Cценарий к празднику окончания Элифба

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

САУ БУЛ, ӘЛИФБА!

Автор. Укытучы Миләүшә Шәйхетдинова Гимадетдин кызы, 1 категорияле башлангыч класслар укытучысы

Максат: 1.Укучыларның грамотага өйрәтү чорындагы белемнәрен кызыксындыручан формада кабатлау һәм системалаштыру; белемгә кызыксынуларын үстерү.

2. Укучыларның иҗади сәләтләрен, күмәк эшләү, үзара аралаша белү күнекмәләрен үстерү, формалаштыру.

3. Белем алуга уңай караш, сыйныфташларына, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлар. Алфавит, хәрефләр җыелмасы, шарлар, рәсемнәр, фотолар,

компьютер, презентация, дисклар.

Кулланылган әдәбият.

1. "Без Тукай оныклары" Г.Тукайның тууына 120 еллыкка Арча районы укучы балалары иҗат иткән шигырьләр тупланмасы. Арча. 2006

2. М.Шәйхетдинова "Чишмә юлы" шигырьләр җыентыгы.Арча.2009

3. Укытучы Миләүшә Шәйхетдинованың үз шигырьләре кулланылды.

Класс бүлмәсе бәйрәмчә итеп бизәлгән. Җиңелчә генә музыка яңгырый.

Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр, кунаклар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Җыр. "Без мәктәпкә барабыз" Ф.Мортазин көе, А.Хамзин сүзләре

Укытучы

Ак кәгазьгә таяк сыза сабый,

Тотам нәни кулын, иелеп,

Һәрбер хәреф, һәрбер сүзенә

Мин карыймын аның сөенеп.

Күптәнмени, синең кебек мин дә

Кәлам алдым нәни кулыма.

Әлифбадан "а" хәрефен укып,

Таяк сыздым дәфтәр юлына.

Бүген үзем, кулларыңнан тотып,

Син нәнигә таяк сыздырам

Һәм үземнең шундый чагымны

Күңелемнән кабат уздырам.

Укытучы. Кадерле балалар! Менә без хәрефләр белән танышуны төгәлләдек. Бүген без сезнең белән Хәрефләр иленә сәяхәткә чыгарбыз. Анда сезне, сезгә инде таныш булган 39 хәреф каршы алыр. Китап битләреннән алар балаларга да, олыларга да иң зур байлыкны- акыл, күңел байлыгын өләшәләр.

Җыр. "Әлифба" Л.Хәйретдинова көе, З.Туфайлова сүзләре

1 укучы

Әлифбаны кулга алган

Көнем истә әле һаман.

Сөенеч тә, бәхет тә ул.

Мин бер шатлык белән янам.

2 укучы

Укытучым серен ачты

Бу хәрефләр дөньясының -

Үз урыны, үз исеме

Бар икән бит барысының.

Укытучы. Балалар, Хәрефләр иленең берничә хәрефе безнең янга килгән. Нишләп алай аз гына икән алар? Берәр нәрсә аңлатмыйлармы бу хәрефләр, әйдәгез карап карагыз әле. (Алфавит сүзенең хәрефләре буталып бирелә. Укучылар сүзне төзиләр.)

Укытучы. Укучылар, нинди сүз килеп чыкты? Әйдәгез бергәләп укып карый әле.

Укучылар бергә. Ал-фа-вит

Тактага матур итеп бизәлгән АЛФАВИТ -плакат эленә

Җыр. "Әлифба" Р.Салахов көе, Р.Корбан сүзләре

Укытучы. Балалар, сез мәктәпкә килгәч бик күп нәрсәләргә өйрәндегез. Кыенлыклар алдында куркып, каушап калмадыгыз.

3 укучы

Әти-әни сүзләрен мин

Әй сөендем үзем укып.

Кат-кат аны кабатладым,

Онытырмын диеп куркып.

4 укучы

Язам-язам хәрефләрем

Тигез,матур булсын дип,

Әбием дә күзлек кими

Укый торган булсын дип.

Әби әйтә: "Энҗе кебек

Тезелгән хәрефләрең."

Өйрәтте безгә апабыз

Матурлык дәресләрен.

Җыр."Өйрәтәләр мәктәпләрдә".

В. Шаинский муз. , сүзләре - тәрҗемә.

1 укучы

Хәрефләрне белгәч, уку

Кыен түгел, күрәсең,

Сузык, тартык авазларны

Аера да беләсең.

2 укучы

Сузыкларның төп шөгыле -

Иҗек ясау, сүз ясау.

Ничек сүзләр төзер идек

Әгәр сузык булмаса?

Сузык аваз хәрефләрен күрсәтү

3 укучы

Өйрәндек тартык авазлар,

Кушарга сузык белән.

Хәзер үзем әкиятләр,

Шигырьләр укый беләм.

Тартык аваз хәрефләрен күрсәтү

4 укучы

Язган чакта, хата ясап,

Төшмәскә хәвефләргә,

Кирәк икән белү хәтта

Тавышсыз хәрефләр дә.

Ь һәм ъ хәрефләрен күрсәтү

5 укучы

Уку гына түгел әле,

Өйрәндек язарга да,

Кушу, алуны да белдек,

Өйрәндек санарга да.

Саннарны, мисалларны күрсәтү

Әти әниләр котлый.

Күптәнме кулыңа

Әлифба алдың син,

Куанып, сөенеп,

Сумкаңа салдың син?

Көзләре, кышлары

Үткән соң ни ара?

Әлифбаң укылган,

Яз килгән дөньяга.

Кошлар да сәламли,

Кояш та елмая.

Әлифбаң иң якты

Кояшың дөньяда.

Күңелең нурлансын,

Туган тел юл алсын,

Күреп шат йөзеңне

Бар дөнья елмайсын!

Җыр "Укытучым". З Минһаҗева көе һәм сүзләре

Укучыларны бүләкләү. Дипломнар тапшыру.

Җыр. "Көләсе килеп тора" Р.Салахов көе, Р.Корбан сүзләре

Укытучы .

Аваз салды җиз кыңгырау,

Бу бит иде тәүге чыңлау

синең өчен.

Танып уку "әни" сүзен -

Бәхет тә ул, тәүге сынау

синең өчен.

Борчу-шатлык йөрәгемдә

Уртаклашып сөенәсе

синең белән.

Белем юлы буйлап әле

Күпме юл бар без үтәсе

синең белән.

Йөрәк нурын сиңа бирәм

Булсын өчен һәрчак якты

синең күңел.

Укучым дип горурлансам

Синең белән, һәрчак якты

минем күңел.

Сезнең алда әле бергәләп үтәсе бик күп кыенлыклар бар. Сез тырыш, тапкыр, зирәк, уңган балалар. Шулай булгач, ул кыенлыкларны да без бергәләп җиңәрбез дип ышанам. Сез инде чын укучылар!!!

© 2010-2022