Мероприятие «Алтын тарак»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Максат: Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга хөрмәт, ихтирам тәрбияләү

һәм аның иҗатына зур кызыксыну уяту.

"Г.Тукай исемендәге Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы"

хезмәткәрләре белән очрашу.

Балаларны китап укуның ничаклы әһәмиятле булуына инандыру,

эстетик һәм әхлак тәрбиясе бирү.

I . Оештыру эшләре.

  1. Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр ясау һәм күргәзмә оештыру.

  2. Очрашуга чакыру билетлары ясау.

  3. Шигырь конкурсы оештыру һәм финалга чыккан берничә кызны "Су аналары" ярышына әзерләү

  4. Һәрбер "Су анасы"на бирем бүлеп бирү, аларның әзерлекләренә җитәкчелек итү, ата-аналар белән очрашу, киңәшләшү.

  5. Залны бәйрәмчә бизәү: рәсем конкурсы, Тукай китаплары күргәзмәсе, һәр су анасының үз почмагы - үз басмасын булдыру, зур итеп, матур итеп ясап куелган әкият геройлары урнаштыру.

I I . Җитәкче укытучының кереш сүзе:

Хәерле көн, балалар! Бүген бездә кунакта - "Г.Тукай исемендәге Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы" хезмәткәрләре.

Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, әле кайчан гына үзебез Тукай-Кырлай авылында искиткеч матур бәйрәм - Нәүрүз бәйрәмендә булып кайткан идек. Сөекле шагыйребез, Тукай абыебызның туган көненә багышланган кичәбезгә килүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә.

Хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм балалар! Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм.

Апрель иртәләре, кошлар авазы, беренче умырзая чәчкәләре, юмарт кояш нурлары сезгә бары тик бәхет-шатлык кына алып килсен!

Ә хәзер сүзне балаларга бирәбез:

Алтын тарак кемгә тәтер...

( Г.Тукай әкиятләренә багышланган кичә - " Су аналары" ярышы)

Жыр: " Бәйрәм бүген"

1 укучы.

Татар дигән бөек бер милләт бар

Шигъриятле,динле, иманлы.

Язмыш юлы тоташтыра аның

Тарих белән безнең заманны.

Шул милләтнең газиз бер улы бар,

Саф йөрәкле,шигъри,пакъ җанлы.

Дәрья булып ташкан тирән хисле,

Баһадирдай көчле һәм данлы.

2 укучы.

Бу - Тукаең синең,бөек халкым,

Мәгърифәтле, динле бер балаң.

Күпме еллар үткән... тик шулай да

Җырларыма аны мин салам.

Бу - Тукаең синең,ак милләтле,

Газиз улың сине сөюче.

" Милләтеңнән, динең, телеңнән дә

Кадерлерәк ни бар?" - диюче.

3 укучы

Бу - Тукаең синең, мәшһүр Кырлай,

Урманыңның моңлы җырчысы

Кара урманнарны яктыртучы

Йолдызларның иң - иң нурлысы.

Бөек Тукай - газиз җир - суымның

Иреккә сусаган саф комы,

Җир - Ананың бөек яклаучысы,

Җир шарының якты балкышы.

4 укучы

Тукай дигән бөек бер шагыйрь бар,

Саф йөрәкле шагыйрь татарда.

Еллар үткән саен аның моңы

Күңелләрдә кабат яңара.

Аның әкиятләрен тыңлап үскән

Һәр баласы шушы милләтнең

Шигырьләре белән бик күпләрнең

Күңел кылын Тукай тибрәтте.

Язлар җиткән саен синең исемең

Чәчәкләргә, данга күмелә.

Бөек Тукай, мәшһүр шигырьләрең

Мәңге яшәр халкың күңелендә.

Җыр: " Тукай иртәсе".

Алып баручы.

Кадерле балалар без Тукайны да, шулай ук аның әкият геройларын да бик яратабыз. Безнең кичәгә берсеннән - берсе матур, берсеннән -берсе сылу " Су аналары кунакка килгән,әйдәгез аларны каршы алыйк.

Музыка

5 укучы

Безнең алда нинди уңган матур кызлар, һәрберсе ни уйлавын сезгә әйтер,

һәрберсе күрсәтәчәк үз һөнәрен

Сынап карыйк, алтын тарак кемгә тәтер?

1 бирем.

һәр "Су анасы" үзе белән таныштыра һәм Г.Тукайның әкиятләренә ясаган иллюстрацияләрне жюрига тапшыра.

2 бирем.

Г.Тукай шигырьләренә конкурс.

6 укучы

Г. Тукай кыска гына гомере эчендә искеткеч шигырьләр язып калдырырга өлгерә. Аның шигырьләрендә үткен теллелек, башка беркем дә кулланмаган үзенчәлекле алымнар хас. Тукай кечкенә генә җитешсезлекләрне күреп ала, алардан ачы итеп көлә белә. Туган иленә, теленә, табигатенә дан җырлый. Әйе , шигырьләрен язмый, җырлый. Шигырьләре аша шагыйрь үзенең милләткә тугрылыгын белдерә.

Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләү :

" Шаян песи".

" Безнең гаилә".

" Эшкә өндәү".

" Яз хәбәре"

" Бәхетле бала"

" Сабыйга"

3 бирем " Су аналары" җыр буенча ярыша.

4 бирем.

Табышмаклар әйтешү. ( Табышмакларның җаваплары Г.Тукай әкиятләре геройлары булырга тиеш, һәр " Су анасы" үзе уйлап әйтә.)

5 бирем.

Су аналары биеп ярыша.

6 бирем. " Тукай шигырьләренә ияреп" - иҗади бирем.( алдан өйгә эш итеп бирелә.) Мәсәлән:

Төштә.

Тукай абыйны мин төштә күрдем.

Әйтерсең лә, Ашытбашка килгән.

Кара камзул, ап-ак күлмәктән ул,

Бик тә матур кәләпүшен кигән.

Утырган ул бик матур пар атка,

Уң ягында, әнә, Шүрәле.

Су анасы артларыннан чаба,

Абау, җаным, хикмәт күр әле!

Ә Шүрәле, имеш, бик акыллы.

Уйнамый ул кети-кети дә.

Тырнакларын кискән, мөгезен кыскарткан

Нидер сөйли, хәтта көлми дә.

Тар тыкрыкта - Кәҗә белән Сарык

Печән аз булудан зарлана:

"Бәрәңге дә юк бит капкаларга,

Җитте хәзер шундый замана..."

Барысы да миңа төбәлгәннәр...

Минем кулда, имеш, алтын тарак.

Тукай абый күзен кысып алды.

Сынамаклык өчен тора карап.

Ә тарагым шулчак очып китте,

Әйтерсең лә алтын күбәләк.

Су анасы китереп башка сукты...

Уянып киттем шунда тәгәрәп.
Конкурска йомгак ясала. Сүз жюри - музей хезмәткәрләренә бирелә. "Алтын тарак тапшырыла"

7 укучы

Татар теле - минем туган телем Дөньядагы иң - иң камил тел;

Тукай теле, Такташ, Җәлил теле -

Күңел бакчамдагы гүзәл гөл.

Күмәк җыр : " Туган тел"

© 2010-2022