Бердәм дәүләт имтиханына этаплап әзерләнү

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бердәм дәүләт имтиханына этаплап әзерләнү


Бердәм дәүләт имтиханы. Бу мәсьәлә менә берничә ел инде укытучыларга да, ата-аналарга да һәм билгеле инде, укучыларның үзләренә дә тынгы бирми. Шуңа да карамастан без, укытучылар, балаларны имтиханга әзерләргә тиешбез.Мин бу эш этаплап барырга тиеш дип уйлыйм. I этап урта сыйныфларда башлана. 5 нче сыйныфтан алып укучыларны тест төшенчәсе белән таныштыра башларга кирәк. Моны уен формасыннан башлау дөресрәктер. Мәсәлән "Йолдызлы сәгать", "Кемнең миллионер буласы килә?", "Тамчы-шоу" уеннарында укучылар бик теләп катнаша. Алар анда сорауга җавапны сайлап алырга өйрәнә. Соңрак тестны укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшерү ысулы буларак кулланырга кирәк. Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен тестлар җыентыклары һәм дисклар чыгарылды. Мәсәлән Николай Валентинович Максимовның "Татар теленнән тестлар" китабы Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү өчен тәкъдим ителә торган ярдәмлек. Тестлар БДИ төзелгән тестлар кебек, өч өлештән - А,В,С өлешләреннән тора, һәм җаваплар да, алардагы кебек, 2 дән 0 баллга кадәр бәяләнә. Шулай ук "Маi тест» программасы ярдәмендә үзем тестлар төзи башладым. Бу очракта сыйныфның белем дәрәҗәсен күз алдында тотам. Эш барышында ачык һәм ябык тестлар кулланам. Ачык тестларда җавап бирелми, укучы үзенең белем һәм күнекмәләренә таянып җавап яза. Ябык тест берничә вариант җавапны үз эченә ала. Тест эшләргә өйрәтүнең беренче принцибы -"алга, алга, алга" - укучы белмәгән яки кыенсынган биремне калдырып торырга, соңрак кире әйләнеп кайтырга өйрәнергә тиеш. Икенче принцип - игътибарлылыкны арттыру. Моның өчен күбрәк хәтер диктантлары яздырырга тырышам. Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек тест эшләргә өйрәнү генә түгел бит әле. Икенче этапта татар теле кагыйдәләрен үзләштерүгә зур игътибар бирергә кирәк. Бу очракта терәк схемалар ярдәмгә килә. Терәк схемалар куллану исә укучыга сөйләм предметын сайлаганда туа торган кыенлыкны киметә, чөнки схемада җавап өчен төп мәгънәви терәкләр күрсәтелеп бирелә. Терәк схемаларны әдәбият һәм татар теле дәресләрендә дә кулланам. Мәсәлән үзләштерү өчен кыенрак булган "Сан" темасына тукталып китәм. Бу темага да шулай ук терәк схема төзелә. Сан, барыбызга да мәгълүм, үзенчәлекле сүз төркеме: аны сүз белән дә, гарәп һәм рим цифрлары белән дә биреп була. Рим цифрларының дөрес язылышы кыенлык тудыра. Күп очракта, бигрәк тә вакытлы матбугатта, телевизор экраннарында да саннарны куллануда хаталар күзәтелә. Шуны искә алып, санның дөрес язылышына аеруча зур игътибар бирергә тырышам. Имтиханга әзерләнүнең III этабы укыту планына үзгәреш кертү белән бәйле. Бу - электив курслар. Монда укучылар ике төркемгә бүленә, шулай итеп индивидуаль якын килеп эшләү мөмкинлеге туа. Электив курсларда мин күбрәк С вариантын эшләүгә басым ясыйм. Төп максат - укучыларны үз фикерен дөрес һәм матур итеп, телдән һәм язмача белдерергә өйрәтү. Төп эш - инша язарга өйрәтү. Иншаны текстны тулаем өйрәнеп бетергәч язарга өйрәнәбез. Беренче дәрестә яңа сүзләр белән танышу, аларны сөйләмгә кертү; икенче дәрестә текст белән танышу, сораулар бирү: башта укытучы бирә, аннан соң укучылар бер-берсенә бирәләр, китапны ябып, текстның төрле урыныннан сораулар бирергә була. Балалар диалогик сөйләмгә чыгалар, аннан монологка. Ә соңгы дәресләрдә, укучылар белән иншага план төзергә, инша язарга була.


Бердәм дәүләт имтиханына этаплап әзерләнү


Материалны туплады:

Лекарево урта мәктәбенең

татар теле укытучысы

Һадиева Р.М.






© 2010-2022