4 –а сыйныфында үткәрелгән әдәби иҗат дәресенең темасы: “Автор көлүе. Әдәби әсәрдәге көлке”

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Лаеш шәһәре

2 нче Лаеш урта гомуми белем бирү

мәктәбе



4 -а сыйныфында үткәрелгән әдәби иҗат дәресенең темасы:

"Автор көлүе.Әдәби әсәрдәге көлке"

Дәресне төзеп үткәрүче:

I категорияле башлангыч

сыйныф укытучысы

Хуҗәхмәтова Гөлнур

Мансур кызы.

Лаеш-2011

Максатлар:

дидактик: көлке урыннарын табу күнекмәләрен үстерү;


психологик:гомумиләштерү күнекмәләрен камилләштерү;


тәрбияве:балаларны авырлыклар каршында каушап калмаска өйрәтү,мәрхәмәтле булу теләген уяту;


Тибы:уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Формасы: төркемнәр белән эш.

Җиһазлау:Габдулла Тукай әсәрләренә ясалган күргәзмә,видео,дәреслек-А.Г.Яхин,компьютер һәм интерактив такта,сәхнә.



Дәрес барышы.


I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1. Оештыру.

Бүген безнең Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби иҗат дәресе. Ринат район конкурсында "Бәйрәм бүген" шигыре белән 1нче урын алды.Чулпан Республика конкурсында 1нче урын яулады.Без барлык район конкурсларында да актив катнаштык.Республика конкурсларына да эшләребезне җибәрдек.Эшләгән эшләребезгә йомгак ясап,12нче май көнне Тукай-Кырлай музеена бардык.Бу экскурсия бездә бик яхшы тәэсир калдырды.

2. Өй эшен тикшерү.

Үткән дәрестә Г.Тукайның нинди әсәре белән таныштык?

* Г.Тукайның "Кәҗә белән Сарык"әсәре белән таныштык.

* Кыскартып сөйләп планын төзедек.

1.Рольләп уку.

Үзбәя-1.

2.Нинди иҗади эш бирелгән иде?

*Хикәянең ахырын уйлап язып килергә кирәк иде.

Сүзне төркем җитәкчеләренә бирәбез.

1нче төркем.

Без Нуриянең эшен тәкъдим итәбез.

2нче төркем.

Без Сәриянең эшен иң уңышлы дип таптык.

(ике төркемнең эшен дә тыңлыйбыз:Нурия Кәҗә белән Сарыкның урманда калуларын тели.

Сәрия-Әби-Бабай йортына кайтуларын тели.)

Эшләргә бәя бирик.

*Икесенең эше дә яхшы.

*Без алар белән килешәбез.Ләкин Сәриянең эше уңайлырак,чөнки ул шәфкатьлерәк,мәрхәмәтлерәк.

Үз эшчәнлегегезгә бәя бирегез.

Үзбәя.(2)

3.Актуальләштерү.

Безнең дәреснең төп темасы "Автор көлүе".Әсәрдәге көлдерә торган урыннарны ничек табарга өйрәндек?

*Әсәрнең төп вакыйгасын эзләп

*Вакыйганың каршылыгын ачыклап,нинди көлдерә торган урыннар таптыгыз?

*Көчсез-------Көчле

*1------12

4. Уку мәсьәләсен кую.

Иҗади эшебезгә һәм теманың исеменә таянып УМ куегыз.

* Әкиятнең яңа проектын төзербез.

Әйе,яңа ,заманча әкият проектын төзербез.

Үзбәя(3)

III. УМ өлешләп чишү

1.Катнашучыларның сыйфатларын ачыклау(характеристика бирү).

Әсәрдәге катнашучыларны әйтегез.

*Күзгә күренә торган катнашучылар-Әби,Бабай,Кәҗә,Сарык һәм Бүреләр.

*Күзгә күренми торган катнашучы-автор.

а).Авторга характеристика.

Күзгә күренмәгәч-кайда соң ул?

*Кәҗә, Сарык, Бүреләр сөйләшә алмыйлар бит, ул аларны сөйләштерә.

*Хайваннар турында язса да-кешеләрне күз алдында тота.

*Шуңа күрә аларга акыл көче бирә.

*Кәҗә белән Сарык акылларын эшкә җиккәч башта үзләренең куркуларын, ә аннары усал Бүреләрне дә җиңәләр.

Димәк,автор кайда?

*Шулар янында ук.

Авторның теләге нинди?

*Авырлыклар каршында каушап калмасыннар иде ди.

*Авырлыкларны җиңәрлек акыл көчләре булса иде ди.

б).Әби белән Бабайга характеристика.

*Алар картлар...

*Тормышлары авыр...

*Пенсияләре вакытында килми ...

*Ашарларына юк...

*Кәҗә белән Сарыкны чыгарып җибәрәләр.

Нишләп чыгарып җибәрәләр?

*Ачка үлмәсеннәр дип.

Алар башта ничек яшәгәннәр?

*Яхшы дип уйлыйм,чөнки аларның кәҗә белән сарыклары да булган.

в)Кәҗә белән Сарык.

*мескен

*ятим

*көчсез

*надан

Аннары көчлегә әйләнәләр.

г).Бүреләр.

*явыз

*көчле

*усал

Аннары куркакка әйләнәләр.

Үзбәя(4)

2. Катнашучыларны үз тормышыбызга күчерү.

Әби белән Бабай элек ничек яшәгәннәр дип уйлыйсыз?

*Яхшы яшәгәннәр - аларның Кәҗә белән Сарыклары да булган.

Тормышлары кинәт үзгәрә.

Нинди тормыш турында яза автор?

*Авыр.

Бу тормыш ничек дип атала?

*Кризис.

Авыр тормышның каршылыгы нәрсә була?

*Әйбәт

*Яхшы

*Бәхетле тормыш.

Ә авыр тормыштан бәхетле тормышка ирешеп буламы?

*Эшләп, яңача эшләп. Үзбәя-5.

3.Заманча әкият проекты төзү.

Заманча әкият проектының төп вакыйгасы нәрсәдә булырга тиеш?

*Авырлыкларны җиңү.

Аның каршылыгы нинди?

*Авыр тормыш-----Бәхетле тормыш

Яңа әкиятнең планын төзегез.

(төркемнәрдә киңәшләшеп планын язалар)

1.Кризис. 1.Авыр тормыш.

2.Кризистан чыгу. 2.Авырлыкларны җиңү.

3.Яңа тормыш. 3.Бәхетле тормыш.

Бу әкият проекты була.

Үзбәя-6.

III.Рефлексив бәяләү.

1.Рефлексив кабатлау.

-Нәрсә эшләдек?

*Заманча әкият проекты төзедек.

Ничек эшләдек?

*Катнашучыларны үз тормышыбызга күчереп.

Үзбәя-7.

2. Өй эше.

а).Хикәяне анализ буенча сөйләргә өйрәнү.

ә). *--Тукай-Кырлайга-экскурсия.

Заманча әкиятне сәхнәләштерү.

"Кәҗә белән Сарык"-заманча әкият проекты.

1 күренеш

(Авыл йорты.Әби йон эрләп утыра.Бабай киез итеккә олтан салып утыра.Читтә Кәҗә белән Сарык.Алар уйныйлар.Ә-Б җырлыйлар.Кәҗә белән Сарык татар биюе бииләр.Уйнап биеп туйгач,табак янына ашарга дип киләләр.Табак-буш.)

К-С: Табак-буш!

К.: Монда юкә яфрагы да юк.

Кәбестә пирогы да юк.

С. Бәрәңге салаты кая?

Ә эчәргә кока-кола - кая?

(Ә-Б янына киләләр)

К. Миңа кәбестә пиццасы,алма һәм фанта китерегез.Зинһар өчен.

С. Ә миңа ,пожалуйста,спрайт,яшелчә

Салаты.Минем күптән бәбәңге күргәнем юк.Чипсы ашыйсым килә.

Ә-Б. Ишеттеңме,атасы,чипсы -минсы,кола-спрайт.Ә кризис!Беләсезме нәрсә ул кризис!?

К.-С. Не хочу кризис!Не хочу!

К. Үзегезгә диетада утырырга пора!

С. Әнә һаман баллы морс эчеп утырасыз.

Б. Сез нигә безгә бәйләнәсез әле?Барыгыз-бар,үз көнегезне үзегез күрегез.Эшләп ашагыз.

С. Әйдә,дускай,киттек урманга.

К. Анда витаминнар күп.

2 күренеш

(Урман.)


К. Исәнме,урман!

С. Исәнме,урман иясе!

К. Монда төн кунарга рөхсәтме!

А-у ....!

С. Безне беркем дә ишетми.

(елап утыралар)

К. Нәрсә бу?

С. Бүре башы!

К. Сарык абзый ,син тот.

С. Юк,Сакалбай,син тот.

К. Юк....

С. Нишләп әле мин-син тот.

К. (хәйләкәрләнеп)

Әйдә,Сарык абзый,мин саныйм.

Кем кала-шул бүре башын тота.

Саныйм:син тот,мин тот , син тот,мин…

Әй,Cарык абзый,син көчлерәк бит.Син тот инде.

С. Әй,Cакалбай,Сакалбай,син бит гайрәтлерәк.

К. Алай булгач әйдә,дускай, башны икәү бергә ике колагыннан тотып капчыкка салабыз.

С. Әйе шул,Сакалбай,юл озын ич.Бу башның безгә кирәге чыгар әле.

(башны капчыкка салалар)

К. Кара әле-анда бер ут күренә.

С. Әйдй,Кәҗә,куныйк бүген шунда барып.Ут янына бүреләр дә килә алмаслар.

Безнең анда кунганлыкны белә алмаслар.

К. Әйдә.Барсак барыйк инде.

(Утка таба баралар.)

3 күренеш.

(Бүреләр ботка пешерәләр.Музыка уйный.Бүреләр бииләр.)

Б.баласы.

Кара әле ,Cерый,ботка пешә пешүен.Ә ите юк.Күрше авылга барып,рэкет ясап кайтыйм әле.

Б.өлкән.

Бар-бар.

(Китә.Кәҗә белән сарыкны очратып алып килә.)

Б. Ит килде.Боткабызга ит килде.Икәвен дә тотып ашыйбыз.

К._- С. Исәнмесез , дуслар-Бүре әфәнделәр.Нинди тәмле ис чыкты.Безгә дә бирегез әле.

Б. Баласы. Әллә тавык боты алып килдегезме?

К-С Юк.Бүре башы.

(Чыгарып күрсәтә.)

К. Кайгырмагыз.Бездә ит күп.

С. Вот хәйләкәр!

К. Микки-ки-ки!Капчыктагы бүре башы бит 12.Ах,уңмаган,җүләр Сарык.Надан Сарык.Моннан зуррак бүре башын китер табып.

(Шул ук башын чыгарып күрсәтә.

Бүреләр куркалар.)

Б. Туктагыз.Мин тиз генә су китерим.Суы бик аз.Ботка пешәр коры.

(Китә.)

Б. Мин утын алып киләм.

(дип китә)

Б баласы.

Озак булдылар Бүре әфәнделәр.Әллә инде үзләре дә рэкетка эләктеләр.Менә минем газовый балончигым бар.Мин аларны коткарам.

Б. Мин дә синнән калмыйм.

(Йөгереп китәләр.)

К-С Ура!Ура!Җиңдек!

К. Әйдә,дускай, тәмләп кенә ашап-эчеп,рәхәт кенә,тыныч кына төннәр кунып,иртә берлән таң аткач та иртүк торыйк.

(Иртә.Зарядка ясыйлар.Юыналар.)

К. Киттек тагын урман буйлап үлән урып.Җиләк-җимеш,гөмбә,витаминнар җыеп.Кайтып күрик әби-бабай өен.Бергәләшеп матур гына кичереп гомер юлын.

(Барысы да чыгалар.)Тукай безгә бәхет,шатлык теләгән.Көлеп,сөенеп,елмаеп,рәхәтләнеп яшәүбезне теләгән.

ҮЗБӘЯ.

Укучының

исеме

ӨЙ ЭШЕ

Б-1

Б-2

Б-3

Б-4

Б-5

Б-6

Гомуми билге

рольләп уку

*
















© 2010-2022