Конспект урока по татарскому языку для 3 класса по теме Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема:Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Максат: Укучыларны берлек сандагы исемнәрне күплек санга куярга өйрәтү;

грамоталы матур язу, бәйләнешле төзек сөйләм, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү; экологик тәрбия бирү.

Җиһазлау:тау рәсеме, кисмә рәсемнәр, карточкалар, туп, тестлар,проектр, дәреслек,эш дәфтәре

План.

1. Оештыру өлеше.

1) Исәнләшү.

2) Сүз төркемнәрен искә төшерү.

3) Модель төзү.

4) Матур язу.

2. Төп өлеш:

  1. Кыш фасылы турында әңгәмә. Җөмләләр төзү. Яңа теманы китереп чыгару.

2) Кардан шугалак ясау(табышмак әйтү)

3) "Аз-күп" уены

3. Электрон физ. минутка.

4.Ныгыту.Кошлар-безнең дуслар.

1)Дәреслек буенча эш.

2) Парларда эш. Күплек кушымчалары кую.

5.Белем күнекмәләрен бәяләү.Тест.

6. Йомгаклау.

-Өй эше бирү.

-Рефлексия.

-Үзбилге кую.


Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Хәерле көн, дуслар, сезгә!

Хәерле көн һәммәгезгә.

Татар телен өйрәнүдә

Уңышлар булсын безгә.

Гел бишлеләр алып торыйк

Өлкәннәрне сөендерик

Шушы изге теләк белән

Хәзер дәрескә керик!

- Укучылар күтәренке рухта бүгенге дәресебезне башлап җибәрик. Барыбызда игътибар белән тактага карыйк әле. Бүгенге дәрестә без нәрсәләр эшләргә тиеш икәнен белик әле (слайдта күрсәтелә).

-Без нәрсәләр беләбез?

-Модель төзү.

-Мин нәрсәләр белергә телим?

-Кардан шугалак ясаү.

-Без уйнарга яратабыз.

-Кошлар -безнең дуслар.

Без нәрсәләр беләбез? Сез дәреснең эш планы белән таныштыгыз, ә хәзер мин сезгә сүзләр язылган карточкалар тәкъдим итәм. Бирелгән сүзләрне сүз төркеме ягыннан аерырга кирәк булачак.(укучылар тактада тиешле сүз төркемнәренә аералар:исем, сыйфат, фигыль). Шул сүзләрне кулланып җөмләләр төзиләр.

Модель төзү . Хәзер без сезнең белән исем сүз төркеме турындагы белемнәре искә төшереп үтәрбез. Исем турында кабатлау: нәрсә ул исем?( Сүз төркеме), нәрсәне белдерә?(Предметны),нинди сорауларга җавап бирә?(Кем? нәрсә?)

җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?( Ия)

(тактада моделен төзеп барам)

-Ә хәзер, укучылар, тыңлагыз әле.Мин сезгә бер табышмак әйтәм. Җавабын кем тизрәк табар микән.

Һәр җир карланган

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран,

Бу кайчан, туган? (кыш)

Әйе, бу кыш вакыты.

Мин белергә телим.

II.Тема өстендә эшләү.

-Балалар, тәрәзәгә карыйк әле. Тышта елның кайсы фасылы икән?

- Кыш.

- Кыш фасылы турында нәрсәләр әйтә аласыз?

- Көннәр салкынайды, җир өсте кар белән капланды. ...

Шул турыда җөмләләр төзик.

(Укучылар җөмлә төзиләр , җөмләдәге исемнәрне таба баралар)

- Сез төзегән җөмләләрдәге исемнәр ничә предметны белдерделәр?

- Бер предметны белдерәләр.

- Ә бу предметлар берәү түгел 2-3 булса , без аларны ничек дип әйтербез?(чана-чаналар) (Таблицадан укып нәтиҗә ясау).

-Ә менә урман, урам, салкын, тун сүзләрен күплеккә куеп карасак ничек булыр икән? Ни өчен аларга без -нар,-нәр кушымчалары ялгарбыз. Нинди исемнәргә -нар, -нәр кушымчалары ялгануын уйлап карыйк әле.Бу сүзләрнең нинди үзенчәлекләре бар? (борын авазына беткән исемнәр) Кагыйдә чыгару, мисаллар китерү.

- Укучылар сез кышын нинди уеннар уйныйсыз?

- Бигрәк тә нинди спорт уеннары ошый?

-Спорт белән шөгыльләнү кирәкме? Ни өчен?(укучыларның җаваплары тыңлана)

Кардан шугалак ясау.

- Сез тактада нәрсә рәсеме күрәсез?

- Кар өеме рәсеме.

- Бу кар өеменнән шугалак ясарга кирәк.Сез тау шуарга яратасыз. Тауны ясау өчен табышмак җавапларын табарга кирәк.

1.Оча-оча юк канатлары

Чаба юк аяклары.

Тышта булса өелә

Өйгә керсә җәелә.(Кар)

2.Шома табанлы чана

Атсыз да алга чаба

Җитез булса аяклар

Кулда була таяклар.(Чаңгы)

3.Үкерә дә котыра

Бөтен җирне тутыра.(Буран)

4.Ишегалдында таш була

Өйгә керсә су була.(Боз)

5.Агач бөгә кулы юк

Йөри торган юлы юк.

Ачуланса сызгыра

Тузаннарны туздыра.(Җил)

Укучылар табышмакларны укып, җавапларны табалар, җаваплар язылган карточкаларны тактага беркетеп баралар, исемнәрне күплеккә куеп әйтәләр.

Уен. "Аз-күп "уены уйнатыла.

-Бер укучы җитәкче була. Ул берлек сандагы исемнәрне атый, тупны иптәшенә бирә. Тупны алган укучы шул исемне күплеккә куеп , тупны җитәкчегә кире кайтара . Уен шулай дәвам итә .

III.Электрон физкульт минут .

Ак куянкай утыра ,

Колакларын селкетә.

Менә шулай , менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач

Аякларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Аякларын селкетә.

Куян һаман да туңа

Сикереп алу бик кирәк.

Менә шулай, менә шулай

Сикереп алу бик кирәк.

Куянны кемдер куркытты ,

Куян урманга качты .

IV.Кошлар-безнең дуслар.(слайд )

Укучылар, кышкы салкыннар җәнлекләр өчен генә түгел, кошлар өчен дә куркыныч.

-Кышын бездә нинди кошлар кышлыйлар?

-Аларга салкыннар куркыныч тугелме?

-Кышын аларны нәрсә куркыта?

-Кыш айлары безнең якларда калган кошлар өчен иң авыр чор. Мәсәлән, ун песнәкнең тугызы суыктан түгел, ачлыктан үлә.

-Без кошларга ничек ярдәм итә алабыз?

-Дөрес әйтәсез. Канатлы дусларыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ, ә җимлекне сез кайларга куясыз?(җаваплар тыңлана)

-Әгәр дә агач ботакларына элсәгез, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр.

-Җимлекләрне нинди формаларда куеп була икән? (Җаваплар әйтелә)

Әйдәгез рәсемнәрне карыйк. Кошлар ашханәсен, рәсемнәрдә күрсәтелгәнчә, төрлечә эшләргә мөмкин. Моның өчен кибеттән сатып алган сок каробкалары, пыяла банка, шешәне дә файдаланырга була. Иң әһәмиятлесе - җим салырга онытмагыз, җимлеккә яңгыр үтәрлек, кар күмеп китәрлек, җил тиярлек булмасын.

- Белем күнекмәләрен ныгыту максатыннан дәреслек белән эшләп алыйк.

Дәреслек белән эшләү.

113 нче күнегүдәге шигырьне күплек кушымчалары өстәп уку,исемнәре берлек һәм күплек санда язу.Мөстәкыйль эшләүләрен тикшерү.

- Хәзер сезнең белән кыш турында бер матур шигырь укып китик.

,,Кыш" шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләп күрсәтәм.(шигырь тактада язылып куелган.) Укучылардан сәнгатьле итеп укытып карыйм. Шигырьдә булган исемнәрне табалар,санын билгелиләр.

Парларда эш.

,,Язып бетер" уены.

Укучыларга карточкага язылган шигырь куплетлары бирелә.

Укучылар төшеп калган күплек кушымчалары өстәп,күчереп язалар.

V.Тестлар белән эшләү("Исем" темасына.)

1. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.
А. Предметның билгесен белдерә
Б. Предметны белдерә
В. Эшне, хәрәкәтне белдерә
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?
А. Нишли? Нишләде? Нишләгән?
Б. Нинди? Кайсы?
В. Кем? Нәрсә?
3. Очучы сүзенә сорау куй.
А. Нәрсә?
Б. Кем?
4. Төлке сүзенә сорау куй.
А. Кем?
Б. Нәрсә?
5. Сыерчык сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А.-нар
Б.-нәр
В.-лар
Г.-ләр
6. Күл сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А.-нар
Б.-нәр
В.-лар
Г.-ләр
7. Болын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А.-нар
Б.-нәр
В.-лар
Г.-ләр
8. Тиен сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
А.-нар
Б.-нәр
В.-лар
Г.-ләр

VI.Йомгаклау.

-Өй эше бирү.114нче күнегү(берлек сандагы исемнәрне күплек санына куеп язарга)

-Билгеләр кую. Дәрестә кемне мактый аласыз? Ни өчен ул мактауга лаеклы?

-Рефлексия.

-Бүгенге дәрес ошадымы? Нәрсәләр ошады? Дәрестән нинди файда алдыгыз?

Бүген алган белемнәрне кирәк дип саныйсызмы?




© 2010-2022