Тема: Ибраһим Гази “Сиртмәкойрык” әсәре. (4сыйныф өчен әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе)

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әтнә муниципаль районы "Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе Олы Әтнә урта мәктәбе"













Тема: Ибраһим Гази "Сиртмәкойрык" әсәре.

(4сыйныф өчен әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе)





Укытучы: Камалиева Гөлнара Ильяс кызы

















2014ел,ноябрь

Тема: Ибраһим Газинең "Сиртмәкойрык" әсәре.

Максат: 1. Укучыларны И.Газинең "Сиртмәкойрык" әсәре белән таныштыру;

2. Укучыларның аңлы, йөгерек, матур сөйләмнәре өстендә эш;

3. Укучыларда кошларга, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: Уку китабы 4класс, 1кисәк, 86-89 битләр ,УМК "Перспектива"

Җиһазлау: язучының портреты, презентация, тест сораулары.

Дәрес төре: Яңа белем бирү.

Дәрес барышы. 1. Оештыру моменты. Балалар, әйдәгез, барыбыз да матур итеп басып, кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк. Куллардан -кулларга җылылык, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирә дә инде. 2. Уку мәсьәләсен кую Укучылар, бүген дәрескә килгәндә, әниемнең һәрвакыт әйтә торган киңәшен искә төшердем. Шуңың белән сезне дә таныштырасым килә. " Балам, кирәкмәгәнгә ашыкма, яхшылык,игелеклелек эшләргә ашык"-ди (яхшылык,игелеклелек сүзе ябылган).(слайд 1) Игътибар иттегезме, минем ике сүзем төшеп калган. Әйдәгез, шул сүзне белү өчен Ибраһим Газинең "Сирмәкойрык"хикәясе белән танышыйк. Рәсемгә карап, сиртмәкойрык кошын сурәтләү. (слайд 2)
- Тышкы кыяфәте нинди? - Койрыгы? - ни өчен сиртмәкойрык дип атала? Сиртмәкойрык әсәре өстендә эш. 1. Сүзлек эше Сиртмә - алгы башына чиләк, икенче башына авыр әйбер тагылып, кое баганасына аркылы беркетелгән юан колга. Тергезергә - терелтергә Баксам - карасам. 2.Укытучының үрнәк укуы,балалардан укыту. 3.Әсәрдә катнашучы геройларны санап чыгыгыз.Бу әсәре белән безгә язучы нәрсә әйтергә теләгән? (Яхшылык,игелеклек эшләргә кирәк, мәрхәмәтле булырга,кошларны рәнҗетмәскә кирәк) характеристика бирү. Ана кош Бала кош Автор-малай төп герой(характеристика бирү). Без -катнашучылар. Раунд Тэйбл (Бер бит кәгазьгә әйләнә буенча малай образына характеристика язарга,һәр өстәлдән бер укучы җавап бирә) Автор-малай төп герой (Яхшы,эшчән,игелекле,рәхимле,мәрхәмәтле,шәфкатьле,матурлык яратучы).

4.

  • Ана кош бала кош өчен ничек борчыла? Әниләрегез дә сезнең өчен шулай борчыламы? Кайсы вакытта?
  • Мичкә эчендә ситрмәкойрык баласын тапкач, нинди хисләр кичерә?


Физкультминутка.Классбилдинг(Дүртәрләп төркемнәрдә берләшү,музыка астында алдагы укучы эшләгән хәрәкәтләрне эшләү,сигнал буенча укучылар урыннарын алыштыралар).

5. Әсәрне вакыйгаларга бүлү. (Вакыйгаларны бер тәртипкә салырга)Континиус Раунд Робин (Дүртәрләп төркемдә фикерләшү,кулга кул тотынып эшнең беткәнен хәбәр итү,төркемнән укытучы билгеләгән укучының җавап бирүе) 1. Сиртмәкойрык нинди кош? 2. Сиртмәкойрык гаиләсе нинди авыр хәлгә төште? 3. Малай кошны ничек коткарды? 4. Кошчык белән саубуллашу. Тикшерү. (слайд 3)Тэйк оф-тач даун (Укытучы сорау бирә, җаваплары бертөрле булган укучылар басалар һәм утыралар).

6. Кошчык ни сәбәпле терелә? - Кошчык бик чыдам була. - Ул әле бик кечкенә була. - Кошчыкның әти - әниләре бик борчылалар. - Малай кошчыкны мичкәдән ала, өйгә алып керә, каурыйларын киптерә, җылыта.

7. синквейн төзү Сиртмәкойрык Җитез, өлгер, күчмә, озын койрыклы , тырыш Оча, чүпли, сикерә, җим ашый, бала чыгара Кош Сиртмәкойрык матур, гаҗәп кош



11. Автор нәрсә турында сөйләргә теләгән? - малай белән сиртмәкойрык турында; - кошлар турында; - малайлар турында; -малайның кошларга игелекле, рәхимле, яхшы мөнәсәбәте турында.

12. Әсәрнең жанрын билгеләү. (слайд 4) - Хайваннар турындагы әсәрләр; - Маҗаралы әсәрләр; - Фәнни - популяр әсәрләр; - Әкиятләр. - Әдәби әсәр.

Тест (слайд 5) 1.Өй кыегына нинди кошлар килеп оялаган? А)Карлыгач Б)Чыпчык В)Сиртмәкойрык

2.Хикәядә төп герой А)Ана кош Б)Малай В)Бала кош

3.Язучы кошларны кемнәргә охшатып сөйли? А)Кошларга Б)Кешеләргә В)Хайваннарга

4.Өзекне ,төп геройның эшләренә ,сыфатларына карап,тагын ничек атап булыр? ________________________________________________________________________ 13. Укучылар, дәрес башында әниемнең киңәшен искә төшергән идем. Анда төшеп калган сүзләрне куярга кайсыгыз ярдәм итә. "Балам, кирәкмәгәнгә ашыкма, яхшылык,игелеклелек эшләргә ашык"-ди (яхшылык,игелеклелек сүзе ачыла). (слайд 6)



Йомгаклау.
  • Кайсы язучы турында үттек?
  • Ибраһим Газинең нинди әсәрен өйрәндек?
  • Бу әсәре безне нинди булырга өнди?

Өй эше.

1."Минем яхшы эшләрем"хикәя төзергә.

2.86-88 нче бит эчтәлек сөйләргә.

© 2010-2022