Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Исем сүз төркеме турында гомумиләштереп кабатлау.

Максат: Укучыларның "Исем" темасы буенча алган белемнәрен ныгы-ту, кабатлау.

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эш-не дәвам итү.

Чиста, матур, дөрес язу күнекмәләрен арттыру.

Туган якка, аның табигатенә сак караш,мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

-исем турында белгәннәрне искә төшерү;

-тел чараларыннан урынлы файдалана белергә өйрәтү;

-сөйләм осталыгы булдыру;

-аралашу теләге уяту;

-белемнәрне системага салу;

-мөстәкыйль,төркемләп, парлап эшләү күнекмәләрен камилләштерү;

-үз һәм иптәшләреңнең эшенә дөрес бәя бирергә чакыру.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

-уку процессында катнашкан башка укучыларның эмоцияләрен аң-лау алар өчен кайгыра белү;

- тормышта телнең , сөйләмнең кирәклеген аңлау.

Метафән нәтиҗәләре универсаль уку гамәлләрендә чагылыш таба.

Регулятив уку гамәлләре :

- укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатларын аера белү

Материалны аңлатканда:

- эзлеклелекне югалтмау;

-укытучы планы буенча эшли алу;

-укучының үз эш- гамәлләрен бәяли алуы.

Танып -белү гамәлләре:

-дәреслек белән дөрес эш итә белү( эчтәлек, шартлы билгеләр);

-сорауларга җавап таба белү;

- класс һәм укытучы белән бергәләп эшләгәннән соң нәтиҗә чыгара белү;

- мәгълүматны үзгәртә алу.

Коммуникатив гамәлләр:

-үз фикереңне язмача һәм телдән аңлата алу ;

-иптәшеңнең сөйләмен тыңлау,аңлау ;

-текстларны сәнгатьле уку;

- үз- үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү;

-төрле рольләрдә уйнау;

-төркемнәрдә эшләү;

Укучы белергә тиеш:

-исемнәрнең мәгънәләрен аңлап,башка сүз төркемнәреннән аерып, җөмлә эчендә табу;

-исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, төрләндерә алу, күплек сан кушымчаларын дөрес ялгау һәм язу;

-кем? нәрсә? сорауларын дөрес кую;

-исемнәрне,нинди мәгънә белдерүләренә карап, төрле төркемнәргә бүлә белү;

-исемнәрне җөмләдә дөрес куллана алу.

Проблемалы сорау: исемнәрне башка сүзләрдән ничек аерырга?

Материал: А. Х. Нуриева «Татар теле»3нче сыйныф өчен дәреслек, 80нче бит, С. Г. Вагыйзов «Кызыклы грамматика» 150нче бит,

«1 - 4нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы» 35нче бит, «Татар теленнән тестлар» - «Мәгариф» 2005, №3.

Җиһазлау: Кулдан ясалган таблицалар, уеннар өчен ясалган ба-лыклар, гөмбә, җиләкләр. Тиен, Куян, Керпе рәсемнәре, маг-нитлы хәрефләр, перфокарталар, проектор, ноутбок.

Дәреснең барышы.

  1. Оештыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

Укучылар: Исәнмесез, саумысыз!

Укытучы: Хәерле иртә, балалар!

Укучылар:Имин үтсен көнегез!

Укытучы:Кәефләрегез ничек соң?

Укучылар:Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек.

2.Психологик уңай халәт тудыру.

Укытучы:Укучылар!Бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә, изге теләкләр теләп, дәресебезне башлап җибәрик.

3.Дежурның рапорты.

Укытучы: Бүген сыйныфта кем дежур?

-Бүген ничәсе?

-Атнаның нинди көне?

-Бүген көн нинди?

-Әле кайсы ел фасылы?

-Сез кышны яратасызмы?

4. Артикуляцион күнегү. Тизәйткеч.

Әй шома боз, шома боз,

Шома бозда шуабыз.

Шома бозлы кыш килде -

Шатланабыз шуңа без.

(Укытучы укып күрсәткәннән соң, балалар эчтән укыйлар, хор белән

укыйлар, аерым укучылардан укыту.)

5.Матур язу күнегүе. Укытучы: - Рәхмәт, балалар. Татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язабыз. Матур язу күнегүләрен эшлибез (тактада): Бе Бе Беб Беб Бееб Бееб Беләге юан берне егар, Белеме юан меңне егар. (мәкаль) Укытучы: - Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? ( укучылар аңлата) 6. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы:Бик әйбәт, балалар. Кәефләрегез әйбәт булгач, без бүген сез-нең белән сәяхәткә чыгарабыз. Ә кая сәяхәткә барабыз икән без? Белсәгез киләме?(килә). Алайса, менә монда язылган ребусны чишәргә кирәк.

1\2 4\90 4\7 4\60 2\8 2\6 4\8 2\10 5\80

И С Е М И Л Е Н Ә

7.Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: Без бүген күптән көтелгән сәяхәткә чыгабыз. Ә юлда барган-да безгә төрле биремнәр эшләргә кирәк булыр. Кайсыгыз биремнәрне төгәл, тизрәк үтәр анысы сезнең дәресләрдә алган белемегезгә бәй-ләнгән. Әйдәгез балалар, сезнең белән "Исем" турында өйрәнгәннәрне бераз искә төшереп алыйк.

Укытучы:Исемнәр нәрсә белдерә?

Укучы:Исем предметны белдерә.

Укытучы:Исем нинди сорауларга җавап булып килә?

Укучы: Исем кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә.

Укытучы: Исемнәр нинди саннарда килә?

Укучы:Берлек һәм күплек саннарда.

Укытучы: Күплек сан кушымчалары ниндиләр әле?

Укучы: -лар, -ләр, -нар, -нәр.

8.Сүзлек диктанты язу.

Укытучы: Укучылар, без сезнең белән сүзлек диктанты язарбыз, сез исемнәрне күплек санга әйләндереп язарга тиеш буласыз. Күплек ку-шымчалары өстәгәндә игътибарлы булыгыз.

Сүзлек диктанты: Авыл, агач, чәчәк, болыт, имән, болын, балыкчы, бишек, игенче, укытучы, суган, карлыган, дус, песнәк, сыбызгы, урман.

Укытучы: Эшләрне парларда тикшерәбез, дәфтәрләрне алышыгыз. Тик онытмагыз - иптәшегезнең хатасын карандаш белән генә төзәтә-се. (укучылар бер-берсенең дәфтәрләрен экранга карап тикшерәләр)

Укытучы: Ялганган кушымчалардан чыгып, нинди нәтиҗә ясый аласыз?

Укучы: калын әйтелешле сүзләргә калын кушымчалар, нечкә әйтелеш-ле сүзләргә нечкә кушымчалар ялганды.

Укытучы:Кайсы сүзләр сезгә кыенлык тудырды? Ңи өчен? Алар турын-да нәрсә әйтә аласыз?

Укучы:борын авазына беткән исемнәргә -нар, -нәр кушымчалары ял-ганды.

Укытучы: - Исем турында искә төшерүне дәвам итәбез: Исемнәр нинди 2 төркемгә бүленә?

Укучы: Исемнәр ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүленәләр.

Укытучы:Исем нәрсәләр белән төрләнә?

Укучы: Исем килешләр төрләнә.

Укытучы:Татар телендә ничә килеш?Алар нинди сорауларга җавап бу-лалар?

Укучы:Татар телендә 6 килеш бар: баш килеш (кем?нәрсә?), иялек ки-леш (кемнең?нәрсәнең?), юнәлеш килеше ( кемгә? Нәрсәгә? Кая?), тө-шем килеше ( кемне?нәрсәне?), чыгыш килеше ( кемнән? Нәрсәдән? Кайдан?) урын-вакыт килеше ( кемдә?нәрсәдә?кайда?)

9.Җөмләләр төзү.

Укытучы:Балалар, без бүген сәяхәткә поездга утырып барырбыз. Мин сезгә билетлар өләшәм, ләкин ул "тылсымлы". Поездга утырыр өчен, башта өйрәнгәннәрне искә төшереп, бирелгән сүзләрдән җөмлә төзер-гә кирәк. (Кеше саен өләшенә)

кар ява көчле

Җылыта, җирне, кояш.

Исә, җил, салкын.

Сайрый, кечкенә, кош.

Кояш, сибә, нурын, җылы.

Җирне, кар, каплады, бөтен.

Туган, салкын, кыш, килде, ягыма.

Укытучы:Поезда баруы күңеллерәк булсын өчен, бераз җырлап ба-рыйк. (Үзләренә таныш берәр җыр җырлыйлар) "Мин кояшны яратам".

- Җырлый-җырлый баргач, юлның озынлыгы сизелмәде дә. Без сезнең белән"Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре аланы"на килеп чыктык. Әйдәгез, балалар, ялгызлык исемнәре турында искә төшереп китик әле.

Укытучы:Нинди исемнәр ялгызлык исемнәр дип атала?

Укучы: Кешеләрнең, бер төрдән булган предметларның, күренешләр-нең берсенә генә бирелгән исем ялгызлык исем дип атала.

Укытучы:Ялгызлык исемнәренә нинди сүзләр керә?

Укучы:Ялгызлык исемнәргә кеше исемнәре. Фамилияләр. Хайван куша-матлары, ил,дәүләт, шәһәр, авыл, тау, елга, күл исемнәре, бәйрәм, та-рихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре, газета-журнал, китап исемнәре керә. Алар һәрвакыт баш хәрефтән язылалар.

Укытучы: Ялгызлык исемнәре ничек языла?

Укучы: Ялгызлык исемнәр һәрвакыт баш хәрефтән язылалар.

Укытучы: Ә хәзер, балалар, без сезнең белән "Тылсымлы таяк" уенын уйнап алыйк әле. Менә бу тылсымлы таякны алган кеше - бер ялгыз-лык исеме әйтергә тиеш. Ялгызлык исемен дөрес әйткән кеше таякны иптәшенә бирә. (Уен шулай дәвам итә).

-Укучылар, хәзер "Нинди хәреф язарга?" дигән уен уйныйк. Менә бу шигырьнең кайбер сүзләрен нинди хәреф белән язасын белмәдем, бәлки сез ярдәм итәрсез? Ни өчен шулай язылганын аңлатып та китәр-сез. (карточкалар өләшенә)

1. Минем исемем - Й(й)олдыз. Энем А(а)рслан исемле. Минем Л(л)әлә,

Р(р)оза исемле дус кызларым бар. Беркөнне без, М(м)иләүшә белән бакчага бардык. Без анда Л(л)әлә, М(м)иләүшә, Р(р)оза чәчәкләре дә күрдек.

(Мөстәкыйль рәвештә дәфтәрләренә язалар.Эшләп бетергәннән соң проектордан тикшерәләр.)

Укытучы: Укучылар, сезнең зирәклегегезне дә тикшереп карыйк әле. Мин сезгә берничә табышмак әйтәм

1. Һәр хәрефе бер иҗек

Исеме була ничек? (Аю)

2. Беренче кисәге салкын, каты әйбер,

Икенче кисәгем - адашканда кычкырам,

Бергә кушып укысаң - йорт хайваны булам. (Бозау)

Укытучы: Юлыбызны дәвам итик. Каршыбызда "Күплек һәм берлек сандагы исемнәр аланы".

(Туп белән әйтү). Укытучы берлек сандагы исем әйтә, ә укучылар сүзне күплек санда әйтергә тиешсез. Алма - алмалар, урман - урман-нар, һ.б.

Укытучы:Әйдәгез, балалар, бу аланда без сезнең белән "Язып бетер!" уенын уйнап алыйк әле.

Тәрәзә алдында агач...,

Каен..., тупыл..., юкә...,

Ярыша -ярыша үсәләр.

Укытучы:Укучылар, урман шундый серле бит ул. Кышкы урман агачла-рының матурлыгына карап йөри торгач, кайбер иптәшләребез адаш-кан. Әйдәгез, үз "Парларыгызны табыгыз!" әле. Хәзер мин сезгә кар-точкалар өләшәм. Карточкага исем, килеше язылган, икенче карточкаларга килеш кушымчалары язылган.

Ишек (Ч.к)

тән

Исемнең килешенә карап, үзләренең кушымчалары белән парлашыгыз. Парларын тапканнар, вальс итә тора. (Парлашып бетеп, бераз вальс әйләнгәч, "Шома бас" көенә җырлап бииләр).

Укытучы:Инде ял итеп тә алдык, әйдә, бераз эшләп алыйк. Без сезнең белән "Килешләр аланы"на килеп җиттек. Хәзер перфокарталар белән эшләп алыйк. Анда бирелгән сүзләрне килеш белән төрләндереп язы-гыз. (язалар).

Тиен гөмбә җыядыр,

Кәрзиненә саладыр,

Шулай Тиен Куянга

Кичке ашка киләдер.

Укыучы: Балалар, менә бу Тиен Куянга кунакка бара икән. Күчтәнәчкә дип, гөмбәләр җыймакчы булган. Ләкин "Урман мәктәбендә" укыганда исемнең килеш белән төрләнүен өйрәнмәгән булган. Менә шуңа күрә гөмбәләрне җыя алмый икән. Чөнки гөмбәләрне җыю өчен, аның ар-тына язылган сүзләрнең килешләрен дөрес билгеләргә кирәк (гөмбә артына имәннең, кояшка, укучыны, урманда, һ.б. сүзләр язылган).

Укытучы:Әйдәгез, балалар, тизрәк Тиенгә гөмбәләрен җыешыйк. Аны Куян дусты күптән көтә. (гөмбә җыялар). - Молодцы!

10.Тест эшләү.

Укытучы: - Безнең алда соңгы сынау - исем турында барлык белем-нәрне искә төшереп, тест эшләп алу. (мөстәкыйль тест эшләү)

Тестлар белән эш.

ТЕСТ

  1. Исем нәрсәне белдерә?
    1) предметның билгесен

    2) предметның исемен

    3) предметның эшен

2.Исем нинди сорауга җавап булып килә?
1) кем? нәрсә?

2) нинди? кайсы?

3) нишли? нишләде?


3.Түбәндәгеләрнең кайсы дөрес?
1)Исем - сүзнең өлеше

2)Исем - җөмлә кисәге

3)Исем - сүз төркеме


4.Исем нәрсәләр белән төрләнә?
1) заман белән

2) зат-сан белән

3) килеш, сан белән


5.Җөмләләрдәге хатаны тап.
1) Менә алсу таң ата.

2) Безгә алсу килде.

3) Күктә йолдыз күренә.

4) Кичә йолдыз апа кайтты. (Тикшерү)

Укытучы: Ә хәзер бирегә карыйбыз һәм тестларны үзегез тикшереп, үз-үзегезгә билге куярсыз.

11.Таблица буенча эш.

Укытучы: Балалар, безнең "Исем иле" буйлап сәяхәтебез тәмамланып килә. Тактада язылган сүзләрнең төшеп калган хәрефләрен дөрес яза алсагыз, сез "Исем иле" буйлап сәяхәтне бик уңышлы тәмамлар иде-гез. (Таблицага түбәндәге сүзләр язылган).

к..дерле табиг..ть

к..газь Г..али

сәг..ть сәл..мәт

сәл..м к..ләм

мәр..ям дөн..я

кул..яулык ..әйкәл

(Тактага чыгып магнитлы хәрефләр белән язалар, ә калган укучылар

дәфтәрләрендә эшлиләр).

- Балалар, Тиен белән Куян безнең өчен үзләренең урман күчтәнәчлә-рен әзерләп куйганнар. Ләкин урман күчтәнәчләрен алу өчен аның артына язылган сүзгә тамырдан сүз табарга кирәк.

Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

(Җиләк артына балык,эш, умарта,ил, авыл, класс,җиләк, каен, күз, имән,утын,болын,тоз,бакча,агач, тимер,таш сүзләре язылган).

12.Рефлексия

  1. Дәрестә нинди тема үтелде?

  2. Максатыбызга ирештекме?

  3. Ничек ирештек?

13.Нәтиҗә ясау.

Укытучы: Дәрестә барыгыз да бик актив эшләдегез. Мөстәкыйль эш-ләр һәм тестлар буенча билгеләр куярмын. Сез инде үзегез дә үз эш-чәнлегегезне бәяләдегез. "Исем иле" буйлап сәяхәттә барыгыз да актив катнаштыгыз. Молодцы!

Өй эше:урман, һава, үрдәк сүзләрен килеш белән төрләндерергә.

- Сау булыгыз!

Кулланылган әдәбият.

  1. А. Х. Нуриева «Татар теле»3нче сыйныф өчен дәреслек, 80нче бит.

  2. С. Г. Вагыйзов «Кызыклы грамматика» 150нче бит.

  3. «1 - 4нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы» 35нче бит.

  4. «Татар теленнән тестлар» - «Мәгариф» 2005, №3.





© 2010-2022