Доклад «Применение инновационных технологий на уроках татарского языка и литературы»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Гимаева Зульфия Фагимовна, учитель татарского языка и литературы

МБОУ "Старо-Уруссинская СОШ" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан

















Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

















Бүгенге мәктәп... XXI гасырда... Нинди булырга тиеш ул? Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, нинди булырга тиеш бүгенге көн укытучысы? «...Заман һәм мәдәният алга үскәнчә һәм икенче төрле итеп әйткәндә, ихтыяҗ һәм мәҗбүрилек кебек нәрсәләр мәҗбүр иткәнчә, укыту рәвешләре төрлеләнер, монда исә акыл ияләре берләшәләрдер», - дип бик хаклы язган күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Чыннан да, җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социаль-тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара. Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара.
Россия һәм Татарстан республикасы мәгариф системасының яңарыш чоры башка гамәлләр белән бергә укыту-тәрбия эшен үзгәртү, инновацион технологияләр куллануны да үз эченә ала. Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәресләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш.Нәрсә соң ул инновация? Инновация - латин сүзе.Безнең телгә тәрҗемә итсәк,"яңарту,яңалык,үзгәртү" дигәнне аңлата. Педагогик инновация- ул укучыны укыту һәм тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдерелгән үзгәрешләр. Бүгенге педагогик инновациянең төп бурычы - педагогка кирәкле яңалыкларны туплау-җыйнау,өйрәнү һәм классификацияләү. Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла. Ул исә укыту процессы субъектларын-укытучының да, укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә. Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури. Шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә, инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала. Укыту прцессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә укытучыларга, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Татар телен инновацион технологияләр белән укыту - уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора. Соңгы елларда Республика Мәгариф һәм фән министлыгы заказы буенча эшләнгән интерактив кулланмалар укытучыларыбызның алыштыргысыз ярдәмчеләренә әверелде. Мәсәлән, күпсанлы DVD һәм CD дисклар дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда уңышлы кулланыла Г.Тукай, Р.Фәхретдин, М.Җәлил, Г.Исхакый, Ф.Яруллин иҗатларына багышланган мультимедияле программалар, "Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты", "Татар телле заман " сериясеннән укыту программалары зур ярдәм итә.. . Бу программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелгән. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. Безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, бу электрон уку - укыту ярдәмлеген файдалану, татар телен дәүләт теле буларак үстерү һәм саклаү, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеклеген баерак һәм кызыклырак итү өчен зур ярдәмлек булып тора.. Әйтеп киткәнчә, иң актив кулланыла торган компьютер технологияләре формаларының берсе - мультимедияле рефератлар һәм презентацияләр. Мультимедияле презентацияләрнең максаты- мәгълүматны күрсәтмәле, җиңел үзләштерелә торган формада бирү. Мультимедияле презентацияләрне күрсәткәндә интерактив такта мөһим рольне уйный. Бу такта ярдәмендә дәресне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәреп була. Интерактив такта мультимедияле ресурсларны кулланырга, дәресне төрле өстәмә материаллар белән баетырга мөмкинлек бирә. Мультимедияле презентацияләр кыска гына вакыт эчендә мәгълүматны аудиториягә җиткерергә булыша һәм аларны дәреснең барлык төрләрендә дә кулланырга мөмкин. Информацион технологияләр укыту-тәрбия эшен оештырганда текстлы, тавышлы, график, видео мәгълүматны яңача кулланырга мөмкинлек бирә. Ә бу үзе укучыларда иҗади эшкә кызыксыну уята һәм танып белү активлыгын үстерүгә этәргеч булып тора. Мультимедия технологиясе слайд-иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә мультимедия технологиясе куллану чагыштырмача анализ ясарга да ярдәм итә. Укучыларның татар телендәге информация белән кызыксынулары татар әдәбияты дәресләрендэ компьютер куллануның бик күп мөмкинлекләрен ача. Мультимедияле кулланманы укытучыларыбыз үзләре дә әзерли, бу эшкә сәләтле укучылар да җәлеп ителә. Бигрәк тә өлкән сыйныф укучылары бу эшне бик теләп башкара. Укучылар төрле темаларга презентацияләр эшләп, аларны дәрес вакытында һәм дәрестән тыш чараларда актив кулланалар. Татар теле - халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе. Шулай булгач, ул үзен саклаган, хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Туган телебезне камилләштерү, үстерү - дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләштерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы - рус мәктәпләрендә укучыларга татар теле һәм әдәбиятын сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту. Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки тел һәм мәдәният бәйләнешләрен күрсәтергә тиешбез. Менә шушы эшләрне без төрле технологияләр ярдәмендә башкарсак, аларны аңлатсак, бигрәк тә уңышлы булыр иде. Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала. Компьютер куллану дәресне кызыклырак, җанлырак итә. Информацион технологияләрне куллану, баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә.
Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә. "Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү - укытучының беренче эше булыр",- дигән Р.Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р.Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.








Кулланылган әдәбият

  1. Гыймадиева Н. Дәрестә һәм дәрестән соң. - Казан "Яңалиф" нәшрият йорты, 2004 ел.
  2. Низамов А.М. Тәрбия нигезләре. "Мәгариф" нәшрияты, 2005 ел
  3. Мукимова Н. Милли-мәдәни шартларда тел өйрәнү. "Мәгариф" журналы, 2010 ел, №9
  4. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. ТР "Хәтер" нәшрияты, 2001 ел.
  5. Интернет ресурслары.


© 2010-2022