Татар теленнән дәрес конспекты: Е хәрефе кергән сүзләрне уку һәм язу 2 класс

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле дәресе. 2 класс

Дәреснең темасы: Е хәрефе кергән сүзләрне уку һәм язу.

Дәреснең максаты:

  • .е хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру;

Регулятив;

-Аерым этаптагы уку бурычларын кабул итә өйрәнү,

-Укытучы белән бергәлектә үз эшчәнлегеңә нәтиҗә ясый өйрәнү, төзәтмәләр кертү;

Танып -белү күнекмәләре;

-е хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен һәм укылганын аңлату;

-Йе, йы кушылмаларын телдән әйтеп, башта авазларын билгеләтү, сузыклар алдындагы й тартыгын ишетеп аера белергә өйрәтү;

-е хәрефе булган сүзләрне укырга өйрәтү, фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү, сүзлек запасын баету

- Коммуникатив:

-Мәктәптә үзара аралашу культурасын белү;

-укытучыны игътибар белән тыңлау;

-классташлар белән ягымлы мөгалләмәдә булу;

- юл куя белү, игътибарлы, ярдәмчел булу;

Фикерне аңлаешлы итеп әйтү, дәлилли белү;

-Туган телгә мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

-Тактада бирелгән сүзләрдә нинди хәрефләр төшеп калган?

ка . н, ти . н, көз . н

-Дәресебезнең темасын кем әйтә?

- Нинди максат куябыз?

  1. Өй эшләрен тикшерү.

- Е хәрефе кергән сүзләрне әйтегез.

- Е хәрефе ничә төрле укыла?

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк (учны-учка ышку)

- Һәр бармакны җылытыйк ( барлык бармакларны да ышкып чыгу).

-"Уклау" (учлар арасында ручка тәгәрәтү)

-"Камыр җәю"(парта өстендә ручканы уч белән тәгәрәтү).

- Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш.

Егылганны елан чагар.

Мәкальнең нәрсә турында булуын аңлату.

IV. Тема буенча эш.

1. -Табышмакларның җавапларын табыгыз:

1)Ашыйсы килсә - мөгри,

Туйса - ята да күши. (Сыер.)

2) Сорыдыр төсе, үткенер теше;

Урманда йөри, бозаулар эзли. (Бүре)

3) Кара бавы үрелеп ара,

Алда башы күренеп бара. (Елан.)

- Җавапларга хәреф-аваз анализы ясыйк.

2. Дәреслек буенча эш.

99 нчы күнегү, 53 бит.

V. Физкультминут.

Бераз ял итеп алыйк.

Җил исә, исә, исә. (Кулларны селкиләр.)

Агачларны селкетә.(Чайкалалар.)

Җил тына, тына, тына. (Чүгәлиләр.)

Ә агачлар... (Күтәреләләр.)

Үсәләр! (Сикерәләр.)

VI. Ныгыту эше.

61нче күнегү, 67 бит.

3. Истә калдырып язу.

Тиен, син бик яратасың

Тәмле чикләвек төшен.

Тик чикләвек ватканда

Сына күрмәсен тешең.

(Мәрзия Фәйзуллина.)

VII. Өй эше.

59 нчы күнегү, 65 бит.

VIII. Дәресне йомгаклау.

- Дәрестә нәрсәләр белдегез?

-Е хәрефе сүзләрдә ничек укыла?


© 2010-2022