Конспект урока “Хайваннар дөньясында”

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең темасы: "Хайваннар дөньясында"

Дәреснең максатлары:

  1. Балаларның тәрҗемә итү, сүзләрдән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләрен камилләштерү.Хайваннар исемнәрен, билгеләрен һәм нәрсә яратуларын әйтә белү.

  2. Сүзлек байлыгын, фонематик ишетү хәтерен үстерү.Интуитив фикер йөртергә, логик эзлеклелеккә өйрәтү.

  3. Хайваннарга мәхәббәт, ярдәм итү хисләрен тәрбияләү.

Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстеру дәресе.

Дәреснең методы , алымнары һәм структуралары: укытучы сөйләме, әңгәмә, индуктив, күрсәтү,раунд тэйбл, релли робин, джот тотс, тэйк оф-тач даун.

Җиһазлау: хайваннар рәсемнәре, карточкалар.

ТСО: компьютер.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар, хәерле көн. Бүгенге дәресебездә кунаклар бар. Алар белән исәнләшик.

II. Актуальләштерү.

Фонетик-лексик зарядка.

  1. - Хай файв. Әйдәгез, татар теленең специфик авазларын кабатлап китик (рәсемнәр ярдәмендә).

Ә - әтәч, кәҗә

Ө - төлке

Ү - үрдәк, үгез

Җ - кәҗә

ң - дуңгыз

Һ - һәм

2.- Яхшы. Хәзер коммуникатив күнегүне эшләп алыйк.Ничек әйтәсез? Как скажете по татарский?

-серый волк;

-злой серый волк;

-злой серый волк в лесу;

-злой серый волк живёт в лесу;

3. Кереш күнегүләрдән чыгып, бүгенге теманың исемен әйтегез.Исходя из вводных упражненнии, скажите пожалуйста, какую тему мы будем сегодня изучать? (Хайваннар дөньясында)

III.Төп өлеш. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. -1.Раунд тейбл.Сез инде күп хайваннарны беләсез. Давайте проверим, какая команда больше всех знает животных. (Бер минут эчендә кайсы команда күбрәк хайван атамасы яза.Дүртенче номер турысына утырган кешеләр язганнарны укыйлар.)

1. -Яхшы. Күп беләсез икән.Хәзер йорт хайваннарын гына искә төшерик әле. (тактадагы рәсемнәр өстендә эш. Укытучы сораулар бирә. Бу нәрсә? Ул нинди? Нинди төстә? Ул нәрсә бирә? Нәрсә ашый?)

2.- Ә хәзер бу сүзләр белән сүзтезмәләр төзик (составим словосочетания). Мөгезле - нинди йорт хайваннары мөгезле була? (Сыер, кәҗә, сарык). Сакаллы - кәҗә. Җитез - эт, мәче, ат. Тугры - эт.

3.Релли робин. Сорау:

-Йорт хайваннары ни өчен кирәк? (һәр команданың һәр кешесе кечкенә битләргә җаваплар язалар һәм җилкәдәш портнер белән алмашып укыйлар)

-Фикерләр туры киләме? (һәр команданың икенче номерга туры килгән кешесе команда фикерен укый)

4. Карточкалар белән эш.Нокталар урынына кирәкле хәрефләрне язарга.

Ар...сл...н, б...р..., ф...л, д...я, т...шб...к..., керп..., ти...н, а..., т...лк..., к...ян,сар...к, ...т, сы...р, дуңг...з, пес..., к...җә.

5. Физкультминут. -Я буду говорить слова, сколько слогов в слове, столько же раз вы должны хлопать и приседать:

Бүре, кәҗә, фил, сарык, куян,-

Ял иттек, хәзер әйдә утырып уйлан.

6. - Карточкаларда йорт хайваннары белән бергә тагын нинди хайваннар бар иде? ( кыргый хайваннар) Әйдәгез, кыргый хайваннарны карыйк.Какие они и что любят кушать?(рәсемнәр карау)

- Бу нәрсә? (төлке)Ул нинди?(хәйләкәр) Ул нәрсә ярата?(тавык)һ.б.

7.Тейк оф-тач даун.(Укытучы табышмак укый һәм берничә вариант җаваплар әйтә, ә укучылар дөрес җавапны ишетү белән басарга тиешләр.)

А) Көлтә-көлтә койрыгым

Селки-селки барамын.

Кетәкләргә кереп, мин

Тавык-чеби аламын. (вариантлар:фил, кәҗә, сыер, төлке)

Ә) Ул өстенә җәй дә кыш та

Энәле күлмәк кия,

Шулай да аны әнкәсе

"Йошагым" диеп сөя.(вариантлар: сарык, бүре, эт, керпе)

8. Тактада эшләү.( Һәр командадан берәр кеше чыгып , тактадагы дүртәр җөмләне төзәтә, ә командасы шул җөмләләрне кычкырып укыйлар)

А) Йомшак төлке ит

Хәйләкәр тиен бал

Усал бүре тавык ярата.

Зур аю чикләвек

Ә)Энәле куян бака

Куркак керпе кишер

Бөдрә елан гөмбә ярата.

Шома сарык печән

Б) Мөгезле ат сөт бирә.

Кечкенә сыер тычкан тота.

Сакаллы песи йон бирә.

Җитез кәҗә тиз чаба.

В) Матур эт кычкыра.

Тугры әтәч өй саклый.

Симез тавык мыркылдый.

Җырчы дуңгыз күкәй сала.

9. Джот тотс.

-Пишем слова, которые обозначают признаки животных. (Һәр команданың һәр кешесе чиратлап дүрт кечкенә кәгазьгә хайваннарның билгесен белдергән сүзләр яза һәм шул сүзне әйтеп уртага куя. Беренче язып бетергән команда фейрверк күрсәтә.)

10. Аудирование.

- Сейчас я прочитаю вам рассказ об одном животном. Прослушав, вы должны догадаться, что это за животное.

- Ул йомшак, кечкенә, шаян. 2 колагы, 4 аягы, койрыгы бар. Мыеклы, сөт ярата. Өйне тычканнардан саклый. Ул нәрсә? (Песи).

-Дөрес. Ә ни өчен шулай уйлыйсыз? Нинди билгеләргә карап белдегез? Ә сезнең өйдә нинди йорт хайваннары бар? (...)

- Минем этем( мәчем, күсем, йорт куяным )бар.

11. Диалог төзү.

- Хәзер һәр команда йорт хайваны турында диалог төзи.

(Һәр команданың ике укучысы арасында әңгәмә була.)

IV. Йомгаклау.

1.Дәрескә нәтиҗә ясау.

-Без бүген хайваннар, аларның характерлы үзенчәлекләре (характерные черты), файдалары турында сөйләштек. Сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Что нового узнали на уроке?

2. Өй эше . Мин хайваннарга ничек ярдәм итә алам?-дигән сорауга җавап язарга.

3. Билгеләр кую.

Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.

© 2010-2022