Праздник Хуш, әлифбам!1 класс

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Укытучы. Шатлык. ( Р. Корбанов) Авызларны ера шатлык- Көлү булып йөзгә чыга. Шатлык керсә бүлмәләргә, Тәрәзәләр шыр ачыла. Урамнарга чыга шатлык Калмый торып өйдә генә. Дөнья буйлап китә шатлык Сарылып җил итәгенә. Бакчаларга керә шатлык, Ачыла бөреләр булып. Бүләк итеп бирелергә Шытып чыга гөлләр булып. Шатлыклардан шатлык туа, Әверелә матур җырга. Бары тик бер шатлык кирәк Җир төренсен өчен нурга. - Хөрмәтле әти- әниләр, кадерле балалар! Чынлап та, бүген бездә зур шатлык, зур сөенеч - Әлифба бәйрәме. Яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Алар Әлифба белән саубуллашырга җыелдылар. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне - кечеләрне ихтирам итәргә, иптәшләре белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр. Хөрмәтле әти-әниләр! Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур! Әлбәттә, сездән башка, бу кадәр эшне башкарып чыга алмас идек. Рәхмәт барысы өчен дә! Бәйрәмегез котлы булсын!
1 нче укучы. Бездә бүген зур бәйрәм, Олы шатлык, тантана! Сөекле Әлифбабызга Кичәбез багышлана. 2 нче укучы. Күчкәнме бу залга Дөньяның бар яме? Күңелләр түрендә - Әлифба бәйрәме. 3 укучы. Бу матур бәйрәмгә Кушыл, дус, әйдәле! Мәктәпне гөрләтсен Әлифба бәйрәме!

4 укучы. Без көлдек тә, еладык та,

Шатландык һәм көендек.

Хәреф арты хәреф белдек,

Сүзләр төзедек, сөендек.
5 укучы. Хәрефләрне тиз өйрәндек, Сүзләр төзеп уйнадык. Көн дә иртән сагынып килдек, Мәктәптән без туймадык. 6 укучы. Язарга да өйрәндек Ручка тотып кулларга. Хәрефләрне тездек без Тигез матур юлларга.

7 укучы. Бүген сезнең алда без Зур сынаулар үтәрбез Үзебезнең осталыкны Сезгә дә күрсәтербез. 8 укучы. Зур ярдәм итәр безгә Дәрестә алган белем Таяныч булыр юлда Әлифба биргән белем

9 укучы. Әлифба - ул дөньядагы Иң матур, затлы китап; Белемгә юл күрсәтүче, Әйдәүче яхшы китап. " Хәрефле шакмаклар" җыры башкарыла.
Ишек шакыйлар. Гыйлем иясе керә.
Укытучы. Балалар безнең бәйрәмебезгә белем иленнән Гыйлем иясе килгән. Рәхим ит, түрдән уз, безнең кадерле кунагыбыз. Гыйлем иясе. Исәнмесез балалар!. Исәнмесез әти - әниләр, кунаклар, укытучылар! Мин сезне бәйрәм белән котлыйм! Балаларны белем серләренә өйрәтүче укытучыларга һәм укуда балаларга ярдәм иткән өчен әти - әниләргә зур рәхмәт белдерәм. Рәхмәт, Сезгә! (башын ия). Ә сезне, беренче класс укучылары, әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм! Минем серле китап - сумкамда бүләкләрем, яхшы билгеләрем дә бар. Ләкин аларны мин тиз генә бирмим әле, минем сезгә биремнәрем, уен - ярышларым бар. Башлыйбызмы? Сез әзерме? " Кем өлгер? " ярышы. ( Гыйлем иясе сораулар бирә, балалар җавап бирә). * Татар телендә ничә хэреф бар? * Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? * Тартык авазлар ничә? * Сузык авазлар ничә? * Хәреф аваздан нәрсә белән аерыла? * Татар телендә нинди тавышсыз хәрефләр бар? * Нинди хәрефнең баш хэрефе юк һәм ни өчен? * Нинди хэрефләр татар телендә генә кулланыла?
Гыйлем иясе. Мин сезгә бер уен да алып килдем.: "Алма" уены. Уенда катнашучылар А хәрефенә башланган сүзләр уйлагыз. Менә сезгә алма. А хәрефе белән сүз әйтеп, яныгыздагы иптәшегезгә алманы тапшыра барыгыз. Хаталанучылар яки сүз таба алмаучылар уеннан чыга бара. Башладыкмы?
"Алма " уены. Күп сүз табучылар билгеләнә.
Гыйлем иясе. Минем бу бәйге соравыма бик яхшы җавап бирдегез. Рәхмәт, балалар. Ә хәзер мәсьәләләр чишә беләсезме, шуны билгеләрбез. Алмагачта 5 алма Алар пешкән алланган. Берсен алды Әнисә Агачта калды ничә?



Бер куян басып тора, Бер куян ята посып Йөри дүртесе уйнап- Йә, әйт әле син уйлап?
7 малай урамга Чыкты футбол уйнарга. 3 әү килде тагын да Исәплә син барын да. Балалар, сезнең җитезлелегезне дә тикшереп карыйк әле. Менә бу конвертта төрле рәсем өлешләле бар. Шулардан сезгә тулы рәсем төзергә кирәк. Гыйлем иясе. Дөрес, мәсьәләләрне дә әйбәт чиштегез. Ә хәзер рус телендә алган белемнәрегезне тикшерик. Я вам приготовила несколько заданий. Теперь будем соревноваться. Кто у нас самый сообразительный, грамотный? ( На доске ребусы). Внимательно посмотрите и составьте слова. Рәхмәт сезгә, балалар. Сез бик тырыш, яхшы балалар икәнсез.
Укытучы. Әле безнең укучылар рәсем ясарга да, җырларга да бик яраталар. (Рәсем күргәзмәсен карау). Ә иң яраткан тагын бер дәресләре - физкультура. Хәзер балаларның физкультура дәресендә өйрәнгән физик күнегүләрен карап китик.
Музыка астында физик күнегүләр ясау. Бию.
Укучылар физик күнегүләрнең нинди әһәмияте бар? - Сәламәтлекне ныгыта - Организмны чыныктыра. - Көн буе күтәренке күңел белән йөрергә, тырышып укырга ярдәм итә. Сәламәт булу өчен тагын нәрсәләр эшләргә кирәк? (Юынырга, тешләрне чистартырга, дөрес тукланырга, ашаганда сөйләшмәскә)


Укытучы. Рәхмәт укучылар. Сез матур итеп шигырьләр дә сөйли беләсез, матур итеп җырлыйсыз да, сорауларга да дөрес, төгәл итеп җавап бирдегез. Ә моның өчен сез кемгә рәхмәтле инде. Укучылар. Әлбәттә Әлифбага. Укытучы. Әйдәгез, аңа рәхмәт әйтик. 1 укучы. Хушлашабыз синең белән, Сау бул, сау бул, Әлифба! Изге китап булып мәңге Каласың син тарихта. 2 укучы Безнең сөекле дустыбыз, Кадерле Әлифбабыз! Рөхсәт ит "Зур рәхмәт, Мең рәхмәт", дияргә
Әлифба. Нәни дусларым, Фәкать Әлифба- Рәхмәт сезгә дә, Белемгә нигез. Әлифбаны нык Үзләштергәнгә. Зур доктормы ул, Укытучымы, Белем сараен Яки төзелештә Керергә ачып, Бер инженермы, Сезнең кулларда Космонавтмы ул, Хәзер бар ачкыч. Әллә галимме, Агроном, яисә Һәрбер укучы Гади эшчеме, Бик күп укысын! Үтәргә эшнең Китап иң якын Кечесен, зурын Дустыгыз булсын! Әлифбадан ул Башлаган юлын. Нәни дусларым, Шуны белегез:
3 укучы Әлифба, Әлифба Китәсең бит инде Җыр итеп җырлыйбыз Иң соңгы битеңне.

"Әлифба" җырын башкару.

Әлифба. Кадерле балалар! Мин китәм, хушыгыз! Бәхетле булыгыз, Гел бишкә укыгыз


Укучылар. Рәхмәт сиңа Әлифба! Хуш, хуш Әлифба! "Әлифба" чыгып китә. "Туган тел" керә.
Туган тел. -Исәнмесез кадерле дуслар һәм килгән кунаклар.

  • 4 укучы. Исәнме, китап!

Төшеп басмадан,

Син әле бер дә

Битең ачмаган.

5 укучы. Тышлыгың матур,

Ала күз явын.

Каян тапканнар

Шундый буявын?

Укытучы:Кадерле Туган телебез, балалар сиңе бик көттеләр. Алар сиңа шигырьләр сөйләргә һәм җырлар бүләк итәргә телиләр.

6 укучы. Дөньяда иң-иң матур ил

Ул - минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул - минем туган телем.

7 укучы. «Балам!» - диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

«Әнием!» - дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

8 укучы. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

9 укучы. Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

"Туган тел" җыры.

Туган тел:

Рәхмәт, булдырдыгыз! Ана телебездә бигрәк матур сөйләшәсез икән. Мин сезге татар теленең матурлыгын, байлыгын, зирәклеген тагын да тирәнрәк күрсәтермен, шигырь, хикәяләр, әкиятләр укытырмын.

(Туган тел һәм татар теле китапларын тарата).

(Шулвакыт ишектән атылып - бәрелеп бер малай йөгереп керә). Малай. Әй, нишлисез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз? Укытучы. Абау кем бу? Нинди тәртипсез малай бу? Ишек шаку юк, исәнләшү юк, атылып бәрелеп килеп кердең. Син укучымы соң? Малай. Мин укучы түгел, ләкин укучы булсам да, өй эшләрен эшләмәс идем. Сез дә эшләмәгез. Нәрсәгә ул өй эше? Рәхәтләнеп уйнамыйча? Укытучы. Абау, кем соң син малай, ә? Безнең балаларны әшәкелеккә өйрәтеп йөрисең бит. Малай. Танымыйсызмы? Белмәсәгез, белегез (Кофтасын салып ыргыта, анда "2" ле дигән язу килеп чыга.) "2" ле билгесе булам мин! Сезнең классыгызда калырга дип килдем. Укытучы. ( Малайның кофтасын алып бирә). Ә менә ни өчен шундый тәртипсез, таркау икән ул. Ишек шакып керәсен дә белми, исәнләшә дә белмәде, балаларны кыерсытты, өй эшләрен эшләмәскә өйрәтеп маташа. Бары тик "2" легә укучы гына эшли ала бу эшләрне. Балалар, безнең арабызда андый балалар бармы соң? Укучылар. Юк, юк.. Укытучы. Дөрес, балалар, безнең класста андый укучы юк. "2" ле алганыбыз да юк, киләчәктә алырга да язмасын.Димәк "2" ле без сине кабул итмибез. Син безгә кирәк түгел. Бар кит. ( "2" лене төртеп ишектән чыгарып җибәрәләр. Йөгереп "3" ле килеп керә дә ишек төбендә туктап кала).

Укытучы. Балалар, ә сез нинди билгене яратасыз7

Укучылар. "5"лене.

Укытучы. Ә "5" ле билгесе безнең Гыйлем иясенең сихерле сумкасында.

Гыйлем иясе. Балалар, сезне бәйрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга да дөрес, төгәл җавап биргәнегез өчен, "5" ле билгеләре белән бүләклим. Сезнең һәрвакыт "5"легә генә укуыгызны телим.


( Балаларга "5"ле билгеләре тарата)

Укучылар.

Сезнең алда вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

"2" ле алмаска,

Тырыш булырга,

"5" кә укырга.

Укытучы. Кадерле укучылар! Сезгә белем үрләрен яулаганда күп тырышлыклар, түземлекләр кирәк булыр. Мин сезгә уңышлар телим.


© 2010-2022