Внеклассная работа. Г. Тукайга багышланган кичә. «Илең белән мәңге бергә син, Мәңгелекнең олы юлында»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Илең белән мәңге бергә син

Мәңгелекнең олы юлында!"


(Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә)


Максат: Г.Тукайны искә алу; укучылар иҗаты белән таныштыру; Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Залны бизәү: Г.Тукай портреты, тема язылган плакат, Г.Тукайга багышланган стенд, презентация .

1 нче укучы. Әйләнәңдә-гөлләр...

Сүзен, гүя,

Шулар аша әйтә күңелләр:

- Туган көнең белән! - дигән сыман

Елмаялар кебек бу гөлләр.

2 нче укучы. Килә, килә... Язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торган гомрен кушкан сыман

Синең бөек, кыска гомергә.

Зилә Вәлиева башкаруында "Бәйрәм бүген"җыры.

1 нче укучы. Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп-

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

2 нче укучы. Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне:

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең "Туган тел"еңне.

1нче укучы. Ул ятим дә,ул мескен дә диеп,

Сөйләнелгән элек-электән.

Күз алдына аны бөек итеп,

Китерергә күпләр күнеккән.

2 нче укучы.Син ерактан күргән кырларның

Ал гөлләрен сибеп юлыңа.

Баш ия ил, - ятимгә түгел,

Сиңа -үзенең бөек улына.

1 нче укучы. Якты йолдыз булып атылган ул,

Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.

Туры Тукай,моңлы Тукай булган

Бөек булган,бөек булмаган.

1нче укучы:

Тукай исән.

Җыры- күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.


2нче укучы: Тукай! Бу сүзләрне ишетү белән күңелдә ниндидер илаһилык, аңлатмаслык илһам, рухи нур барлыкка килә. Татар теле - бай тел. Шулай түгел икән, Тукай теле бай булмас иде. Тукайга булган мәхәббәт - татар милләтенә карата булган мәхәббәт! Тукай язы - шигырь бәйрәме ел да үткәрелә.
1нче укучы: Быел бөек шагыйрьнең туган көнен билгеләп үткәндә аның бөек, шөһрәтле талантын, серле-сихри шигърият көчен, поэзия гәүһәре тулы ярсу күңелен тагын да ныграк тоябыз кебек. Тукай образлы, сәнгатьле, бай теле - күтәрелмәгән чирәм әле. Тукай бөеклегенә беркем дә ирешә алмый, ул поэзиянең алтын баганасы, якты йолдызы булып кала килә.
2нче укучы: Шагыйрь җитәкләп алып чыгып киткән сәяхәттән безнең күңелебезгә нинди тәэсирләр өстәлер? Шигъри тәлгәшләрен күбрәк укыган саен без шагыйрьнең дөньясына керәбез.

1нче укучы: Г.Тукай - күңелләргә өзелмәс кыллар сузучы, шул кылларда кешеләрнең шатлыкларын һәм кайгыларын, табышларын һәм югалтуларын, мәхәббәтен һәм нәфрәтен, өметләрен һәм икеләнүләре, егылуларын һәм күтәрелешләрен, моңлануларын җырлаучы җырчы ул.
2нче укучы: Шигърият күгендә кыюсыз гына эз салучы укучыларның иҗаты урман аланында сизелер-сизелмәс тибеп ятучы чишмәгә тиң. Аны кемдер күреп алырга, юлын6 чистартырга, агымына юнәлеш бирергә тиеш. Шигърият яратучылар! Шигърият дигән серле учак сезнең күңелләрегезне һәрвакыт җылытып, илаһи мәхәббәт канатларында гел югарыга, чиксез биеклеккә күтәрелеп торсын!

Сүзне шигърият яратучы, Тукаебыз сызган туры юлдан атлап каләмнәрен чарлап караучы яшь иҗатчыларга бирәбез.

1.Башлангыч сыйныфлар

2.5 нче сыйныфлар

3. 6 нчы сыйныфлар

4. 7 нче сыйныфлар

5. 8 нче сыйныфлар

6. 9 нчы сыйныфлар

7. 10 нчы сыйныфлар

1нче укучы.

Даны барның җирдә җыры булыр

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без-бәхетле,без шагыйрьле халык

Без Тукайлы халык мәңгегә.

2нче укучы:

Бөек Тукай, синең исемең белән

Телем ачтым сабый чагымда.

Шигырьләрең укып ләззәтләнеп,

Кабатладым һәрбер таңымда.

1нче укучы:

Кара кәләпүшле матур рәсемең

Һаман торды минем каршымда.

Киләчәктә алга җитәкләде,

Аңлатты ул миңа барысын да.

2нче укучы:

Өебезне нурландырып торган

Бу рәсемгә һаман баш иям.

Син бит халкыбызның горурлыгы

Бөек шагыйребез син!-диям.

1нче укучы: Бөек шагыйребез Г.Тукай бүген дә безнең арада яши, аның тирән эчтәлекле бәһасез әсәрләре безне әхлакый рухландырып, безгә яшәү көче, илһам бирә, дәрт өсти.

2нче укучы: Үлмәдең син: чөнки һәр көн татар күңелендә син, Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син.
1нче укучы: Сөекле шагыйребез, "бөтендөнья халкы шагыйре" Габдулла Тукайга багышланган кичәбезне татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән тәмамлыйбыз.

Укучылар барысы "Туган тел" җырын башкаралар.



© 2010-2022