3 сыйныфта татар теле дәресе

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

3 сыйныфта татар теле дәресе. Тема: "Сыйфат" темасын ныгыту. Максат: 1) Сыйфат турында кабатлау, белемнәрне ныгыту һәм тикшереп карау 2) Сөйләмдә һәм җөмләдә сыйфатларны дөрес билгели алуларына ирешү 3) Сәламәт яшәү рәвешенең әһәмиятлегенә төшендерү Җиһазлау: проектор, экран, индивидуаль карточкалар, маршрут бите,эмблемалар, маршрут картасы Материал: "Татар теле" И.Х.Мияссарова, К.Ф.Файзрахманова, 3 класс, 23 бит Дәрес тибы: Йомгаклау дәресе

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше. (1 слайд)
Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез әле түгәрәккә басып , бер-беребезгә елмаеп исәнләшик, бер-беребезне сәламлик. Бүген сезгә дәресне мин - Эльвира Ильдусовна алып барам. Дәрес барышында без бер-беребезгә булышырбыз дип уйлыйм. Балалар, әйдәгез искә төшерик әле. Сез нинди зур теманы төгәлләдегез? (сыйфат темасын). Димәк бүген нинди дәрес? (кабатлау дәресе). Без үзебезгә нинди максат куябыз? (сыйфат турында белемнәрне искә төшерү, үзебезне тикшереп карау). Белемнәребезне тикшерер өчен без сезнең белән сәяхәткә чыгарбыз. Ләкин иң элек минем берничә соравыма җавап бирегез. (2 слайд)Бу нәрсә эмблемасы? (олимпиада эмблемасы). Ә нәрсә соң ул олимпиада? ( Бөтендөнья спортсменнары ярышы). Чын спортсменнар булып үсәр өчен сез үзегезне бүгеннән ук ничек әзерли аласыз? ( иртәнге зарядка ясарга, көндәлек режимны үтәргә, дөрес итеп тукланырга, чыныгырга, спортны һәм физкультура дәресләрен яратырга кирәк). Рәхмәт балалар, мин сездән чын спортсменнар чыгар дип уйлыйм. Олимпиада кайсы шәһәрдә узды? (Сочи шәһәрендә). Әйе, бик дөрес. Димәк, без сезнең белән кая сәяхәт итәчәкбез? ( Сочига) . Укучылар, без анда нинди транспорт чаралары белән бара алабыз? (самолет, поезд,) .Ә җәйге олимпиада булса нәрсә белән бара алыр идек?( су юлы белән). Әйе, бик дөрес.(3 слайд).
  1. Физкультминутка
Димәк, юлга кузгалабыз. Беренче булып самолетта очабыз( парталар арасыннан самолетта очкан рәвеш ясыйлар). Хәзер инде икенче транспортка күчәбез. Поезд белән барабыз (поездда барган рәвеш ясыйлар). Өченче транспорт - пароходта йөзәбез(йөзү хәрәкәтләре ясыйбыз ).

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Менә Сочига килеп тә җиттек. Укучылар, мин сезгә өч төрле ярышта катнашырга тәкъдим итәм. Катнашабызмы? 1 нче ярыш-чаңгы ярышы. (4 слайд) Ләкин бу ярышта җиңү яулау өчен безгә бирем үтәргә кирәк булыр. (5 слайд) Экранда шигырь юллары язылган, һәр куплетын берәр укучы укып чыгарбыз.(укучылар укуы). Әлеге шигырь сезнең алдыгыздагы карточкаларга да язылган.Бу шигырьне укыгач сез нәрсәләргә игътибар иттегез? (кыш, чана шуу, сыйфатларга). Ничек уйлыйсыз, әлеге шигырь буенча нинди бирем үтәп була? (сыйфатларны табып аларның дәрәҗәләрен билгеләп була) Искә төшереп китик әле: сыйфатларның нинди дәрәҗәләре була? (гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре) Эшне карточкаларда эшлибез. Сыйфатларның өсләренә дәрәҗәләрен билгеләгез. Беттеме? (6 слайд) Ә хәзер экрандагы җаваплар белән үзегезне тикшерегез, һәм очколарыгызны алдыгыздагы маршрут битенә язып куегыз. Афәрин, балалар! Бу этапны үттек. Икенче ярыш- чана ярышы. (7 слайд) пауза!!!! Бу ярышның да биремнәре бар. Мин һәр төркемгә дә 4 әр җөмлә язылган карточкалар таратам. Ләкин бу җөмләләрдә купнокталар куелган урыннар бар. Менә шушы күпнокталар урынына, җәя эченнән тиешле сыйфатны сайлап, җөмләләрне эш дәфтәрләренә күчереп язарга кирәк . Ә хәзер, әйдәгез, дәфтәрләрне ачтык, эшне башладык. Дөрес итеп утырдык, дәфтәрләрне авыщлап куйдык. Язып бетердегезме? Хәзер дәфтәрләрегезне күршеләрегез белән алмашып, бер-берегезнең эшләрен тикшерегез. Һәр дөрес җавап өчен 1 очко исәбеннән очколарны санап маршрут битенә язып куегыз. Афәрин, балалар! Сез бу ярышны да җиңеп чыктыгыз. (пауза) Өченче ярыш- тимераякта шуу. (8 слайд) Бу ярышның биремнәрен үтәү өчен безгә дәреслекнең 23 нче битендәге тест сорауларына дөрес итеп җавап бирергә кирәк. Бу биремне үти алсак, без финишка килеп җитәрбез. Тест сорауларына 4 вариантта җаваплар бирелгән, сез шуның бары 1 сен-дөресен генә сайлап алырга тиеш. Эшне шулай ук дәфтәрләрдә эшлибез. Уртага тест дип язабыз. Җәяле 1 куябыз һәм дөрес хәрефкә туры килгән җавапны сайлап язабыз. Башладык. (9 слайд). Һәркем үзенең эшен экрандагы җаваплар белән чагыштырып тикшереп чыга һәм очкосын санап маршрут кәгазенә язып куя. Афәрин! (10 слайд) Менә без сезнең белән финишка да килеп җиттек. (11 слайд) Сез бик көчле, җитез, өлгер, белемле балалар. Киләсе олимпиадага сезнең белән барып була икән. (пауза) Укучылар, без сезнең белән бүген нәрсәләр турында сөйләштек? (сыйфатлар турында). Тагын? (олимпиада турында) Дөрес , рәхмәт. Бүгенге сәяхәт-дәресебездә сез бик актив, тырыш булдыгыз. Шуңа күрә барыбыз да финишка килеп җитә алдык.





  1. Белемнәрне бәяләү.
Ә безнең уңышлар ничек икән соң, әйдәгез барлык очколарны саныйк әле. (12 слайд) Экрандагы бәяләү критерияләренә карап үзегезгә бәя бирегез һәм маршрут битенә язып куегыз. Финишка килеп җиткәнбез икән , димәк сез барыгыз да җиңүче. Ә җинүчеләрне медаль белән бүләклиләр. Минем дә сезгә бүләгем бар. Бу -2014 ел онытылмаслык вакыйга елы, сезнең дә истә калсын өчен мин сезгә олимпиада эмблемасын бүләк итәм. (13 слайд) Сез чемпионнар!

  1. Өй эше. Мин сезгә өй эшенә сыйфатлар кертеп үзегезнең яраткан спорт төрегез турында хикәя язып килергә кушам.


6. Йомгаклау. (14 слайд) Менә укучылар без барлык ярышларны да җиңдек, бүләкләр алдык. Барыгызга да зур рәхмәт! Хэзер инде зур җиңүләр яулап кире туган якларыбызга кайтырга кирәк. Кайтканда самолет белән генә кайтырбыз, әйдәгез, кузгалдык.( класстан очкан рәвеш ясап чыгып китәләр).







© 2010-2022