«Сау бул, кыш!. Исэнме, яз!»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Сау бул, кыш! Исәнме,яз!

Максат: Укучыларның тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, аңлап ишетү күнекмә-

ләрен камилләштерү;

Фикерләү сәләтен, диалогик сөйләмне үстерү өстендәге эшне дәвам

итү;

Табигатьне күзәтергә өйрәтү;

Татар телен өйрәнүгә кызыксыну арттыру;

Материал: Дәреслек 2 сыйныф (Р.З.Хайдарова), 32-38 битләр.

Җиһазлау: Проектор, экран, кояш рәсеме,карточкалар, презентация.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Исәнләшү.

  2. Тел күнегүләре.

-Исәнме, ...

-Сәлам, ....

- Хәлләр ничек?

- Хәзер нинди дәрес?

- Дәрестә кемнәр юк?

- Ни өчен?

- Бүген ничәнче число?

- Хәзер елның кайсы вакыты?

- Ә табигатьтә елның кайсы вакыты?

2.Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

- Балалар, бүген без сезнең белән кышны озатырбыз һәм язны каршы алырбыз.

3.Актуальләштерү. Кыш бүлеген кабатлау.

а). Белмәмештән килгән хатны уку.( Исәнмесез, балалар. Миңа булыша алмассыз микән.Бу хатта нәрсә турында язылган. Көннәр кыска, төннәр озын. Елгаларны боз каплады.Агачларны бәс каплады. Кар ява. Салкын җил исә. Урамда салкын).

б). -Кайдан белдегез? ( Балалар кыш билгеләрен әйтеп чыгалар) (1 слайд).

в).- Ә балалар кыш көне нишлиләр?

г). -Әйдәгез, бер- берегезне уенга чакырып, диалог төзеп алыгыз.

4. Физминут.

5.Яңа тема өстендә эшләү.

-Балалар, әйдәгез бүген кышны озатыйк инде.Аның өчен кыш билгеләрен яз билгеләренә алыштырыйк. Кояшыбызны балкытыйк.Алайса, кояш бик күңелсез .( слайдлар)

Карточкаларны алып эчтән генә укып чыгыгыз әле.

Кыш көне көннәр салкын. Яз көне көннәр җылы.

Кыш көне кар ява. Яз көне яңгыр ява.Яз көне кар эри.

Кыш көне көннәр кыска, төннәр озын. Яз көне көннәр озын, төннәр кыска.

Кыш көне салкын җил исә. Яз көне җылы җил исә.

- Сездә тагын нинди җөмләләр калды.Укып, тәрҗемә итегез әле. (Тамчы тама. Җылы яктан кошлар кайта.( Нинди кошлар кайта?) (Табигать уяна.) Кояшка беркетеп барыгыз әле.

- Яз билгеләрен бергәләп укып чыгыйк.

- Менә кояшыбыз да балкыды. Димәк, яз җитте. Исәнме яз.( ... слайд).

6. Дәреслек белән эш.

а). Укытучының укуы;

б).Балалар эчтән укып чыгалар.

в). Чылбырлы уку.

7. Яз билгеләрен табып уку.

8. Дәресне йомгаклау.

а).Өй эше. а)Текстның эчтәлеген сөйләргә. б).Билгеләр кую.



© 2010-2022