Урок по татарскому языку для 1 класса по теме «Туган көн - зур бәйрәм»

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Туган көн - зур бәйрәм

Максыты. 1. Укучыларны "Туган көн" темасына караган сөйләм үрнәкләре

белән таныштыру; төркемнәрдә эшләргә өйрәтү.

2. Өйрәнелгән фигыльләрне сөйләмдә куллануны ныгыту; темага карата диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда бер-берләренә карата ихтирамлылык, әкият геройлары аша Г.Тукай иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

Дәрес тибы. Диалогик-монологик сөйләм.

Җиһазлау: компьютер, презентация, "Туган көн" мр3, Тукай әкиятеннән персонажлар, карточкалар, дәреслек "Күңелле татар теле" Р.З. Хайдарова, Н.Г. Галиева.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.
  1. Уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бергәләп кабатлап дәрескә үзер икәнебезне күрсәтик. - Мин игътибарлы. Мин яңа сүзләр өйрәнәм. Мин татарча сөйләшәм. Дәрестә үземне матур тотам, укучы икәнемне онытмыйм. 2. Укучылар белән әңгәмә:

- Бу нинди ел фасылы?

- Бу нинди ай?

- Бүген ничәсе?

- Бүген көн нинди?

- Кояш нишли?

- Яңгыр явамы?

- Көн җылымы?

  1. Фонетик зарядка.
У түгел, Ү А түгел, Ә

О түгел, Ө

Ау түгел, Әү

Оя түгел, Өя

Песи түгел, эт

Кыз түгел, малай

Кояш түгел, ай

Туп түгел, шар

Чәчәк түгел, чәкчәк



  1. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.

Тактада рәсемле слайд. Укучылар Г.Тукай сүзләренә язылган "Бәйрәм бүген" җырын тыңлыйлар.

Әңгәмә:

- Сез рәсемдә нәрсә күрәсез?

- Бу нинди бәйрәм?

- Сез тыңлаган җыр нәрсә турында?

- Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз алып барабыз инде? II. Актуальләштерү.

  1. Төркемнәрдә эш. "Татар халык ашлары" темасын кабатлау. Укучылар интерактив тактада эшләделәр. (Кушымта №1)
  • "Тылсымлы шакмак"тан татар-халык ашларын табу;
  • "Озын сүз"не таркату (татар халык ашлары);
  • Предмет белән сүзне тоташтыру;
  • Монда кайсы сүз артык?
  1. Ситуатив күнегү.
  • Пригласи друга в дом;
  • Предложи ему какое-нибудь блюдо;
  • Ты сидишь за столом, а до перемеча не достоёшь, как ты попросишь?

  • Скажи, что было вкусно, поблогодари и попращайся.



  1. Яңа теманы аңлату.

  1. Сүзлек эше.

Туган көн, сайрый, бии, сикерә, йөгерә, уйный, оча.

2. Туган көн кунаклары белән танышу. - Туган көнгә кемнәр килгән? (Кыз, Гали)

  • Тагын нәрсәләр килгән?
(күбәләк, сандугач, Акбай, кояш, ай, шаян песи, кәҗә, алмагач)
  • Алар каян килгән? (Әкияттән)
  • Геройлар кайсы әкияттән? ("Бала белән күбәләк", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Гали белән кәҗә", "Шаян песи", "Ай белән кояш")

  • Бу әкиятләрне кем язган?

  1. Туган көн күңелле үтсен өчен ниләр эшләргә кирәк? (русча)

  • Әйтегез әле, безнең кунаклар нишли? (Күбәләк оча, Акбай Һәм песи бии, сандугач гетарада уйный, сайрый һ.б.)

  1. Парларда эш. Рәсем эчтәлеге буенча укучылар бер-берсенә сорау бирәләр, диалогик сөйләм оештырыла.

  2. Физкультминут. Туган көндә җырлап уйнала торган бер уенны уйнап алыйк.

"Ак калач"

Алсуның туган көненә

Без пешердек ак калач.

Менә шундый ул биек,

Менә шундый тәбәнәк.

Менә шундый киңлектә

Менә шундый тарлыкта.

Ак калач, ак калач

Теләгәнеңне ал да кач!



  1. Теманы ныгыту.

  1. Дәреслек белән эш.

Дәреслектәге шигырьне уку. Укычылырдан укыту

  1. Монологик сөйләм. Ребята, представте, что к вам на день рождения пришли друзья. Как вы расскажете о том, кто что делал.

  2. Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

а) - Оля, кая барасың?

- Туган көнгә.

- Туган көндә нишлисең?

- Җырлыйм.

б) - Дима, туган көнгә барасыңмы?

- Барам. Ә син?

- Мин дә барам.

- Әйдә киттек.

4. Ишетеп аңлау өчен күнегүләр (111-112 битләр)

V. Йомгаклау.

- Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Дәрестә ниләр эшләдек?

- Туган көнгә кемнәр килгән иде?

- Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

- Сез барыгызда бик актив катнаштыгыз. Рәхмәт сезгә. Дәрес бетте саубулыгыз.

Кушымта №1

"Тылсымлы шакмак"

Урок по татарскому языку для 1 класса по теме «Туган көн - зур бәйрәм»

"Озын җөмләнене таркату"

Минөчпочмакашыйминкоштелебеләнчәйэчәмбәлешбиктәмлеәбипәрәмәчпешерәәнимиңачәкчәкпешерә.

"Монда нинди сүз артык?"

Өчпочмак, бәлеш, күз, кыстыбый.

Песи, энем, әни, абый, әти, апа, бәби.

Чәкчәк, кош теле, пәрәмәч, дәфтәр.

Чәчәк, торт, бәлеш, гөбәдия.



© 2010-2022