Туган ягымда-ямьле яз!

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Туган ягымда- ямьле яз!

Максат:

ТБУУГ: Балаларны табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән таныштыру.

ШУУГ: Туган якның уянып килүче табигатенә мәхәббәт уяту, елның һәр вакытыннан ямь табарга өйрәтү.

КУУГ: Туган як табигатен саклауда һәркемнең үз өлеше керергә тиеш-леген,чәчәкләр, яшелчәләр утыртуда ,бакча тирәсен чистартуда катнашырга кирәклеген аңлату.

РУУГ: Өйрәнгәннәрне истә тотып сорауларга тулы җавап бирү.

Җиhазлау: презентация, язга карата картиналар, рәсемнәр, шигырьләр.

Материал: Ф.Җ.Ибраһимова "Табигатьбизәкләре"," Табигатьнең сафлыгы-күңелеңнең пакълеге" китаплары.

Дәрес тибы: катнаш

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья

Төркемнәрне оештыру: парларда, индивидуаль

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты (КУУГ)

- Исәнмесез укучылар!Барыбызда тышка күз салыйк әле.Тышта нинди матур?

Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве шулаймы?

Елмаеп яшәсәң көн саен

Укырга,уйларга бик җайлы.

II.Актуальләштерү. (ШУУГ, КУУГ) -Укучылар! Әйдәгез кыш айларын һәм кышкы үзгәрешләрне искә төшереп китик әле.Нинди кошлар бездә калдылар?Кыш турында нинди табышмаклар,сынамышлар ,шигырьләр исегездә калды?

III.Проблема кую. (РУУГ ) (Табышмак әйтү,җавабын табу.)

Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде;

Егълап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая,төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт,я әйтеп кара. (яз)

- Яз айларына нинди айлар керә?

-Димәк без бүген сезнең белән нинди ел фасылы турында сөйләшербез инде?

IV.Проблеманы чишү. (ТБУУГ,ШУУГ) (слайд 1)

1. Кереш әңгәмә.

-Балалар әйтегез әле, яз нинди соң ул? Ул вакытта табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (балалар язны тасвирлап сөйлиләр: көннәр озая, төннәр кыскара, кояш ныгырак җылыта, карлар эри, гөрләвекләр ага, агачлар яфрак яра, кошлар җылы яктан кайталар, тамчылар тама,бөҗәкләр уяна, табигать җанлана һ.б.)

- Без кошларны ничек каршы алабыз? (Кошларга оялар ясыйбыз.)

2. Презентация белән язгы үзгәрешләрне аңлату.

1)Март ае белән танышу: (слайд 2-4)

Тамчы тама кыектан,

Турылап та кыеклап.

Тамчы тама тып та тып:

"Булмый язны туктатып!"

Төнлә суык шарт та шорт

Кайсы ай бу? (әйе март) Март - язны башлаучы ай.Икенче төрле аны Яктылык язы дип атыйлар.Бер карашка урамнарда бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек:шул ук кар, шул ук агачлар.бары тик кояш кына күз камаштыргыч якты.Тәүлекнең якты өлеше һаман арта.Төн озынлыгы белән төн озынлыгы тигезләшә.Шуңа күрә 21 мартны язгы көн-төн тигезлеге дип йөртәләр.Бу вакытта кышны озату, язны каршы алу бәйрәме- Нәүрүз үткәрелә. Март аенда бурсыклар,тиеннәр,бүреләр балалый.Пошиларның гыйнвар аенда төшеп калган иске мөгезләре урынына яңалары үсеп чыга. Язның беренче хәбәрчеләре кара каргалар килә. 2)Апрель ае белән таныштыру.(слайд 5-7) Ага юлдан гөрләвек, Кар эчендә күлдәвек. Агачларда бөреләр Җиләк кебек эреләр. Тауда үлән терелә. Кайсы айда? (апрельдә)

"Апрель җитсә ,яз җитәр,эреп-агып кар китәр" ди халык.Кояш җиребезгә җылысын да,яктысын да бик юмарт бирә.Боз китүләр,су ташулар башлана. Шуңа күрә апрель аен Су язы дип атыйлар.Апрель әле ул кошлар ае да.

Кошларның күбесе безгә шушы айда кайта. Кояшның беренче җиңүе - кырларда. Урыны белән карлар эреп бетеп ,беренче кара җирләр күренә башлый.Яр буйларында үги ана яфрагы чәчәк ата. Беренче чәчәкләр умырзаялар,нәүрүз гөлләр күренә башлый. Икенче җиңүе -елгаларда."Язгы боз ястык калынлыгы булса да,ышанма!" ди халык.Чөнки йомшарган боз ярылырга гына тора. Боз китүләр,су ташулар башлана.Шулай итеп су язы башлана. Урман яшеллеккә төренә.Барлык җырчы кошлар туган якларына кайталар.Бөҗәкләр уяна,җәнлекләр балалый.Урманга җан керә.Бу кояшның өченче җиңүе була.

V.Ял минуты.("Яз килде" уены) (КУУГ)

Менә инде яз килде, (кулларны алга сузып күрсәтәләр)

Түбәдән тамчы тама,(бармак очлары белән уч төпләренә чиртәләр)

Көндез көн җылы була ,(куллары белән җил китерәләр)

Суыта кичкә таба, (куллары белән үзләрен кочалар)

Тамчылар бии тып та тып,(бармак очларын биетәләр)

Тамчылар сикерәләр, (урында сикерү)

Аларны булмый туктатып, алар яз китерәләр.(кулларын як-якка җәяләр)

VI.Белемнәрне беренчел ныгыту.( ТБУУГ, ШУУГ)

1.Май ае белән танышу (слайд 8-10)

Шау чәчәктә агачлар-

Чияләр, алмагачлар.

Ак болыт төшкән кебек

Шомыртлар ап-ак күбек.

Тынмый кошлар сайравы.

Кайсы ай бу? (Май ае.) Май табигатьнең ямьгә, яшеллеккә төренгән ае.Яшеннәр яшьнәп,җылы яңгырлар явып үтә. Җир өстендәге яшел келәмгә төрле чәчәкләр сибелә.Май башында каеннар яшәрү белән Яшеллек язы башлана.Тәүлек буе бертуктамый кошлар сайрый. Авылларда чәчү өсте җитә.Шуңа да инде майны "Сабан ае" дип йөртәләр.Бакчаларда язгы эшләр башлана.Сирень чәчәк ату белән ,язның соңгы чоры -Җәй алды башлана. 2.Уен "Белемеңне тикшер" (презентация буенча һәр айга туры килгән үзгәрешләрне әйтү слайд 11) 3. Бирелгән җөмләләрдән яз ел фасылын табу. (слайд 12)

Салкын җилләр исә.Көннәр кыскара, ә төннәр озыная.Җир өсте ак кар беләнкаплана. Кешеләр җылы киемнәрен кияләр.

Яңгырлар еш ява.Күк йөзендә кара болытлар йөзә.Кошлар җылы якка китәләр.Кыргый җәнлекләр кышка әзерләнә.Агачларның яфраклары коела. Кар эри,көннәр җылына һәм озыная.Беренче чәчәкләр чыга.Агачлар яфрак яра.Кошлар җылы яклардан кайта. Көннәр бик эссе.Күбәләкләр. Бал кортлары очып йөри.Рәхәтләнеп су коенырга, кызынырга була.Болыннарда матур-матур чәчәкләр үсә. 4.Ел фасыллары турында серле әкият уку. Караңгы төндэ иксез-чиксез күк йөзендә энже ташлары кебек сибелгән йолдызларны һәркемнең күргәне бар. Алар җир шарыннан гына кечкенә булып күренәләр, чынлыкта исә бу йолдызлар бик зурлар. Ләкин йолдызлыклар арасында кечкенәләре дә бар, һәм шуларның берсендә ел фасыллары яши икән: гел актан гына киенгән Кыш, ямьле һәм житез Яз, шаян Жәй һәм хыялый Көз. Менә шундый төрле булуга карамастан ел фасылларын бер нәрсә берләштерә икән: алар җир шарын яраталар. Ел фасыллары арасында иң яше - Җәй. Шук, өлгер Җәй килүгә дөнья матурая, авыр сүзләр, үпкәләр, әйтерсең лә парга әверелеп юкка чыга. Чөнки Җәй дә, аның якын дусты Кояш та көләргә, елмаерга яраталар. Җәй, көлә-көлә, таудагы жир жиләкләрен кызылга мана, елгалардагы дулкыннар белән әбәкле уйный, болындагы чәчәкләргә яңа күлмәкләр буләк итә. Шул арада бу ел фасылының вакыты тәмамлана, ләкин анын җирдән, кешеләрдән аерыласы бер дә килми. Үзенең дустыннан аерыласы килмичә, Кояш та елый. Шушы күз яшьләре арасында Көз пәйдә була. Көзгә үпкәләп, Кояш инде бөтен көченә кызармый, күбрәк болытлар артына кача. Хыялый Көз исә үзенең Җир шары буйлап сәяхәтеннән ләззәтләнә: урманга кереп, гөмбәләр белән серләшә, кошларга җылы якларга очарга вакыт житкәнен дә хәбәр итә, яфракларга алтын буяу бөрки.Ә беркөнне, ул үзенең вакыты чыкканлыгын аңлый һәм ерак йолдызлыгына китәргә мәжбур була. Жиргә кунакка исә иң карт, иң өлкән ел фасылы - Кыш килә. Ни күрсен: үзенең алтын яфраклары белән мавыгып Көз бөтен үләнне, чәчәкләрне киптереп бетергән. Сеңлесс өчен оялып, Кыш ап- ак юрган сыра һәм җирне шул юрганы белән каплый. Ул арада Яңа ел да җитә, узып та китә. Яше белән бабайларны узып китсә дә, көче белән яшьләрдән бер дә калышмаган Кыш зур-зур кар өемнэре өяргә дә, буран булып котырырга да өлгерә. Яз килеп урынын даулый башлагач кына, үзенең вакыты сизелми дә очып киткәнен аңлый Кыш. Ләкин аның бер дә китәсе килми. - Минем вакытым житте бит инде, - дип ялвара Яз ана, - агачларга яшел кием тегәсем, гөрләвекләр жибәрәсем, елгаларны боздан чистартасым бар бит әле минем, - дигәч кенә, Кыш, күз яшьләре белән үз йолдызлыгына юл тота. Ә ямьле яз исә үз эшенә керешә, планетабыз буйлап сәяхәт итә, су тамчылары булып гөрләвектә челтери, тургайлар булып күккә күтәрелә һәм бар дөньяга һәр ел фасылы кебек шатлык тарата. Без, жир кешеләре, ул шатлыкны күреп, шундый матур ел фасыллары булуына: гел актан гына киенгән Кыш, яшь, житез Яз, шаян Җәй, юеш Көз булуына шатланып яшәргә тиешбез.

VII. Йомгаклау.Рефлексия (ШУУГ, КУУГ)

- Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдегез? Нинди нәтиҗәләр ясадык?
- Һәр ел фасылының үз хезмәте, үз матурлыгы бар. Шуңа күрә һәр ел фасылында табигатьне сакларга кирәк, табигатьне яратырга кирәк.

© 2010-2022