе, әти-әнинең, зурларның йогынтысы көчле.Шуңа күрә әти-әни, укытучы һәм җәмгыять тәрбиянең нәтиҗәсен даими контрольдә тотарга, уңышларын бәяләргә һәм алга таба дөрес юнәлеш бирергә тиеш.

Шулай итеп, әхлак үсеш проблемасы бүгенге көндә дә бик актуаль,әхлак тәрбиясе мәктәп тәрбия эшчәнлегенең үзәгендә булырга тиеш.


Яңа стандартлар буенча башлангыч гомум белем бирү учреждениеләре алдында җаваплы, чынбарлыкны дөрес бәяләүче, тирә-юньдәге кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, үз эшчәнлеген оештыручы шәхес тәрбияләү бурычлары тора . Шул максаттан чыгып, безнең муниципаль районда укучылар өчен ике программа кабул ителде.

3 слайд

Аның беренчесе - 2009-2015 еллар өчен "Шәхес формалаштыру", икенчесе - беренче сыйныфлар өчен "Радуга" программалары.

"Шәхес формалаштыру " программасы буенча без инде 3 ел эшлибез. Барыбыз да ул программа турында беләбез. Сезнең игътибарга шушы программа буенча эш фотоларының берничәсен тәкъдим итәм.

4,5 слайдлар

Анда танып-белү, эстетик, коммуникатив, рухи-әхлак, физик , хезмәт үсеш баскычылары бар икәнен беләбез.

6 слайд

Шул баскычларны үтеп без башлангыч мәктәпне тәмамлаучы укучының түбәндәге моделен булдырырга омтылырга тиешбез.

7 слайд

Шул максаттан чыгып, узган ел, барлык белем йортлары яна стандартлар белән эшли башлагач, беренче сыйныфлар өчен яңа программа кабул ителде. Бу программа 2009-2015 еллар өчен муниципаль «Шәхес формалаштыру » программасының беренче баскычы булып тора. Бу программага мин тулырак тукталасым килә. Чөнки бу программа белән без, былтыр 1 сыйныфны укыта башлаучы укытучылар гына эшләдек. Программаның нигезендә рухи-әхлак, патриотик, эстетик тәрбияләр ята. Бу тәрбияләрне аерым-аерым гына биреп булмый минемчә.

Башлангыч сыйныф җитәкчеләре алдында баланы дорфа һәм рәхимсез дөньядан аралау, этика һәм әдәп, әхлак принципларын белүче, үзен контрольдә тотучы, юл кагыйдәләрен үтәүче, өйдә, урамда, транспортта, җәмәгать урыннарында үзен дөрес тоту кагыйдәләрен белүче укучылар тәрбияләү тора.

Менә шуңа да инде беренче сыйныфлар өчен бу программаның зарурлыгын аңлау кыен түгелдер.

8 слайд


Бу программаның максаты:

Әхлак нормаларына һәм Рәсәйнең тарихи тәҗрибәсенә таянып, толерант караш аша, әйләнә-тирә дөньяга, кешеләргә, үз-үзенә карата, кече яшьтәге укучы шәхесен үстерүгә һәм тәрбияләүгә шартлар тудыру.

Бурычлары:


-мәктәпкәчә яшьтән башлангыч белем бирүгә күчү

-сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен аңлату

-патриотик хисләр формалаштыру

-укучыларның эмоциональ дөньяларын баету

- әдәп һәм әхлак нормаларның аңлату

-үз алларына максат куеп шуңа ирешү юлларын төшендерү

-укый белүнең нигезен формалаштыру


9 слайд


Рухи-әхлак тәрбиясе:

Шәхесне тәрбияләүдә патриотлылык, әдәп һәм әхлак тәрбиясен аңлату гына түгел, ә һәр кешенең бу төшенчәләрне тормыш максаты, үз бәхетенә омтылыш итеп яшәвенә ирешү мөһим.

Кече яшь ул- дөньяны аңлап кабул итүнең, яхшылык белән начарлыкны , кыюлык , батырлык һәм куркаклыкны аеруның башы.


10 слайд


Программада катнашучылар:


Укытучылар, психолог, соц.педагог, медицина хезмәткәрләре, укучылар һәм аларның әти-әниләре.


11слайд


Әхлак һәм рухи тәрбиянең түбәндәге төп юнәлешләрен билгеләп үтәргә мөмкин:

  • Сәламәт яшәү рәвешенә зарурлык;

  • Патриотик тәрбия;

  • Кече яшьтәге укучыларда әдәбият һәм массакүләм мәгълүмәт чаралары аша рухи тәрбия формалаштыру;

  • Әти-әниләр белән бердәм эш.

12 слайд


Программанын төп нигезләмәсе 8 блок формасында бирелгән.

1 блок. Диагностик блок. 1 сыйныф укучылары белән анкета, сорашу, тест үткәрү, күзәтүләр аша диагностика үткәрү.

Бу блок буенча мин әти-әниләр белән "Сез нинди әти-әни? ", "Минем балам - укучы" дигән анкеталар тутырып, балалары турында, үзләре турында күп мәгълүмат алдым. Шулай ук март-май айларында алар өчен әзерлек курслары да үткәрелдем.1 сыйныф укучылары белән дә "1 сыйныфка әзер бул!" дигән сорашулар үткәреп, аларның укырга әзерлеген тикшердем.

2 блок. Адаптацияләү блогы. "Мин - 1 сыйныф укучысы».Әти-әни җыелышлары, тест үткәрү,индивидуаль якын килеп, әти-әниләр белән анкеталар тутырып баланы мәктәпкә кертеп җибәрү, балага барлык уңайлыклар булдыру.

Бу блокта күбрәк әти-әниләр белән эш формалары бирелгән. Укучының көндәлек режимнарын булдырдык, сыйныфның соц.паспортын төзедем, куркынычсызлык кагыйдәләр жыелмасын булдырдык.

3 блок. Коммуникатив блок. «Без бергә». Балаларны төрле түгәрәкләргә тартып, шәһәрнең күренекле кешеләре белән очрашу аша әңгәмәдәшеңне ишетә һәм тыңлый белергә өйрәтү,тәртибең һәм хисләрең белән идарә итә белү формалаштыру.

13 слайд

1 сыйныф укучылары өчен гимназиядә көрәш, бәйләү, рәсем, шахмат, лепка, бию, ингиз теле, вокал түгәрәкләре эшли. Бер генә укучы да тик утырмый, нинди дә булса да түгәрәккә йөри.

Программада бирелгән "Минем урамым" дигән тикшерү-эзләнү эше миндә бик тә кызыксыну, шул ук вакытта шикләнү дә уятты. Балалар булдырырлармы, аңларлармы икән дип борчылдым. Чөнки урамыңның тарихын, күренекле кешеләрен барлау җиңел эш димәс идем. Бәхетемә сыйныфта бик җаваплы карашлы әти-әниләрем күп. 14 укучым бу эшне башкарды. Шулар арасыннан иң яхшысы дигән 3 проектны конкурска алып бардым. Балалар эшләрен үзләре якладылар. Балаларның чыгыш ясауларына сөенеп тә, гаҗәпләнеп тә утырдым. Күпме кеше алдында чыгыш ясау әле зур кеше өчен дә авыр, ә бала өчен инде икеләтә авыр. Әмма алар югалып калмады, матур чыгыш ясадылар. Әниләре сокланып, горурланып балаларына карап утырдылар.

Шулай ук сыйныфта "Минем акыллы бабам" дигән рәсем конкурсы да оештырдык. Балаларның үз бабаларын якыннан бик яхшы белүләре мине бик сөендерде. Әниләргә багышланган шигырь сөйләүчеләр конкурсы да бик җанлы үтте.

14 слайд

4 блок. Танып-белү блогы. «Укуы рәхәт, җиңел һәм күңелле». Түгәрәк өстәлләр, шәһәркүләм конференцияләр, рәсем конкурслары, батырлык дәресләре ,Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар, дәүләт символикалары белән танышу сыйныф сәгатьләре, шәһәр һәм республика рәсем , шигырь сөйләүчеләр конкурсларында катнашу.

15 слайд

Уку елының башында үткәрелгән "Гимназиска багышлау" бәйрәме укучылар, әти-әниләр өчен бик матур бәйрәм булды. Укучылар гимназист антын кабул итеп, үзләрен чын гимназистлар итеп хис иттеләр.

16 слайд

Әлифба һәм Азбука белән саубуллашу бәйрәме дә оешкан төстә үтте. Бу бәйрәмнәргә без балалар бакчаларыннан булачак 1 сыйныф укучыларын да чакырып, гимназиябез белән таныштырдык. Бер генә чара да әти-әниләрдән башка үтми. Мин аларның ярдәмен даими тоеп эшлим.

17 слайд

Укучылар шулай ук гаиләләренең нәсел агачын да әзерли башладылар. Дөрес, бу эш бик авыр һәм катлаулы. Бала үзе генә бу эшне булдырып чыга алмый. Ул ярдәмгә әти-әнисен, әби-бабасын чакыра. Алар бергәләшеп, булдыра алган кадәр бу агачны ясап портфолиоларына урнаштыралар. Дөрес, барлык әти-әниләр дә бу эшне әле башкарып чыкмады. Мин алар якын арада эшләп бетерерләр дип уйлыйм. Берничәсен сезгә тәкъдим итәм.

18 слайд

5 блок.Эстетик блок. «Матурлык дөньяны коткара». Тренинглар, рыцарь турнирлары, туган як музеенда 5уллу, түгәрәкләргә йөрү, рәссамнар, шагыйрьләр, язучылар белән очрашуны үз эченә алган.

19 слайд

Музыка мәктәбенә экскурсиягә, кинога, театрларга йөрибез.

"Шәһәремне яратам" рәсем конкурсы үткәрдек, шәһәребезнең матур урыннарын искә төшереп, шәһәремне тагын матурлар өчен мин ни эшли алам дигән сорауга җаваплар тыңладык.

6 блок. Әхлакый һәм рухи сыйфатлар тәрбияләү .«Чыганаклар». Ачык ишекләр көне, төрле мәктәп чараларында әти-әниләрнең катнашуы, уртак бәйрәмнәр, ярышлар, конкурслар үткәрү, тышкы кыяфәткә игътибарлы 5уллу, тәрбияле, инсафлы, ярдәмчел 5уллу.

Әти-әниләргә чирек саен "Ачык ишекләр көне" үткәрәм. Кызганыч, килүче әти-әниләр бик күп түгел.

Сыйныфта дежурствоны оештырып җибәрдек.

Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттек. Рәсем түгәрәкләрендә бик күп темаларга рәсем конкурслары үткәрдек

20 слайд

7 блок. «Сәламәтлек +». Начар гадәтләрдән арыну, сәламәтлекне ныгыту, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, спорт ярышларында катнашу, походлар оештыру.

21 слайд

1 сыйныфларның каникул вакытында "Папа и я молодцы, заинские удальцы"дигән исем астында күңелле эстафеталар ярышы үткәрелде. Һәр мәктәп 3 гаиләдән торган команда әзерләде. Бер - берсе өчен борчылып, җанатып бала әтисе белән тагын да якынайдылар бу көнне минемчә. Бигрәк тә хәзерге заманда, тулы булмаган гаиләләр көннән- көн артканда мондый ярышлар бик кирәк дип уйлыйм. Ул ярыш мизгелләрен сез экраннарда күрәсез.

Укучылар барысы да ашхәнәдә тукланалар. Тәнәфесләрдә уеннар, дәресләрдә динамик паузалар оештырыла.





22 слайд

8 блок. «Тере планета » (экология, хезмәт тәрбиясе).Хезмәт сөяргә, сакчыл караш, максатка ирешүчәнлек тәрбияләү,марафоннарда, уеннарда катнашу, экологик десантлар оештыру.

"Кемнең портфеле иң тәртиптә?" дигән конкурс үткәрдек. Библиотекадан алган китапларга сакчыл караш турында сыйныф сәгатьләрендә сөйләштек.

23 слайд

Бу программадагы патриотик тәрбия әйтеп үттем инде.

24 слайд

Һәр укучы үзенең портфолиоларын эшләделәр.

25 слайд

1 сыйныфны төгәлләүче шәхеснең характеристикасы :

-кызыксынып дөньяны танучы, актив, күп белүчән;

-үз халкын,туган ягын, Ватанын яратучы;

-җәмгыять һәм гаилә кануннарын хөрмәт итүче;

-әхлакый гадәтләр һәм күнекмәләр белүче;

-үзе һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәт яшәүләрен яклаучы;

-әдәп һәм әхлак нормаларны белүче.

Бу программа балаларга тагын да эзләнергә, буш вакытларын файдалы үткәрергә, гаиләсе, мәктәп белән кулга кул тотынышып эшләргә ярдәм итә дип уйлыйм. Бу программаның нигезен мин баланың, гаиләнең, мәктәпнең бергә, иңгә - иң тотынышып эшләүдә күрәм. Шулай булмаса, бу эшләрнең күбесен бала үзе генә башкарып чыга алмый минемчә.

Чыгышымны күренекле татар галиме һәм әдибе Ризаддин Фәхреддин сүзләре белән төгәллисем килә:

Гыйлем юлы-бик кадерле юлдыр,

Ләкин мәшәкатьле һәм авырдыр.

Шулай булса да, очы-бәхеткә,

Ахыры камиллеккә барып туктыйдыр.

© 2010-2022