- Преподавателю
- Начальные классы
- Татарский язык. Проект «Слова, отвечающие на вопросы где?
Татарский язык. Проект «Слова, отвечающие на вопросы где?
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Фаттахова Г.Ш. |
Дата | 02.02.2013 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Проект эше
Тема: «Исемнәрнең һәм кайбер алмашлыкларның
урын-вакыт килеше.»
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.
Федераль дәүләт стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә генә түгел, гомумән, проектлар методы аерым урын били. Педагогик әдәбиятта проектлар методы нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы дип аңлатыла. Проект нигезендә проблема тудыру ята. Ә аны хәл итү өчен дәрестә бирелгән нәрсәләрне генә өйрәнү җитми.
Мәсәлән, Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы.
Тема: Исемнәрнең һәм кайбер алмашлыкларның урын-вакыт килеше.
Программада рус телендә сөйләшүче балаларның телне аралашу чарасы буларак үзләштерү, акыл эшчәнлеген активлаштыру, сөйләм культурасын үстерү гыйбарәт. 1нче сыйныфта бу теманы үзләштерүгә 13 сәгать вакыт бирелә. Балаларда татар теленә кызыксыну уятыр өчен һәм татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләү өчен шушы проект эшләнелә. Шушындый проектлар бик кирәк дип саныйм, чөнки бу теманы өйрәнү 1нче сыйныфта төгәлләнми. Ул олы сыйныфларда да бик кирәк. Шуңа үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәсем килә: 1 нче сыйныф укучылары ничек ныграк үзләштерәләр, шул кадәр аларга алдагы сыйныфларда татар телен үзләштерү җиңелрәк биреләчәк. Башлангыч сыйныфта укучылар белемне рәсемнәр аша, уен аша җиңелрәк үзләштерәләр.
Татар теле укытуның максатлары:
- укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның татар телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
- дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
- укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.
Укучыларның татар теле лексикасын бик әз белү сәбәпле, аларга бер тема гына тәгъдим ителә. Бу проектның темасы була.
Нинди генә проектны алсак та алар 3 төрле проектка юнәлдерүче сораулар тора:
-
Нигез булып торучы сорау:
Татар телендә әңгәмә кору,фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү.
- Укыту темасының проблемалы сораулары:
- Татар телендә сөйләгәндә нинди ялгышлыклар килеп чыга?
- Ничек ул ялгышлыкларны җибәрмәскә?
- Укыту сораулары:
-
Нинди сүзләргә (исемнәр, алмашлыклар) - да/-дә кушымчасы ялгана?
-
Нинди сүзләргә -та/-тә кушымчасы ялгана?
-
Нинди сүзләргә -да/-та кушымчасы ялгана?
-
Нинди сүзләргә -дә/-тә кушымчасы ялгана?
- Теоретик өлеш.
- Эзәнү-тикшерү өлеше
Проект өстендә эшләгәндә укучының мөмкинлегеннән чыгып эшләр бирелә. Проблемалы укучылар классташларыннан, укытучыдан, ата-анасыннан ярдәм сорый ала. Ә сәләтле укучы проект өстендә эшләгәндә үзе дидактик һәм төрле материалларны эзләп, сайлап алыргы мөмкин. Алар үз эшләрен сыйныфташларына караганда катлаулырак итеп эшли алалар.
Һәр дәрес вакытында укытучы 10-12 минут укучыларның проект буенча сорауларына җавап бирә, укучыларның җыйган рәсемнәрен карап чыга, кирәк булса киңәшләр бирергә.
Проектларны яклау һәм нәтиҗәләр ясау. Татар теле һәм әдәбият буенча гомуми белем бирү стандартын исәпкә алып укучыларның эшләренә бәя бирелә. 1 нче сыйныфта укучыларга билге куелмый, шуңа күрә укучының эше мактала яки укытучы тарафыннан булышлык күрсәтелә. Проекта катнашучы укучыларга һәрберсенә кечкенә бүләкләр әзерләнә. Аларның эшләреннән күргәзмә ясала һәм иң яхшы дип тапкан биремне мөстәкыйль эшлиләр.
Проект эшенә йомгаклау ясаганнан соң укытучы укучыларның эшләреннән презентация ясый.
Шушындый проект эшләрен рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең һәр сыйныфында да эшләп була. Кабатлап шуны әйтәсем килә: укучының башлангыч сыйныфта алган белеме нигез, ә нигез ничек ныграк була, шулкадәр алда алган белем дә ныграк булачак.