План-конспект урока по литературному чтению (тат. .) на тему: «Бүленгән өлешләргә исем бирү. »

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Бүленгән өлешләргә исем бирү.

Кулланылган әсәр: Вахит Монасыйпов. "Куркак"батыр.

Максат: дидактик: бүленгән өлешләргә исем бирү, әсәрдә күренеп торган һәм күренми торган бәйләнешләрне табу һәм күзгә күренми торган бәйләнеш аша нәтиҗә ясау

үстерешле таркату, гомумиләштерү кебек күнекмәләр үстерү

тәрбияви: кешелекле, ярдәмчел, тәвәккәл булу омтылышы өчен җирлек булдыру.


Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру - ориентлаштыру этабы.

  1. Психологик уңай халәт тудыру.

Кәефләребез яхшы, дәресебезне хәерле сәгатьтә башлап җибәрик.


  1. Уку мәсьәләсен кую.

- Бүгенге дәрестә "Бүленгән өлешләргә исем бирү" темасын дәвам итәрбез һәм Вахит Монасыйповның әсәрендә бүленгән өлешләргә исем бирербез, күренеп торган һәм күзгә күренми торган бәйләнешләрне табып, нәтиҗә ясарбыз.Игътибар иткәнсездер,мин әсәрнең исемен атамадым. Исемне үзебез куеп карарбыз һәм дәрес ахырында автор биргән исем белән чагыштырырбыз. Әсәрне экраннан укып, дәвамын фаразлап барырбыз.

- Балалар, бүленгән өлешкә исем бирү ысулларын искә төшереп китик әле. Гадәттә әсәр ничә өлештән тора? (ике өлештән)

Слайд- 2,3

  • I өлешне игътибар белән укыйбыз;

  • "Нәрсә турында? Тагын нәрсә турында?" сорауларына җавап эзлибез;

  • Берләштереп, уртак исем куябыз;

  • II өлешне шулай ук анализлыйбыз;

  • Ике өлеш арасындагы бәйләнешне табабыз;

  • Нәтиҗә ясыйбыз;

(Экранда язылып бара)

Дәреснең максаты белән таныштыгыз,үзегез нинди билге алырга телисез шуны дәдтәрегез кырына язып куегыз.


  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем.

- Әсәрне экраннан чылбырлап укый башлыйк.

Слайд-4

- Милиционер ник килгән икән, ничек уйлыйсыз?

- ...

Слайд-5,6

- Нишләп эзли ул аны?

Слайд-7-12


(әсәрнең беренче өлешен кәгазь битләрендә өләшәм.)


2 нче бирем.

а) Эчтән уку.

- Тагын бер кат әсәргә күз йөртеп чыгыгыз.

б) Укучыларның әсәр эчтәлеген аңлавын ачыклау.

- Беренче өлешнең эчтәлеген аңладыгызмы икән?

- Дәрескә кем килеп керә?

- Ул кемне эзләп килгән?

- Ризван кая барган булган?

- Апалары аны кая җибәргән?

- Ипине өйгә кайтарганмы?

в) Эш ысулларын кулланып, өлешкә исем уйлагыз.

- Нәрсә турында?

- Тагын нәрсә турында?

(Ризванның милиционердан качуы, ипине өйгә алып кайтмавы турында)

- Берләштерәбез.


Ризванның яман эше ТАКТАГА

IV Физкультминут

3 нче бирем.

- Ә хәзер 2нче өлешне чылбырлап укырбыз. Ләйсән башлар, сез карап барыгыз, аннан соң икенчегез дәвам итәр.

Слайд-13

- Куркып калдым, ди. Ничек уйлыйсыз, нишләр икән хәзер?

Слайд-14,15

Слайд-16 (рәсем)

(2нче өлешне кәгазь битләрендәөләшәм)

4 нче бирем.

Укучыларның әсәр эчтәлеген аңлавын ачыклау.

- Балалар бакчасы яныннан узып барганда нәрсә күргән?

- Ризван башта нишләгән?

- Аннан соң нишләгән?

- Лейтенант нигә эзләп килгән?

- Кем әсәрнең шушы өлешен аңлады?

- Хикәянең икенче өлешенә дә исем уйлагыз.

Ризванның мактаулы эше (батырлыгы) ТАКТАГА

5 нче бирем.

Әсәрдәге бәйләнешләрне табуга әзерлек.

- Ике өлешне чагыштырыйк.

- Ике өлеш арасында нинди бәйләнеш бар? (Каршылык.)

Слайд-17

Өлешләп, әкренләп чыга бара

Бәйләнеш - каршылык . Чыннан да шулай: Ризван гаепле иде, соңыннан, киресенчә, бүләккә лаек батыр булып чыкты бит.

Хикәя башында,Ризван бер-бер яман эш эшләгән дип уйладык. Лейтенантның кырыс сөйләшүе дә шул фикерне раслый. Ләкин ул шаярып кына шулай сөйләшкән икән.

- Лейтенант малайны кулга алу өчен эзләгәнме?

(юк янгында кеше коткарган өчен медаль тапшырырга килгән икә) (автор шаяруы. Безне юлдан яздыру өчен ике бәйләнешле иткән)

Хикәядә сез күрмәгән тагын бер бәйләнеш бар. Нинди?

Дәфтәрләрегездә шуның моделен ясагыз.

(Сәбәп - нәтиҗә бәйләнеше.)

Ризванның батырлыгы - сәбәп

Бүләк (медаль)алуы - нәтиҗә

Слайд-18

Хикәябезгә исем куяр вакыт та килеп җитте.

- Ризван, янгын күргәч куркып калдым, ди. Ул куркак булганмы ?

- кем өчен курыккан ул?

Хикәябезгә исем куяр вакыт та килеп җитте. Уйлагыз, нинди исем бирер идегез?

Автор куйган исем белән чагыштыру.

Слайд-19


V Рефлексив кабатлау.

- Нәрсә белергә теләгән идек?

- Ничек белдек?

- Бу әсәр аша автор безгә ни әйтергә теләгән икән?

Билгеләр кую:

Дөрес һәм төгәл җаваплар өчен....

-Дәрестә катнашканыгыз өчен рәхмәт белдерәм.

Өй эше.

  • Әсәрен рольләп сәнгәтле итеп укырга әзерләнергә

  • "Кем булырга? Нинди булырга?" дигән темага инша яарга.

Кем булырга? Нинди булырга? Үзенең киләчәгенә битараф булмаган һәр кешене борчыйдыр бу сораулар. Хикәябез дә шушы темага инша язу белән башланып киткән иде.

Бүгенге дәрестә һәркем үзенә бер хакыйкатҗне алгандәр. Нинди һөнәр иясе булуга карамастан, кешелекле, ярдәмчел, тәвәккәл булу мөһимрәк. Нәкъ Ризван кебек.

4

© 2010-2022