Урок по татарскому языку для 3 класса «Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр»

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Тема. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Дәрес тибы. Яңа белем үзләштерү.

Максат. Исем турындагы белемнәрен ныгыту; ялгызлык, уртаклык исемнәр төшенчәләре белән танышу. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү, дөрес язу күнекмәсе булдыру. Фикерләү сәләтен, дөрес һәм матур язу күнекмәсен үстерү. Укучыларның иҗади сәләтләрен, телдән сөйләмне үстерү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну арттыру.

Дәрес барышы.

  1. Классның дәрескә әзерлеген тикшерү. Эшчәнлекне мотивлаштыру: карикатурадан "күтәренке кәеф" рәсемен сайлау. Дәресне шигырь юллары белән башлау:

Туган тел ул - иң изге тел,

Шуны белегез.

Күп нәрсәләргә өйрәтә

Туган телебез.

  1. Белемнәрен актуальләштерү.

"Исем" темасы буенча белемнәрен искә төшерү. Төркемнәрдә эш: "Лотерея" уены уйнау. Һәр төркем карточкага язылган сорауга җавап бирә.

  • Исем нәрсәне белдерә?

  • Исем нинди сорауларга җавап бирә?

  • Исем нәрсә белән төрләнә?

  • Исем җөмләдә нинди кисәк булып килә?


  1. Дәреснең темасын, максатын билгеләү.

Габдулла Тукай шагыйрь

Татарстан республикасы

Түбән Кама шәһәре

Кама елгасы

Сарбай эт

9 май Җиңү бәйрәме

"Салават күпере" журналы

Бөек Ватан сугышы

"Түбән Камам" шигыре

  • Сүзләрне нинди 2 төркемгә бүлеп була? (Баш, юл хәрефеннән язылган сүзләр)

  • Бүген дәрестә нәрсә турында өйрәнербез?

  • Баш, юл хәрефеннән язылучы сүзләр турында.

4. Яңа белем үзләштерү.

а) Төркемнәрдә эш: сүзләрне 2 төркемгә бүлеп языгыз. 1төркем баш хәрефтән язылган сүзләне, 2 төркем юл хәрефеннән язылган сүзләрне яза.

  • Нәрсә исемнәре баш хәрефтән языла? (Кеше исемнәре, фамилияләр, отчестволар, шәһәр, елга исемнәре, хайван кушаматлары, бәйрәм, газета - журнал, әдәби әсәр, тарихи вакыйга исемнәре) Алар ничек аталыр?

Бер төрдән булган предметларның барсына да бирелүче исем уртаклык исем була, берсенә генә, ялгызына гына бирелүче исем ялгызлык исем була. Мәсәлән: сыйныфта малайлар күп, бу- уртаклык исем, Булат 1 ялгызы гына, бу- ялгызлык исем.

  • Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр ничек языла? (Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән, уртаклык исемнәр юл хәрефтән башлап языла)

б) Рифма өйрәнү:



Исем һәм фамилия,

Авыл, шәһәр, елга

Исемен баш хәрефтән

Язарга онытма.

в ) Матур язу күнегүе.

5. Теманы ныгыту күнегүләре.

г) Төркемнәрдә эш. Ребусларны чишегез, кеше исемнәрен дәфтәргә языгыз.

Урок по татарскому языку для 3 класса «Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр»ДАР Урок по татарскому языку для 3 класса «Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр» НАЗ

Урок по татарскому языку для 3 класса «Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр»Урок по татарскому языку для 3 класса «Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр»АЗ Урок по татарскому языку для 3 класса «Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр»

(Айдар, Гөлназ, Гөлчәчәк, Азат)

д) Төркемнәрдә эш . "Ромашка" уены. Ромашка таҗларыннан үз исемнәрегезне табып өзегез, исемегезнең мәгънәсен төркемнәрдә укыгыз.

Алсу - алсу йөзле, Гөлфинә - чәчәклек, Зәринә - алтын бизәкле. Төркемдәге иптәшләрегезнең исемнәрен дәфтәргә языгыз.

Нәтиҗә ясау: кеше исемнәре ялгызлык исем була, алар баш хәрефтән языла.

е) Сезнең туган шәһәрегез ничек атала? Аны яратасызмы? Ни өчен? Ул нинди елга ярына урнашкан?

Бер укучы үзе иҗат иткән шигырьне укый.

Түбән Камам.

Түбән Камам, гүзәл калам,

Минем туган шәһәрем.

Сокландыра урманнарың.

Сокландыра күлләрең,

Минем газиз җирләрем.

Синдә тудым, синдә үстем,

Саф чишмә суын эчтем.

Читкә китсәм сагындыра

Гүзәл туган якларым,

Моңлы Кама ярларың.

ж) Карточка буенча парлы эш. Дөрес хәрефне сайлап куеп языгыз.

Мин (т)(Т)үбән (к)(К)ама (ш)(Ш)әһәрендә яшим. Ул (к)(К)ама (е)(Е)лгасы буена урнашкан. Мин яшәгән урамның исеме (с)(С)өмбикә (у)(У)рамы. Мин шәһәремә багышлап "(т)(Т)үбән (к)(К)ама"исемле шигырь яздым.

Нәтиҗә ясау: шәһәр, елга, авыл, урам, әдәби әсәр исемнәре ялгызлык исем була, алар баш хәрефтән языла. Әдәби әсәр исемнәре куштырнаклар эченә алына.

з) Төркемнәрдә эш. Карточкаларга язылган табышмакларның җавабын табарга. Шул хайваннарга кушамат уйлап дәфтәргә язарга. Кайсы төркем күбрәк кушамат уйлый ала?

- Ишек алдында ята.

Куян күрсә җан ата. (Эт)

  • Үлән ашый, май ташый. (Сыер)

  • Таш күлмәге эченә

  • Аягын, башын яшерә. (Ташбака)

  • Сөт һәм каймак ярата,

  • Тычкан күрсә җан ата. (Песи)

Нәтиҗә ясау: хайван кушаматлары ялгызлык исем була, алар баш хәрефтән языла.

и) Сез балалар өчен чыга торган нинди газета, журнал исемнәрен беләсез?

("Ялкын," "Сабыйга," "Салават күпере" журналлары һ.б.).

и) Төркемнәрдә эш. Газета, журналларга язылырга өндәп, реклама уйларга.

Газета, журнал исемнәрен дәфтәргә язарга.

- Аларны ничек язарсыз? ( Газета, журнал исемнәре ялгызлык исем була, алар баш хәрефтән языла, куштырнаклар эченә алына.)

6.Өй эше бирү. Гаиләгездәге кеше исемнәрен, фамилия, отчестволарын язып килергә. Исемнәрнең мәгънәсен аңлата белергә.

7. Рефлекция.

- Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез? Нәрсәгә өйрәндегез?

Укучылар, үзегезгә анализ ясап карагыз әле:

  • Мин белдем..

- Миңа ошады...

- Мин аңладым...

Молодцы! Бүгенге дәрестә мин сезнең эшегездән канәгать. Дәрестә алган белемнәрегез киләчәктә дә кирәк булыр.


© 2010-2022