Татар теленнән дәрес конспекты. Ю авазы, Ю, ю хәрефләре ( 1 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

МББУ "Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Ю авазы, Ю,ю хәрефләре

1 нче сыйныфта татар теле дәресе



I квалификацион категорияле башлангыч

сыйныфлар укытучысы Вилданова Л.М.





Тема:Ю авазы,Ю,ю хәрефләре.

Максат:1. Укучыларга ю хәрефенең сүзләрдәге әйтелешен һәм язылышын ,ике аваз белдереп килүен өйрәтү.

2. Ю хәрефе белән сүзләр, җөмләләр төзергә өйрәтү.

3. Чисталык-пөхтәлек әдәпләренә өйрәнүне дәвам итү.

Җиһазлау: татар теле дәреслеге,мультимедийный проектор,презентация,терәк сүзләр язылган карточкалар.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

-Хәерле көн укучылар.Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күп төрле.Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән,үзенә якын, кадерле бер теле була.Шул телдә аның әти-әнисе, туганнары сөйләшә. Шуңа күрә дә ул телне туган тел- ана теле дип атыйлар. Безнең туган телебез нинди?

-Татар теле.

Әйе,укучылар . Менә без татар теле дәресен башлап җибәрәбез. II. Белемнәрне актуальләштерү

Мин сезгә бер табышмак әйтәм.Ә сез игътибар белән тыңлагыз.Кайсы сүзләрдә без алдагы дәрестә өйрәнгән сузык аваз ишетелер?

Асрамый да умарта

Балны бик-бик ярата

Кышын сөя йокыны,

Язгача тормый ята.

Нәрсә була бу укучылар?

-Аю.Без алдагы дәрестә ике аваз белдерүче нинди хәреф белән таныштык әле?(слайд №1)

-Я хәрефе белән.(слайд №2)

-Әйе.Әйдәгез табышмактан әлеге хәреф кергән сүзләрне табыйк әле.

Ярата,сөя,язгача,ята.(слайд №3).Кагыйдә искә төшереп үтелә.Я хәрефе сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң языла.Калын сүзләрдә "йа", нечкә сүзләрдә "йә" дип укыла.

Дәреслек белән эш.Төшеп калган хәрефләргә "я" хәрефен куеп сүзләр ясарга.Сүзләр укыла.Калын һәм нечкә әйтелешле икәне аерып әйтелә.

III . Яңа тема өстендә эш.

Укучылар безнең бүгенге дәресебезгә зоопарктан кунаклар килгән.(слайд№4)

Ерак тайгадан килгән Тавышын гүя сыный ул

Буй-буй шома тун кигән Кычкыргалап та куя.

Йөренә әрле-бирле Я,бик усал,гайрәтле

Соң шул юлбарыс инде. Я бик юаш ,әйбәт ул.

(Слайд №5) - Мин булам,-ди ак аю, Ә көрән аю әйтә

Саумы,нихәл агаем! - Туган,-ди,-

Исәнләшә кул изәп Чык инде, чык судан,ди.

Ул көрән аю белән Тыңлыйк,ди, ятып кырын

Шушы балалар сүзен.

-Укучылар бездә кунакта кемнәр икән? Юлбарыс,аю.

Әйе.Игътибар белән карагыз әле,бу сүзләрдә ике аваз белдерүче нинди хәреф бар? Ю хәрефе.

Бүгенге дәресебезнең максаты ике аваз белдерүче ю хәрефенең сүзләрдәге язылышын һәм әйтелешен өйрәнү.Ю хәрефе белән сүзләр,җөмләләр төзергә өйрәнү. Ә хәзер дәресебезгә килгән кунаклар турында сөйләшеп китик.Сез аюлар турында ниләр беләсез?

-Аю бал ярата.Ул кыш буе өнендә йоклый,ә яз җиткәч чыга.Аю җиләк ашый,су керә.

(Слайд №6) 1нче укучы экранга карап сөйли.

Ак аюлар һәрвакыт ак,ул ерткыч хайван,гомерен гел боз өстендә үткәрә. Тюлень,балык, кошлар белән туклана.Көрән аю тигезлекләрдә,караңгы урманнарда яши.Алар- оста аучылар,бөтен нәрсәне ашыйлар.Көз көне язга кадәр тыныч кына йокларга мөмкин булган урын эзлиләр.Ана аю узган ел туган балалары белән яши.Алар аналарына яңа туган баларын карашалар.Аюның январь,февраль айларында бер- ике баласы туа,алар бик акрын үсә,өннән чыкканда эт зурлыгында гына була.Аюлар бик җитез,хәтта атны да куып җитә ала.

(Слайд №7) 2нче укучы сөйли.

Юлбарыс Азиядә яши.Елга яр буйларында,куе куаклыкларда еш кына аларның усал тавышлары ишетелә.Юлбарыс ауга кояш баегач кына чыгарга ярата.Ул бик яхшы аучы.Тиз йөгерә,җәнлек аның куәтле казык тешләреннән бик сирәк котыла.Юлбарысның яраткан табышы - боланнар,кыргый дуңгызлар,антилопалар.Ул йорт хайваннарына да ташлана,бик озак ашамыйча да тора ала.Кайчандыр бик күп булган юлбарыслар хәзер сирәк очрыйлар.Аларны затлы матур тиреләре һәм куркыныч ерткыч булулары өчен кырып бетерә язганнар.Хәзер юлбарысны аулау тыела.

III. Матур язу күнегүләре.

Дәфтәрләрдә Ю,ю хәрефләрен,Юныс,юл сүзләрен язу.

IV. Дәреслек белән эш. Күнегүне уку һәм дәфтәрдә язу.Ю хәрефләренең астына сызу.Нәтиҗә ясау. Дәреслектән кагыйдәне укыту

V.Таблица буенча эш.(Слайд№8) Сүзләрне баганалап уку,калын һәм нечкә әйтелешләргә аеру.

Физкультминут

Кара каргалар килде, Тамчылар бии тып та тып,

Түбәдән тамчы тама. Тамчылар сикерәләр.

Көндез көн җылы була, Аларны булмый туктатып,

Суыта кичкә таба. Алар яз китерәләр.

  • Дәресебезне дәвам итәбез.Иг

ътибар белән көрән аюга карагыз әле. Ул буш кул белән килмәгән.Сумкасында безгә хат бар." Мин һәм минем дусларым чисталык сөючеләр җәм гыяте оештырдык.Бу оешмага сез дә керә аласыз.моныҗ шарты әллә ни катлаулы түгел.Сез бары тик минем дусларымның исемнәрен әйтә белергә һәм алар белән дуслашырга тиеш.Сәлам белән Юындыр"

(Слайд№9) Табышмаклар уку,җавапларын табу.

  • Чисталык - сәламәтлек юлдашы,- диләр.Һәрвакыт гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәп,юынып йөрергә кирәк

VI. Дәресне йомгаклау.

© 2010-2022