Йорт хайваннары. Песи рәсемен ясау

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Йорт хайваннары. Песи.

Максат:

- натурадан яки хәтердән песине ясау эзлеклелеге белән таныштыру Бурычлар:

- художников - анималистлар иҗаты белән таныштыру;

- песинең формасын, төзелешен, пропорцияләрен билгели белергә өйрәтү;

- график күнекмәләрне үстерү,

- хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү .

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет: ясалачак предметның формасын анализлау, песи рәсемен ясау,

Шәхси: - яңа уку материалын үзләштерүдә кызыксынучанлыкны үстерү;

  • башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

  • иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру

Метапредмет:

а)Регулятив: - эш урынын әзерләү,

  • укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;

  • укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

  • эш барышында гади генә эш кораллары белән эш итә белү (линейка, карандаш, бетергеч...) һәм өстәмә чаралар (информацион һәм коммуникацион технологияләр, белешмә әдәбият һ.б.) куллана белү;

  • эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • Үз фикерләрен әйтә белү, үз эшләренә контроль ясау

Б) Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;

- предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;

- фикерләүнең логик чылбырын төзи белү;

В) Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

- үз фикерләрен телдән, яки язмача җиткерә белү;

- укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;


Дәрес тибы: яңа материал үзләштерү.

Эш формасы: фронталь, индивидуаль.

Җиһазлау: песи рәсемнәре, буяулар, карандаш, бетергеч, пумалалар, су, компьютер, проектор, экран.

Кулланылган сингапур структуралары: микс-фриз-груп , фолоу зе лидер, тэйк оф-тач даун.

УМК: "Гармония", авт. В.С. Кузин, Э.И. Кубышкина.

Дәрес барышы.

1. Оештыру мизгеле.

- Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Бик яхшы!

2. Актуальләштерү. Акрынлап теманы ачучы этәргеч әңгәмә.

- Йорт хайваннары турында табышмаклар әзерләдегезме икән, тыңлап карыйк эле. (Балалар табышмак әйтә)

Структура микс-фриз-груп ( балалар музыка астында йөриләр,музыка туктагач-туктыйлар,табышмак җавабы язылган сүз янында группага берләшәләр).

3.Теманы ачу.( Уку мәсьәләсен кую )

- Ә хәзер боларын тыңлагыз:

А) Үзе мич башында,
Үзе тун ябынып йоклый. (Мәче)

Б) Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе.

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе. (песи)

В)Үзе сабый-мыеклы,

Йомшак мамык койрыклы. (Песи)

Г) Үзе суфи, үзе урлаша,

Тотсаң әле, тырнаша. (Песи) (Песиләр турында табышмак әйтелә.)

- Аңлагансыздыр инде, темабыз песиләр турында булыр. Бүген без песи рәсемен ясарга тырышырбыз.

Аның турында шигырь дә укыйк әле:

Бар кечкенә пескәем,

Бик акыллы дускаем.

Ап-ак йонлач күлмәге…

Бизи безнең бүлмәне.

Күзләре ялт-йолт итә,

Мыегы җиргә җитә.

Үзен бик яратам мин,

Аннан алда ятам мин.

Тик ул бик иртә тора,

Битен юып утыра.

"Мияу, мияу, мияу! - ди, -

Мин бик күптән уяу!" - ди.

4. Уку мәсьәләсен чишү.

А) Кереш әңгәмә.

Песиләр - гаҗәеп йорт хайваннары. Бик серле алар- я бик йомшак., я усал булалар алар. Песиләр турында күп китаплар язылган.

Китаплар күргәзмәсе. Мияу (Р.Миңнуллин), Пескәем (М.Хөсәен), Песи, песи, пескәем (Л.Әмирханова), Битен юды (С.Рәхмәтулла), Үзен бик чиста йөртә (Җ.Тәрҗеманов), Мияубикә (Д.Гарифуллин), Карак песи (М.Җәлил), Юышырга кил, мәче (Н.Гайсин)

.- Ә төп герой лары песиләр булган әкиятләр, мультфильмнар нихәтле! Әйдәгез искә төшерик әле.

Батыр песи турында әкият. (Сафа Гыйльфан әкияте), Ак песи: (әкият ). Автор: Вәлиева Р.Т. , Күселәр һәм песиләр" әкияте,

(Мультфильмнар: "Мыраубатыр", «Кот Леопольд», Котёнок по имени Гав , Кошкин дом, Кот-рыболов, )

  • Җәнлек, хайваннарны ясый торган рәссамнарны кемнәр диләр? (Анималистлар)

  • Анималистлар рәсем ясаганда нәрсәне бик яхшы белергә тиешләр? (Аларның гадәтләрен, характерларын, гәүдә төзелешләрен, яшәү тирәлеген.)

Дөньяда бик күп төрле токымдагы песиләр яши. Һәр токымның үзенә генә хас үзенчәлеге бар, кайсыдыр бик иркә, кайсы чыдам, нык, кайсы бик батыр, ә кайсыбер токым вәкилләре бик оста аучылар. Йоннары да төрле-төрле.

Менә кайберләрен карагыз: Себер песие. Бенгаль мәчесе, кимрик, сиам мәчесе, Сингапур мәчесе, Персид мәчесе, Чаузи, Корат һ.б..

- Төнлә йокламыйча тычканнар , тотарга ярата торган җәнлек кайсыгызның өендә яши?

- Аларны ничек атыйлар?

Песи кешенең өендә күптәннән яши. Ул тычкан тотып кына ятмый. Әле ул һава торышын да алдан әйтеп бирә икән.

Кем белә, ул моны ничек эшли икән?

(Бүген мәче тырнаша: буран булыр.

Песи мич башына менеп ятса, суык; идәнгә ятса, җылы була

Кыш көне идәнне тырнаса- буран булыр, җәй көне яңгырга.

Борынын аягы белән капласа - салкынга, идәндә йокласа - җылы булыр.)

- Ә нинди сынамышлар песи белән бәйле?

а) Песи юынса, кунак килер.

б) Кара песи юлны аркылы чыга икән - бәхетсезлеккә.

Бу хорафат. Мондый юрауларга ышанырга ярамый.

Б) Песи рәсемен ясау эзлеклелеген аңлату.

Песиләр турында күп сөйләргә була, ләкин безнең төп бурыч аның рәсемен ясау.

Песине төрле халәттә итеп ясарга була: табышын саклый торган итеп, уйный торган итеп тә. Без ял итә торган хәлдәгесен ясарбыз.

  • Рәсемгә игътибар белән карагыз әле.

  • Песи нинди өлешләрдән тора? ( Баш, гәүдә, аяклар, койрык)

  • Баш нинди формада? ( Овал)

  • Ә колаклар? ( Өчпочмак)

  • Гәүдә? (Озынча овал)

В) Тактада рәсем ясау эзлеклелеген күрсәтү.

(Тактага рәсем ясау эзлеклелеген күрсәткән схема да куела.)

5. Рәсем ясау эзлеклелеген ныгыту.

6. Фолоу зе лидер структурасы буенча физкультминут.

- Рэсемне ясауга керешкәнче бераз ял итеп алыйк.

7. Мөстәкыйль эш. Рәсем ясау.

Индивидуаль ярдәм итү.

8. Йомгаклау.

- эшләргә анализ ясау;

-Эшләрдән күргәзмә.

9.Рефлексия

Тэйк оф-тач даун структурасы.( Укытучы әйткән фикерләр белән килешүче укучылар урыннан торып баса, килешмәүчеләр утырган килеш кала.)

- Дәрестә мин күп белдем, миңа кызык булды!

- Белгәннәрем белән дусларым белән дә бүлешә алам!

- Мин уйлыйм, соңыннан җавап бирермен.

9. Өй эше: Үз песиегез турында кыскача хикәя төзеп килергә.

Кулланылган әдәбият: "Мәгариф" журналы, №2, 2014 ел;

Интернет-ресурслар.

© 2010-2022