Разработка Әлифба белән хушлашу

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әлифба бәйрәме.

Кадерле әти-әниләр,хөрмәтле кунаклар, укучылар.

Бездә бүген зур бәйрәм. 1-сыйныф укучылары үзләренең якын дуслары-Әлифба белән саубуллашырга җыелдылар. Әлифба бәйрәме- кечкенәләрнең яртыеллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Хәзер инде аларның барысы да укырга һәм язарга өйрәнделәр. Әлифба бәйрәме әти-әниләр өчен дә зур тантана ул. Балаларының ирешкән уңышларында аларның да өлеше зур. Бәйрәм котлы булсын! Безнең укучыларыбыз 1 сентябрь көнне Әлифба иле буйлап сәяхәткә чыгып киткәннәр иде.

Җыр. "Сәяхәтче җыры".

Аларның юлларында куе урманнар да,тирән күлләр дә,биек таулар да очрагандыр. Хәзер без алардан ничек сәяхәт итүләре турында үзләреннән сорыйк.

Беренче булып "Кушылма аланлыгы"на тукталганнар. (слайд)

Анда хәрефләрдән кушылма төзегәннәр.

Аннары "Сүзләр елгасы" аша кичкәннәр. (слайд)

Кушылмалардан сүзләр төзегәннәр.

"Җөмлә борылышы"нда урыннары буталган сүзләрдән җөмлә төзегәннәр. (слайд)

"Җыр авылы"на килеп җиткәннәр. (слайд) Алар бик арыганнар һәм җыр тыңлап ял итәргә булганнар.

Аннан тагын юлларын дәвам иткәннәр һәм "Әлифба күпере"нә килеп җиткәннәр. (слайд) Анда Әлифба китабыннан текст укыганнар.

Шулай итеп, алар сәяхәттән кайтып та җиттеләр.

Ә бүген без бергәләп бәйрәм итәбез.

Җыр "Өйрәтәләр мәктәпләрдә".

1 укучы.

Әлифбабыз тәмам булды

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый

Ничек сезгә сөйләргә.

2 укучы.

Нигә бүген куанмаска

Без бит инде зур үстек.

Әлифбаны тәмамлап

Туган телгә дә күчтек.

3 укучы.

Әлифба, Әлифба

Китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

4 укучы.

Әлифба, син барлык фәннең

Тәүге баскычы.

Син кадерле туган телнең

Алтын ачкычы.

5 укучы.

Әлифба, Әлифба

Син минем юлдашым.

Син белем илендә

Иң якты кояшым.

6 укучы.

Кызык әкиятне

Укуы рәхәт.

Рәхмәт Әлифба

Сиңа зур рәхмәт.

Әйе,укучылар,сез Әлифбаны өйрәнүне тәмамладыгыз. Ул сезне бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Әйдәгез Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк.

Барысы бергә.

Кадерле, Әлифба! Безнең бәйрәмгә рәхим ит.

Әлифба.

Минем шатлыгым бик зур

Бүген зур бәйрәм.

Нәни дусларым

Рәхмәт сезгә дә

Әлифбаны нык үзләштергәнгә

Белем сараен керергә ачып,

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Нәни дусларым шуны белегез

Фәкать Әлифба белемгә нигез.

Беләсез алмашка

Туган тел киләчәк.

Ул сезгә бигрәк күп

Бүләкләр бирәчәк.

Әйдәгез, укучылар, туган телне бәйрәмгә чакырыйк.

Барысы бергә.

Көттем мин, бергәләп

Укыр көн җиткәнен.

Мин әле өр-яңа

Бер тапсыз битләрем.

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя

Мәкальләр күтәреп.

Май ае беткәнче

Укырга җитәрлек.

Тап кына җавабын

Табышмак ничаклы.

Тик менә үтенеч

Таплама китапны.

-Дусларым, мин сезгә үземнең китапларымны алып килдем.

( Туган тел китаплары тапшырыла).

-Сез Тукай абыйны

Беләсез һәммәгез .

Ул язган бер җырны

Җырлыйбыз әйдәгез.

Җыр. Туган тел.

Безнең бәйрәмгә кечкенә дусларыбыз да килгән. Әйдәгез сузне аларга бирик.

Татар биюен башкаралар.

-Сәяхәт вакытында безнең укучыларыбызның бәйрәм үткәрәчәкләре турында чәчәкләр дә ишетеп алган һәм безгә кунакка килгәннәр. Әйдәгез, рәхим итегез.

-Рәхмәт, чәчәкләр.

-Агачлар арасыннан безнең бәйрәмебезне төрле хайваннар күзәтеп торганнар һәм алар күчтәнәч әзерләгәннәр.

-Сүз 2-4 чыйныф укучыларына бирелә.

-Сүз әти-әниләргә бирелә.

-Сүз килгән кунакларга бирелә.



© 2010-2022