Разработка мероприятия Әлифба бәйрәме

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әлифба бәйрәме


Укытучы: Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, укытучылар ! Бүген бездә - Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул нәни кулларына беренче тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

1 б. Күңелләр шатлыклы булганга

Без җыелдык бүген бу залга.

Әтиләр-әниләр, карагыз:

Без бергәләп күңел ачабыз.

2б. Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә -

Әлифба бәйрәме!

3 б. Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

4 б.Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска.

Әлифбаны кулга алдык

Әй,сөендек шул чакта.

5 б. Әтием дә, әнием дә

Ул көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр

6 б. Бүген сезнең алда без

Зур сынаулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез.

7 б. Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.

БЕРГӘ: Без инде зур үстек,

Мәктәпкә дә килдек.

ҖЫР: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

1. Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

2. Бишкә бишне кушарга,

Иҗектән сүз ясарга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Белер өчен бик күпне

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Укытучы: Кадерле кунаклар! Нинди икән безнең балалар? Хәзер бер уен уйныйбыз: мин әйткәннәр белән килешсәгез, кулларыгызны күтәрерсез, ә килешмәсәгез - чүгәләрсез.

-Кем ялкауланырга ярата?

-Кем киемнәрен тәртиптә тота?

-Кем китапларын ерта?

-Кем бик оста ялганлый?

-Кем үз исемен белми?

-Кем елмаеп кына йөри?

-Кем һәвакыт рәхмәт әйтә?

Укытучы: Молодцы! (Утыралар)

Укытучы: Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Аларга хәрефләрне тану, шулардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма алар югалып калмадылар, тырыштылар, өйрәнделәр. Һәм бүген беренче җинүләрен бәйрәм итәләр. Әлифба китабы - сәхнә түрендә. Менә хәзер мин сезне тикшереп карыйм әле: әлифба дәреслеген игътибар белән укыдыгыз микән? Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

  • Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)

  • Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)

  • Әлифба дәреслегендә беренче хәреф (а)

  • Бал алучы әбинең исемен әйтегез әле (Бәдәр)

  • Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)

  • Әлифба китабыннан берәр табышмак әйтегез.

  • Шаян куян тактага нинди сүзләр язган?(яме, яшел, яшен, яшер)

  • Шигырьне дәвам итик: Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк! (Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк.)

  • Хәзер укылачак шигырь кайсы хәреф битендә? (97 бит-ю)

Юныс юына суда.

Мунчала, сабын кулда.

Юа, юа, юылган -

Сабын суда юк булган.

  • Уңган кызның исеме. (Сәгъдә)

Укытучы:Рәхмәт, дусларым! Тагын бер соравыма да җавап тапсагыз:

Аз да түгел,

Күп тә түгел,

39 төп-төгәл.

Аны белә һәр бала

Бу рәт ни дип атала? (алфавит)

ҖЫР: АЛФАВИТ

Укытучы: Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар. Кышның бер матур көнендә алар бәйрәм итәләр . Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән? Сөйләп кәрсәтегез әле.

1 б. Сине укып бетерсәк тә,

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?

2б. 39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә.

Олы ярдәмчең булдың син

Рәхмәт инде Әлифба!

3. Сәнгатьле итеп сөйләргә 4. Кызларны ул зур ярдәмче,

Аңлаешлы укырга Булышчы булсын диде.

Табышмаклар чишәргә, Эшләгән һәрбер эшләре

Өйрәттең син Әлифба. Елмаеп торсын диде.

5. Ә малайларга Әлифба 6. Өйрәтте Әлифба безне

Өйрәтте җитез булырга Табигатьне сөяргә.

Батыр, кыю кешеләрдән Кечкенә дусларыбызга

Үрнәк алып торырга. Бул син, дустым , дияргә.

7. Курыкмаска салкыннан 8. Өйрәтте чиста булырга

Яңгыр, яшен, карыннан Пөхтәлекне сакларга.

Дус булсагыз , яратсагыз Усал , ямьсезләрдән безгә

Файда тияр барыннан. Кечеләрне якларга .

БЕРГӘ : Әлифба , әлифба

Китәсең бит инде

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

ҖЫР: ӘЛИФБАМ.

1. И Әлифба , син тәүге фәннәрнең 2.И Әлифбам , син кулымда балкыйсың

Тәүге баскычы . Нәкъ нур булып .

Син кадерле , син туган телемнең Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Алтын ачкычы . Ак юл булып .

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле син туган

Телемнең алтын ачкычы.

Укытучы: Ә хәзер әлифба китабына рәхмәтебезне җиткерик инде.

Балалар бергә: Безнең сөекле дустыбыз,

Кадерле Әлифбабыз!

Рөхсәт ит "Зур рәхмәт,

Мең рәхмәт", дияргә!

("Чебиләрем" көенә бию)

(УТЫРАЛАР)

"2" билгесе керә. Исәнмесез, кадерле 1нче сыйныф укучылары!

Таныйсызмы? Мин - 2ле билгесе, иң матур билге. Күрәсезме, мин нинди матур?

Шуның өстенә, мин бик уңган. Менә узган җәй мин 3 алма орлыгыннан 5 гөмбә үстердем. Чып-чын менә!

2) Алайса, тагы бер хәл сөйлим: Алсу апаның Сарбай кушаматлы эте, Мырауҗан атлы песие һәм Гөлназ имесле кызы бар. Алсу апаның ничә баласы бар?

3) Менә әйтегез әле: үрдәк белән тавык Зәй елгасының теге ярына йөзеп чыгарга булганнар. Кайсы беренче булыр икән?


  • Я, балалар, кайсыгызның минем белән дус буласы килә?

Әй, булмады әле сездән. Башка сыйныфтан үземә иптәш эзләп карыйм.


Укытучы: Тагы бер уен уйнап алыйк. Уртада - кубиклар, алар балалар саныннын 1гә ким. Музыка туктауга, бер кубик эләктереп калырга тырышыгыз.

Җәзалар:

1. 2 сузык аваз хәрефе әйт

2. 2 тарык аваз хәрефе әйт.

3. Тавышсыз хәрефләр әйт.

4. Кайсы хәрефләрнең баш хәрефләре юк? (ң, ь,ъ)

5. Алфавитның беренче хәрефен әйт.

6. Туган тел шигырен кем язган? (Г. Тукай)

7. А. Алиш әкиятенең исеме: Сертотмас ... (үрдәк)

8. О, ө хәрефләре сүзнең кайсы иҗегендә генә языла? (беренче)

9. Нинди хәрефләр икешәр авазга тамга булып йөриләр? (я, е, ю)

10. Бабай килгән сагынып

Ак чикмәнен ябынып. (кыш)

11. Әрекмәндәй зур колак,

Аяклары бер колач.

Борыны җиргә тигән,

Килгән ул ерак илдән. (фил)

12. Юк аягы, юк күзе,

Сөйли-өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк. (китап)

13. Кеше исемнәре нинди хәрефтән языла? (баш)

14. Җөмлә ахырында нинди тыныш билгеләре куела? (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре)

(Утыралар)

"5" билгесе керә. Исәнмесез, балалар! Мин - 5ле билгесе. Мин сезне әлифбаныы уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм. Сумкамда - биремнәр. Бу уен адашкан хәрефләр дип атала. Хәрефләрне тәртипләп урнаштырсагыз, бик матур сүзләр килеп чыгар.

Акыллы булыгыз, гел "5" кә укыгыз! Мин үзем белән Туган телне алып килдем. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!

(Туган тел керә)

Т.т. Исәнмесез, дусларым!

Мин Туган тел буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

Туган тел - иң татлы тел.

Туган тел - иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

Укучылар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.

Җыр: "Туган тел"

1 . Балам диеп туган телдә 2 .Туган телемдә сөйләшеп

Эндәшә миңа әткәм . Яшим мин туган илдә .

Әнием дип әнкәемә Туган ил дигән сүзне дә

Мин туган телемдә дәшәм Әйтәм мин туган телдә .

3 . Иң изге хисләремне КУШЫМТА: Дөньяда иң матур ил

Туган телдә аңлатам . Ул минем туган илем .

Шуңа күрә туган телне Дөньяда иң матур тел

Хөрмәтлим мин , яратам . Ул минем туган телем .

Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез. Олы ярдәмегез өчен сезгә зур рәхмәт.

Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт

(Котлаулар, балаларга бүләкләр тапшыру)




Түбән Кама муниципаль районы

Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе












Ә л и ф б а

б ә й р ә м е



Бәйрәмне әзерләде һәм үткәрде

Краснова Фирая Гаптрауфовна -

башлангыч сыйныфлар укытучысы










2016 ел


© 2010-2022