Конспект по татарскому литературу на тему

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Сәмум җилен җиңгән Үзиле"

(Язучы Газиз Кашапов-Үзиленең тууына 70 ел_

А.б. Хәерле көн, кадерле дуслар! Исәнмесез хөрмәтле авылдашлар һәм килгән кунаклар! Бүгенге кичәбез хөрмәтле авылдашыбыз язучы Газиз Кашапов -Үзиленең якты истәлегенә багышлана. Бүген күренекле язучы, нечкә җанлы шагыйрь, сизгер күңелле публицст, җәмәгать эшлеклесе, герой солдат, якташыбыз, авылдашыбыз Газиз Кашаповның тууына 70 яшь булыр иде.

Бу юл, бәлки, соңгы юлым минем,

Бу кырларны соңгы үтүем.

Тормышымның чияләнеп беткән

Төеннәрен соңгы сүтүем.

Бу карларның, бәлки, аклыгына

Сокланамдыр соңгы кабат мин.

Шуңа күрә, туган җирем сиңа

Рәхмәтемне тагын кабатлыйм:

Ярый әле мине тудыргансың,

Дәһшәтле ел- кырык икедә.

Әнкәемнең кайгы-сагышларын

Тапшыргансың миңа сөт белән.

Бу җыр, бәлки, соңгы җырым булып,

Соңгы тапкыр йөрәк тибәдер?

Мин йолдызлар чүпләмәдем күктән,

Тик яшисе килә нигәдер?

Тик карыйсы килә шул кырларга,

Каеннарны килә кочасым.

Ак күбәләк кебек җиргә яуган

Кырлар булып килә очасым.

Бу теләгем,бәлки, соңгысыдыр,

Соңгы тапкыр йөрәк тибәдер.

Бу көннәрдә Рухым аккошлары

Кунар урын тапмый нигәдер.

"Кыен чакларда"

А.б. Газизҗан Сәлихҗан улы Кашапов Аксубай районының Яңа Үзи авылында 1942елның 21 нче августында туа. Кечкенәдән әти-әнисез калып, үзенең әбисе тәрбиясендә үсә.

Мин ашыгып тудым бу дөньяга,

Сугыш дәһшәтләрен аралап.

Шуңадырмы, тормыш урманыннан

Юллар ярып алга баралам.

Аз тимәде миңа кыйналулар

Җәберләүләр читләп үтмәде

Сыйпамады Әткәй башкаемннан.

Битләремнән Әнкәй үпмәде.

Үксез идем...

Шуның өчен дә бит.

Авылыбызның һәрбер агае

Узган чакта "кызык өчен генә"

Яңак төбен "сынап" ала иде.

Кызу идем

Шуның өчен дә бит,

Бар гөнаһны миңа яктылар.

Җиңүләрем өчен кушаматны-

"Гази батыр" дип тактылар.

Кичералмый идем хаксызлыкны,

Каршы чыга идем атылып

Мин чыдадым, түздем, егылмадым,

Ат егылган чакта ат булып.

"Сыкрау"

А.б. Туган авылында җидееллык, Иске Ибрайда урта мәктәпне тәмамлагач, ике елколхозда бухгалтер ярдәмчесе, аннары тракторчы һәм клуб мөдире булып эшли.Туган ягына, туган авылына ярату хисләре белән язган шигырләрен укыгач, горурлану хисләре кичерәсең. Туган авылын Газиз абый кебек яратучы кеше тагын бар микән!? Ул туган авылы Үзинең һәрбер агачын, куагын, хәтта үләнен дә яратып үзенең шигырьләрендә искә ала.

Әй, Авылым!

Бигрәк якын бит син,

Бигрәк якын бит син йөрәккә,

Мин әле дә кочагыңа ятып,

Еллар идер әгәр кирәксә.

Бакча артың яшел болын иде,

Тегермән ашы дүрткә ватылган,

Ярый әле ач үлемнән безне

Йолып калды какы, балтырган.

А.б. Газиз абый туган авылын- Үзиен Мәккәләргә тиңли иде.Үзенең шигырьләрендә язганча, бәлки бу кендек каны шунда киселгәнгәдер, әллә инде шул Үзидә шәрә ятим калып, үксезлектә яшәп, бәхетсезлек дәрьясында йөзеп, бәхетен шунда тапкангамы, туып-үскән җирен барнәрсәдән кадерлерәк саный иде.

Бар нәрсәдән кадерлерәк миңа,

Туып үскән җирем, үз өем.

"Кайтмам" диеп чыгып китәмен дә,

Тагын кайтам сиңа, Үзием.

Үксез идем,

Яклаучысыз идем,

Тик син генә идең терәгем.

Яланаяк чапкан чакларымда

Ябышкандыр сиңа йөрәгем.

Бер тамчы да үпкәләмим сиңа,

Изге тоям һәрбер куагың.

Тагын бер кат җиргә туганда да,

Мин бары тик синдә туармын.

Мәрхәмәтсез чорга туры килдек,

Ташлап киттек сине, Үзием.

Җир тирәли ничә әйләнсәк тә

Син барыбер безгә үз идең.

Адымнарның зурын-кечкенәсен

Синең исәп белән сиплибез.

Кайда гына йөрсәк, нишләсәк тә

Бөтенләйгә синнән китмибез.

Ә башкача мөмкин түгелдер ул,

Кеше ничек җуйсын үз өен?

"Кайтмам" диеп чыгып китәмен дә,

Тагын кайтам сиңа, Үзием.

"Үзием" шигыре

Җыр: "Рәхмәт сиңа, газиз Үзием"

А.б. Газиз Кашапов 1962 елның көзендә Совет Армиясе сафларына алынып, башта курсант, соңыннан гаскәри частьта механик булып хезмәт итә. Блоговещенск (Амур өлкәсе) шәһәрендә хәрби училище тәмамлый. 1969 елда сугышчан вазифаларны үтәгән чакта алган җәрәхәтләрдән авырып китеп, бик озак госпитальләрдә дәвалана, ә инде 1971 елда хәрби хезмәттән бөтенләй китәргә мәҗбүр була.

Ир бурычы - соры шинель кидем,

Портупея салдым билемә.

Хыялларым шактый зурдан иде,

Бер генерал булу кимендә.

Тик юлыма сәмум каршы чыкты

Һәм туздырды чүлнең комнарын.

Еллар буе шифаханәләрдә

Сыкрануын тәннең тыңладым. "Алдандым..."

А.б.1973 елда Газиз Кашапов Казан Дәүләт Университетын татар теле һәм әдәбияты бүлегенә, читтән торып укырга керә һәм үзенең язмышын әдәбият белән бәйли. Газиз Кашапов-Үзиле "Сәмум җиле" дигән автобиографик повесте белән үзен прозаик итеп танытты. Аннан соң ул "Солдат иртә ир була", "Җир җылысы", "Убырут", "Гомернең утлы өлеше", "Лачын кошка күкләр кадерле", "Язмышыңа ышан", "Вөҗдан газабы", "Гыйфрит" кебек әсәрләр иҗат итте. 5 китап чыгарды. "Мәхәббәт сүрәләре" дигән шигырьләр җыентыгы, поэмалары һәм хикәяләре дөнья күрми калды. 2002 елда «Мәхәббәт сүрәләре"дигәншигырьләр җыентыгы дусты Тәлгат Нәҗмиев ярдәме белән шигырь сөючеләргә килеп иреште. Шигырьләренә көйләр язылды.

"Бүген ярат мине" җыры (Азамат Гыйлманов көе).

Күзләреңдә диңгез төсен күрәм,

Чәчләреңә көмеш сибелгән.

Син яратсаң, бүген ярат мине,

Безгә гомер бик аз бирелгән.

Тәңкә карлар ява гөлләремә,

Көзләр инде әллә җитәме?

Син яратсаң, бүген ярат мине

Әрнүләргә дучар ит инде.

Без, барыбер, бер һаваны сулап,

Җир шарында бергә яшибез.

Син яратсаң, бүген ярат мине,

Яратырдай чакта яшебез.

Мәхәббәт ул - мәңге сүнми торган,

Үлми торган тойгы кешедә,

Син яратсаң.бүген ярат мине,

Бүген төнлә кер син төшемә!

А.б. Шагыйрь Хәсән Туфанга багышланган "Киек каз юлы" романы өчен бик күп материал туплады. Әмма Газиз Кашапов бу романның бер кисәген генә тәмамлый алды. Ул "Киек каз юлы" дигән исем белән үзе үлгәннән соң басылып чыкты. Шунысы кызганыч, романның икенче кисәге автор күңелендә китте. Бу хакта Татарстанның халык язучысы Аяз ага Гыйләҗев юкка гына болай дип язмагандыр: "Белүемчә, Газиз Кашшаф - Үзиле гомеренеңсоңгы сулышына кадәр якташы Хәсән Туфанның гыйбрәтле язмышын роман битләрендә күрергә тырышып иҗат итте. Бу әсәр Хәсән Туфанга һәйкәл буласы иде... Ул аның үзенә дә һәйкәл булыр дип кем уйлаган?

Тагын бер мәртәбә

Упкыннан менәмен.

Тормышның бәясе

Бик кыйммәт, беләмен.

Ничәнче мәртәбә

Рәнҗедем кансызга,

Алдылар - киттеләр

Нахакка оятсызлар.

Ап-аяз күкләргә

Йолдызлар тезәмен.

Мин аңлыйм Туфанның

Өзелгән үзәген. "Аңлыйм"

А.б.Соңгы елларда Газиз абыйга шифаханәдә озак кына дәваланырга туры килде, аңа көчле инфарк булган иде. Ләкин шулай да ул өметсезлеккә бирелмәде, туктаусыз иҗат итте. Шифаханәдә озак кына дәваланып чыкканнан соң, бер роман, ике повесть бастырып чыгарды, иҗат эшен бөтен көченә дәвам итте.

Юк, тормышым әле сүнмәде бит,

Бәхет кошым очып китмәде,

Сабырлыкны сары алтын диеп,

Сөйләмиләр икән тикмәгә.

Тешләремне кысып тырышам мин

Тырнакларым белән ябышам.

Бер карасаң, гап-гади бу тормыш,

Уйлап баксаң - серле табышмак.

Өметемне өзгән чаклар була,

Ауган чаклар була урынга

Тик барыбер күңелем кабат яна,

Һәм җыр башлый тормыш турында.

"Юк, тормышым әле сүнмәде бит..."

А.б. Газиз Кашапов шигырләрен укыйсың да туктаусыз уйлануларга, тирән мәгънәле фикерләргә юлыгасың. Аның оптимистик рухлы, яшәүгә, тормышка мәдхия җырлаучы шигырьләрен укып, үзең дә тормыш, яшәеш турында уйлана башлыйсың.

Гомер безгә бик аз билгеләнгән.

Бу, бәлки, бер олы ялгыштыр?

Тик син аны узган көннәр түгел.

Кылган эшләр белән чагыштыр.

Озак-озак яшәү мөмкин җирдә,

Туксангача яки йөзгәчә.

Без тормыштан барыбер узалмыйбыз

Язылганнан гайре үзгәчә.

Яшәмәдек түгел бу дөньяда,

Илле яшь ул инде аз түгел.

Һәрбер болыт төн булмаган кебек,

Һәр җылы көн җирдә яз түгел

Ярылса да йөрәк тамырлары,

Чатнаса да сабыр канаты,

Безнең дәвам булып җиргә килгән

Яңа буын өчен таң атыр.

"Гомер безгә бик аз билгеләнгән..."

А.б. Шулай да Газиз абый үлемнең котылгысыз икәнен аңлый иде. Әмма бу сәгатьнең кайчан сугасын гына белмәде. Газиз Кашапов - Үзиле үзе теләгән, 1991 елның 21 февралендә язылган васыятенең 10нчы пунктында әйтелгән урынга җирләнде. "Мине, мөмкин булса, туган авылым Яңа Үзигә алып кайтып, Югары як зиратына, әбием, туганнан- туган абыем Афзал янынарак күмәрсез. Теләгем шул..."

Каршылыклы булды минем яшәү.

Бер балкыды янып,бер сүнде.

Биек тауга басып көлде дә ул,

Урманнарга барып көрсенде.

Хыялландым,

Ләкин йолдызларга

Җиталмадым менеп җитүен

Бәйгеләрдә җиңгән чагым булды,

Сынауларның уздым читенен.

Беркайчанда арттан бармадым мин

Чакырганда эшкә дусларым.

Кимчелегем шул булгандыр, бәлки,

Кеше таптап алга узмадым.

Ач үлемнән безне алып калды

Балтырган һәм ачы кузгалак.

Туган ягым,

Туган туфрагыма

Игелегем булсын - дүрт балам.

Мине белгәннәргәбер үтенеч,

Соңгы сүзем итеп белегез.

Җаным чыккач, мине Бикчабарның

Тау башына илтеп күмегез.

"Васыять"

А.б.50 яшенә бер елдан да әзрәк калгач, ягъни 49 тулуга, дөньяны, гаиләсен, туганнарын, дусларын, чәчәккә бөреленгән иҗатын калдырып китеп барды Газиз абый. Ул 20 августта, шифаханәгә барыр алдыннан, күңеле сизенгән кебек, соңгы шигырен тәмамлап калдырган.

Алтынган агач яфраклары,

Тынып калган урман.

Миләшләргә сары сагыш сауган,

Алма пешеп тулган.

Язлар быелиртә килде диеп.

Әй шатланган идек.

Августның да егермесе җитте,

Китеп бара киек.

Һәр фасылның үз вакыты вакыт,

Артыгы юк аның.

Кырык тугыз тапкыр дүртәр фасыл

Тумышымнан алып...

Юк.

Туктатып булмыйдыр ул,бәлки,

Гомер агышларын.

Минем әле яңа үрләр яулап

Алга барышларым.

Тормыш үзе катлаулы да болай,

Ачы да соң язмыш.

Тик барыбер каршы алам әле

Тагын илле язны.

Әйтсеннәр соң көнче җирдәшләрем

Туксан тугызлы дип.

Әрнәләре, рәнҗүләре белән

Бу дөнья кызык бит...

Миләшләргә сары сагыш сауган,

Алма пешеп тулган.

Алтынган агач яфраклары,

Тынып калган урман.

" Туган көнемә - 21 августка"

А.б. Газиз Кашапов - Үзиле халык өчен иҗат итте, халык гаме белән яшәде, шушы тынгысызлык, җанын бимазалап торган кичерешләр аны безнең арабыздан иртә алып китте.Талантлы язучының иң зур бәхете шулдыр - үзе мәңгелек йортка күчсә дә,аның иҗаты яши,һаман да туган халкыбызга хезмәт итә. Газиз абый авылдашлары күңелендә яхшы исеме белән, кешеләрне дулкынландыра - елата да, сөендерә дә торган әдәби әсәрләре белән калды. Үзең үлгәннән соң хөрмәт ителү - ул һәрбер кеше хыяллана торган биеклек һәм бөеклек бит! Авыр туфрагың җиңел булсын, Газиз абый!



© 2010-2022