Җөмлә. Әйтү максаты ягыннан хикәя җөмлә

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

3 класс ТАТАР ТЕЛЕ

Тема: Җөмлә. Әйтү максаты ягыннан хикәя җөмлә.

Максат: сөйләмне җөмләләргә аерырга, тыныч тавыш белән укылган җөмләне таныйрга өйрәтү; җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгели; хикәя җөмләне дөрес интонация белән укый белүләренә ирешү; матур язу күнекмәләрен үстерү.

Планлаштырыл-

ган нәтиҗә:

сөйләмне җөмләләргә аера;

тыныч тавыш белән укылган җөмләне таный белү.

Предмет буенча белемнәр:

җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгели;

хикәя җөмләне дөрес интонация белән укый

белү.

Шәхси: үз фикереңне әйтә белү.

Регулятив: дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Танып белү: сөйләмне җөмләләргә аера белү.

Коммуникатив: үз фикереңне тулы, төгәл, ачык, аңлаешлы итепәйтү, аны яклау.

Пространство оештыру

Предметара:

Эш формасы:

индивидуаль,

парлап, фронталь

Ресурслар: дәреслек 2 кисәк, 39-43 битләр;

Дәрескә презентация, күзләр өчен физминут.

I. этап . Эшкә кызыксыну тудыру.

Укытучы эшчәнлеге:

Укучы эшчәнлеге:

  1. Психологик халәт булдыру.

  2. Матур язу

  3. Сүзлек диктанты. (слайд №1)

-Астына сызылган сүзләр белән җөмлә төзеп язарга. (бөек, җиңү)

- Бөек Җиңүнең 70 еллыгын без кайчан билгеләп үтәбез инде?

  1. Елмаеп исәнләшү.

  2. Матур язу өстендә эшләү.

  3. Сүзләрне ишетеп язу.

  • Җөмлә төзү, дәфтәргә язу.


  • 9 нчы майда.

II.этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру.

  1. Ребус чишү. (слайд №2)

  2. 1-2 кл.өйрәнгәннәрне искә төшерү.

  • Нәрсә ул җөмлә?

  • Җөмлә ничә сүздән торырга мөмкин?

  • Җөмләдән соң нәрсә ясала?

  1. РАУНД ТЭЙБЛ (46 нчы күнегү биреме буенча төзелде)

  2. 49 нчы күнегү (слайд№ 3)

  3. Нәтиҗә ясау (слайд№ 4)

  1. Табышмак җавабын белү.

  2. Сорауларга җавап бирәләр.


  1. Җөмләләрне язып бетерәләр.


  1. Шигырьне сәнгатьле укыйлар.

  2. Кагыйдәләрне уку, истә калдыру.

III этап. Физкультминутка МИКС ФРИЗ ГРУП

  • Җөмлә сүзендә ничә иҗек?

  • Иң кечкенә җөмлә ничә сүздән тора?

  • Татар теле дәресе атнага ничә тапкыр керә?

  • Укучы сүзендә ничә тартык аваз бар?

  • Ничә килеш бар?

IVэтап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

  1. Дәреслек белән эш. 51 нче күнегү. Нәтиҗә ясау. (слайд № 5)

  • Бу җөмләләр ахырында нинди тыныш билгесе куйдыгыз?

  • Бу җөмләләрне нинди тавыш белән укыйбыз?


  1. Перфокарта белән эш.

  1. Сүзләрне кулланып 2 шәр җөмлә төзеп язу.

  • Нокта.


  • Тыныч.

Сүзләрне килешләр белән төрләндерергә ( китап, дәфтәр, мәктәп, укучы)

V этап. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү. Күзләр өчен физминутка.

  1. 48 нче күнегү.

  • Һәр җөмләнең беренче сүзен ничек язарбыз?

  • Җөмлә ахырына нинди тыныш билгесе куярбыз?

  • Бу нинди җөмләләр булыр?

  1. Җөмләләргә аерып язу.

  • Баш хәрефтән язабыз.


  • Нокта куела.



  • Хикәя җөмләләр.

VI этап. Йомгаклау. Рефлексия.

ЭЙ АР ГАЙД


Башта

Фикерләр

Ахырдан

Җөмлә тәмамланган уйны белдерә.

Җөмлә бер, ике, өч һәм күбрәк сүздән торырга мөмкин.

Сөйләгәндә дә, укылганда да һәрбер җөмләдән соң тукталыш ясала.

Җөмләнең әйтелү максаты буенча түбәндәге төрләе була: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, өндәү җөмлә, тойгылы җөмлә.

Тыныч тавыш белән хәбәр ителгән җөмлә хикәя җөмлә дип атала.

Хикәя җөмлә ахырына нокта (.) куела.

Укытучы эшчәнлеге:

  1. Бүгенге дәрестә сезгә бар нәрсә дә аңлашылса- кызыл, нидер аңлашылып бетмәгән булса- зәңгәр, ә бернидә аңлашылмаган булса- яшел смайликлар алыгыз.

  2. Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

  3. Өй эше: 53 нче күнегү, 43 бит.

  4. Үзбәя.

Укучы эшчәнлеге:

  1. Смайликлар алу.


  1. Сорауга җавап бирү.


  1. Өй эшен көндәлеккә язу.

  2. Үзеңә бәя биреп карау.



© 2010-2022