Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Урок по татарскому языку Й хэрефе (1 класс)Гатауллина Х.Г.

Грамотага өйрәнү дәресе

Тема. Сузыктан соң килгән тартык [ й] авазы һәм юл й хәрефе.

Максат. Укучыларның уку күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү. Сузыктан соң килгән тартык [й ] авазы һәм юл й хәрефе белән таныштыру, сөйләмдә ишетеп танырга,[ й] авазын дөрес әйтергә, й хәрефен танып яңа сүзләрне укырга өйрәтү. Укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү. Сәламәт булып үсү серләре белән таныштыру.

Җиһазлау:компьютер, таблицалар,дәреслек.

Дәрес барышы.









Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге I.Эшчәнлеккә мотивлаштыру. Укучыларны уку эшчәнлегенә кертү








2. Белемнәрне акту- альләштерү.
















3.Проблемалы ситуация тудыру.



















































4.Уку проблемасын кую.












5 ".Яңа" белемне ачу ( укуч-р "ача")












6. Беренче ныгыту








7. Яңа белемнәрне куллану.Парларда эш.
Рефлексия

Ой эше. - Елмаеп карагыз дөньяга, Рәхәт бит яшәве шулаймы?! Елмаеп яшәсәң көн саен , Укырга, уйларга бик җайлы. - Укучылар, бер-берегезгә карап елмаегыз һәм дөрес итеп утырыгыз.

Әлифба дәресен башлыйбыз. Бездә бүген кунаклар бар. Әйдәгез, акыллы, әдәпле булыйк, килгән кунакларга үзебезнең осталыгыбызны күрсәтик. Барыгызга да күңелле дәрес телим. Кемнең кәефе бик әйбәт , "кояш" ны күтәрә, кемнең кәефе бик начар "болыт"ны күтәрә.Молодцы, укучылар. Минем дә кәефем бик әйбәт( укытучы " кояш" күтәрә). Кунаклар барында, беркемнең дә кәефе начар булырга тиеш түгел.

-Кем бүген сыйныфта дежур?

Укучылар, минем кулымда матур тартма. Аның эчендә нәрсә дип уйлыйсыз?

Машина, чәчәк,...,хәрефләр.

-Дөрес, укучылар. Тартмада- хәрефләр. Әйдәгез әле, шул хәрефләрне авазларга әйләндерик.

-Хәзер барыгыз да кызыл, зәңгәр карандашларыгызны әзерләгез. Мин хәрефләрне тезә барам , сез аларның тартыкмы, сузыкмы икәнен төсләр белән билгеләгез.

М,а,т,д,у,о,и,б,ш.

-Ә хәзер адашкан хәрефләрдән сүзләр төзик . Һәрберегезнең пары бар. Парлар белән киңәшләшәбез.(Хәрефләр кассасында эшләү)

У,р,м,а,н

д,ы,с,у,л,к (дуслык)

д,н,а(дан)

т,и,б,а,б,ә (табибә)

Хор белән сүзләрне дөрес итеп укыйбыз.

-Ә хәзер әйдәгез әле авазлар иленә барып кайтыйк эле."Авазны бел" уенын уйнап алабыз.

-"ылыс" сүзендә "ы" авазына характеристика бирегез; -"кәрәз" сүзендә "р" авазына; -"мәктәп" сүзендә "п" авазына.

/й/ авазы белән таныштыру.

Балалар, мин табышмаклар эйтәм, сез җавапларын әйтегез.

1Агач башында алтын алка,

Көндез ята, төнлә калка. (Ай)

2. Ул бәйрәм яз чәчү беткәч үткәрелә. (сабантуй)

Бу сүзләрдә сезгә таныш булмаган нинди аваз ишетәсез?

Әйдәгез эле, үзегезнең пар белән шушы яңа аваз кергән сүзләр уйлагыз.

- /й/ авазы нинди тартык? Колакларны каплап әйттерү.

Кисмә хәрефләрдән сүзләр төзү. Ай,уй.ый, әй.(А,У,Ы,Ә хәрефләрен күрсәтү) Әйдәгез й аваз-хәрефен чакырыйк. әй, ишетергә тиеш, яңгырай бит ул, Й чык, анда нишләп торасың. Кем ярдәм итә й аваз -хәрефен табарга?

Бу хәрефнең исеме кыска и.Ул нинди хәрефкә охшаган? Бу хәреф турында табышмакта бар.

Җил капкага кош утырган

Очып китәргә тора.

Бу нинди хәреф булган?

Я, дустым, әйтеп кара. (й хәрефе)

Ул ничә элементтан тора?Пластилиннан әвәләтү;

/а)Ай сүзен кисмә хәрефләрдән төзү, укып күрсәтү, балалардан укыту, й хәрефенә игътибарны юнәлтү, бу хәреф авазына характеристика бирү.б)А хәрефен алып куеп у, ә хәрефләрен куеп уку(уй, әй)

КҮЗЛӘРГӘ ФИЗМИНУТКА

2. Экранда сүзләр укыту, аларның мәгънәсен аңлату.

с т

т ай б уй ч әй

м к

б

3. Ай турында әңгәмә оештыру. Ребусны уку.

Ай кояшка караганда күпкә кечкенә. Ул җиргә якынрак, шуңа күрә зур булып күренә. Ул таш, ком, тузан кебек матдәләрдән тора. Анда су һәм һава юк. Без айның бер (көн булган) ягын гына күрәбез, ә икенче (төн булган) ягын күрә алмыйбыз.



Кур рат

Баб нур

Мал булат

Кал дар

Сар сылу

Курай, бабай, малай, калай, сарай, Айрат, Айнур, Айбулат, Айдар, Айсылу.

Физкультминутка

-Куян, куян, йомшак куян,

- Тор йокыңнан, уян, уян.

-Яз аяк-кулларыңны,

- Ныгыт мускулларыңны.

-Иел аска, куллар аста.

-Күнегү тап муен-башка,

-1-2-3, 1-2-3!

-Утырыштык җыеп зур көч.

4. Дәреслек белән эш.(67нче бит)

а)Курай сүзенә анализ ясау.(слайд) Нәрсә ул курай?Курай Башкортостан халкының бәйрәмнәрдә уйный торган уен коралы.Ул курай усемлегеннән эшләнгән. Курай безнең Башкортостанда гына үсә.

Курай сүзенә анализ.

б)баганалап бирелгән сүзләрне уку, сүзлек өстендә эш.(парлап эшләү)

-эчтән уку

-беренче баганадан башкорт халкының уен коралын табып уку

-яланны икенче төрле ничек әйтәләр беренче баганадан табып укы.

-өченче сүзне укы. Май сузе нәрсәне аңлата?

-икенче баганадан кеше исемен укы

-кош исемен укы

-калган сүзне укы

Балалар, сез нинди бәйрәмнәр беләсез? Хәзер барыбыз да экранга карыйбыз. Текстның исемен укыйбыз.

Экраннан хор белән уку.

Текста ничә җөмлә?

Кеше исемнәрен укыгыз.

5. Тугайда текстын эчтән уку. Язу. Й хәрефен язарга өйрәтү.
Нинди хәрефкә охшаган? Башындагы элмәге кайсы җирдә тора? Сузык хәрефләре белән ничек кушылган? Бирелгән сүзләрдән җөмлә төзе. Рәсемгә туры килгән сүзләрне модельләре белән тоташтыр. Баш Й хәрефен язу. Кызның исеменә модель төзү. Баш Й нинди хәрефкә охшаган?
Кисмә хәрефләр белән кушылмалар төзү.
-Укучылар, без бүген нинди аваз белән таныштык? -Ул нинди хәреф белән билгеләнә? -Дәрес ахырына килеп җитте, сезнең кәефләрегез ничек икән? Кәефләрегез үзгәрмәдеме? - Сез бик тырыш булдыгыз, бик зур рәхмәт. Күтәренке кәеф белән дәресебезне тәмамлыйбыз. Хәреф моделен төзергә.



















- )













Укучылар кәефләрен ачыклыйлар.



Дежур укучы: Бүген класста мин дежур. Класста Барысы да бар. Бүген сишәмбе.






Сорауларга җавап бирәләр, үткән материалны кабатлыйлар. Укучылар парларда эшлиләр. Уку эшчәнлегнә кереп киттеләр.


[Ы]- калын сузык аваз [Р] -яңгырау тартык аваз, парсыз [П]- саңгырау тартык аваз, парлы










[й ]авазы -Тартык.Чөнки [й ]авазын сузып бул- мый. -яңгырау -Парсыз( тактадагы таблицага карап әйтәләр)



















































- 2 иҗек -калын -чөнки, 2 калын сузык аваз Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.



Бәйрәм







Укучылар җавабы.











Укучылар сүзләр әйтәләр.






























© 2010-2022