Әлифба бәйрәие

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ


Убырлы карчык белән Шүрәле керә. Убырлы карчык: - Бүген мәктәптә Әлифба бәйрәме икән. А-ах, көнләшәм шул кешеләрдән. Укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып, берни белмичә. Яхшы укыгач рәхәтләнеп эшлиләр, матур киенәләр, тәмле ашыйлар, матур өйләрдә торалар, яхшы машиналарда йөриләр. Эх, нишләп мин дә мәктәптә укымадым икән! Ничек кенә шуларның бәйрәмнәрен булдырмый калырга икән? Шүрәле-е-е, син нигә аптырап басып торасың? Тап инде бер чара!
Шүрәле: Мин дә ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әйдә, без аларга җавап таба алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит Әлифбаны тагын бер кат укыйлар. Убырлы карчык: Әйдә киттек тизрәк! (Чыгып китәләр)
Укытучы: Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар.

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.

Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә.


  1. Алтын яуган көзге көндә
Тыйнак үттек класска. Әлифбаны кулга алдык Әй, сөендек шул чакта.
  1. Әтием дә, әнием дә

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.

4. Без бит хәзер һәммәбез дә

Укый-яза беләбез.

Моның өчен Әлифбага

Бик зур рәхмәт, диябез!

5. Әлифбам өйрәтте

Хәрефләр танырга,

Тукталып тормыйча,

Гел алга барырга.

6. Хәрефләр диңгезе

Чайкалды каршымда.

Хәрефләр бер төсле

Тоелды барысы да.

7. Аларны танырга

Әлифбам булышты.

Шәп укый алырлар,

Диеп ул тырышты.

8. Һәр көн бер авазның

Исемен белдек без.

Сузыкка, тартыкка

Аларны бүлдек без.

9. Сузыкны җырладык

Туган тел көенә.

Ә тартык сузылмый,

Җырламый һич кенә.

ҖЫР:


Укытучы: Укучылар, әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк әле.

Балалар: Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!

Әлифба: Исәнмесез, дусларым.

Балалар: Исәнме, Әлифба!

Әлифба: Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 нче сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

Укытучы: Әйе, Әлифба - баланың беренче уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый.

Убырлы керә (кулында хәрефләр): Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазегез бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама.

Убырлы: Ярар инде. Тик бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефләр алып килдем. Шул хәрефләр турында шигырь сөйләгез, сүз төзегез! Шунда сезгә бик кирәкле бер сүз чыгар.

10. Ә Әтәчем иртән тора

Һава ярып кычкыра

Ашыгырга куша ул

Мәктәп - белем иленә.

11. Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач, бик тәмле дип

Белгән идем мин аны .

12. И И хәрефе ипидә бар ,

Бар ул ил һәм иректә

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә

13. Ф Ябалакның зур күзләре

. Ялтырый караңгыда.

Ф хәрефенә бик охшаган

. Туп - туры караганда .

14. Б Бәр барабан , уйна быргы,

Бар кешеләр ишетсен.

Б дан башка бәйрәм югын

Барчасы күреп китсен.

15. А А хәрефе - алмада,

А хәрефе - агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

БЕРГӘ: ӘЛИФБА .

ҖЫР: ӘЛИФБАМ.

Шүрәле керә: Исәнмесез, балалар. Сез Убырлыны күрмәдегезме? Без Убырлы белән сезнең янга барырга чыккан идек. Юлда Убырлы мине алдап, себеркесенә атланып очты. Ә-ә-ә! Менә кайда икән ул, монда утыра икән. У-у, мин аны тотып алсаммы! Кытыклап үтерәм! (Кытыклаган кыяфәт чыгара.) Кая әле, бармакларым да кычытып тора, сезне дә кытыклап алыйм бераз.

Укытучы: Чү, чү, Шүрәле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар.Синең турыдагы әкиятләрне дә беләләр алар. Әйдә, болай килешәбез. Хәзер мин сиңа сораулар бирәм, әгәр шул сорауларга җавап бирә алсаң, син - җиңүче. Әгәр җавап бирә алмасаң, тынычлап кына безнең бәйрәмнең дәвамын карап китәсең.

Ризамы?

Шүрәле: Риза! Һи, мин белмәгән нәрсә юк бит ул дөньяда. Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны!

1 Сорау: Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасы ничек дип атала?

Шүрәле: Беләм, беләм, күргәнем дә бар? Солдатлар!

Укытучы: Белмәдең шул, Шүрәле! Әйтегез әле, балалар!

Балалар: Алфавит.

2 Сорау: Ни өчен ъ (калынлык билгесе ) һәм ь ( нечкәлек билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала?

Шүрәле: Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый.

Укытучы: Тагын белмәдең, Шүрәле. Балалар, кайсыгыз әйтә?

Укучы: ъ һәм ь билгеләре аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар.

Шүрәле: Җитте, җитте, сез җиңдегез. Бәйрәмегездә калам, әле минем өйрәнәсе әйберләрем бик күп икән!

Убырлы. Мин боларга карап соклана да, кызыга да башладым бит әле. Бик оста бит бу балалар. Кыска гына вакыт әчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр! Әйдә, Шүрәле, шуларны карап кына утырыйк әле.

Шүрәле: Булдырдыгыз балалар. Без Убырлы белән сезнең бәйрәмегезне өзәрбез дип сөйләшкән идек. Сезнең белемегезгә сокландык әле. Ярый инде, бәйрәмегезне дәвам итегез.

Укытучы:

  • Әйдәгез, утырыгыз. Бәйрәмебезнең кунаклары булырсыз. Ә без, укучылар, бәйрәмебезне дәвам итик.

Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар. Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте? Сөйләп күрсәтегез әле.

1.Кояшлы матур көндә

Без җыелдык бәйрәмгә

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?

2. Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.

3. 39 хәреф белән

Таныштык без дәрестә.

Олы ярдәмче булдың син

Рәхмәт инде, Әлифба!

6. Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син дустым, дияргә.

7. Курыкмаска салкыннан,

Яңгыр, яшен, карыннан.

Дус булсагыз, яратсагыз,

Файда тияр барыннан.

8. Өйрәтте чиста булырга

Пөхтәлекне сакларга.

Усал, ямьсезләрдән безгә

Кечеләрне якларга .

9. Өйрәттең син безне

Ватанны сөяргә,

Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә.

Әлифба: Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә.

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

Белем сараен керергә ачып

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч

Нәни дусларым, шуны белегез:

Фәкать әлифба белемгә нигез.

Укучы: Әлифба,әлифба,

Китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

Әлифба: Кадерле,балалар,

Мин китәм, хушыгыз!

Акыллы булыгыз,

Гел бишкә укыгыз.

  • Дусларым, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Үземнең урынга тагын да матуррак китапларны калдырам. Хушыгыз, дусларым! Китаплар белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез.

Укучылар: Рәхмәт сиңа, Әлифба, Хуш, сау бул, Әлифба! Уку, татар теле керә. Бергә. Исәнмесез! Дусларым, якыннарым, Сүзләр, хәрефләр. Китердек без сезгә бик күп Бүләк дәресләр.
Уку. Мин уку китабы булам. Татар теле. Мин татар теле булам. - Көн дә бергә йөрербез. - Бик күп белем бирербез. - Мине укып сөйләрсез, - Мине язып көйләрсез. - Минем белән сөйләшеп, - Минем белән серләшеп - Бик күп юллар үтәрсез, - Хыялыгызга җитәрсез.

Укучы: Туган телдә аңлашабыз,

Әкиятләр сөйлибез.

Бигрәк матур, бигрәк назлы

Безнең татар телебез.

Укучы: Бөек Тукай шигырьләрен

Язган татар телендә.

Тукай шигырьләрен укып

Шатланабыз без көн дә.

Укучы: Су анасы, Шүрәлене

Яратып та өлгердек,

Шүрәлеле урманнарның

Матурлыкларын күрдек.

Укучы: Урманнарда озатып йөрдек,

Сарык белән кәҗәне

Йөрәкләрне сихерләде

Тукай әкиятләре.

Укучы: Татар теле - анам теле,

Изге туган тел.

Бишек җыры белән көйләп

Назлый торган тел.

Җыр "Туган тел

Әдәби уку: Көттем мин бергәләп

Укыр көн җиткәнен.

Мин әле өр- яңа

Бер тапсыз битләрем.

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя,

Мәкальләр күтәреп.

Май ае беткәнче

Укырга җитәрлек.

Тап кына җавабын

Табышмак ничаклы.

Тик менә үтенеч -

Таплама китапны.

Нәни дусларым! Мин бик бай. Мине укып чыгу өчен зур тырышлык кирәк.

Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез. Киләчәктә дә алар сезгә ярдәм итеп торырлар.Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

-Мең рәхмәтемен сезгә .

. Сезнең алда сүз бирәбез

Тырыш булырга

Ялкауланмаска.

Артта калмаска.

"2" ле алмаска.

Алмабыз һич тә

Укырбыз "5" кә

Вәгъдәне үтәрбез

Теләккә җитәрбез

Туган илгә хезмәт итәрбез.

Укытучы: Балалар! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле кеше булып

Үсегез сез илегездә

.

Бу бәйрәм- барыбызның да уртак бәйрәме. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур!Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Укуны энә белән җир казуга тиңлиләр.Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.

Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык - куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.




© 2010-2022