Внеклассное мероприятие на тему «Рәхмәт сиңа, Әлифба!»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Кичәнең максаты: тырышып укуның кирәклеген исбатлау, күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү.

Кичәнең барышы: Бәйрәмне укытучы ача: Исәнмесез, хөрмәтле ата-аналар, кадерле балалар, килгән кунаклар! Бүген зур бәйрәм: 1 нче класс укучылары үзләре яратып укыган беренче дәреслек - «Әлифба»белән саубулла- шырга җыендылар. Әлифба бәйрәме - кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын,кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы әлифбадан,азбукадан башланган. Димәк, әлифба китабы озын гомерле,тирән мәгънәле,бәһасез байлык ул. Бүген без әлифба бәйрәменә-үзебезнең ярты еллык эшебезгә йомгак ясау тантанасына җыелдык. Укучыларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә,әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, иптәшләре белән дус-тату яшәргә,ярдәмчел булырга өйрәнделәр. Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур. Бәйрәмебез котлы булсын! 1 нче укучы: Күч безнең күңелгә Җыр яме, җыр яме. Рәхим ит, түрдән уз, Әлифба бәйрәме. 2 нче укучы: Әлифба син алып кердең Безне белем иленә. Тырышлык та, ялкаулык та Шушы илдә беленә. Ишек шакыган тавыш ишетелә. Буратино керә. Укытучы: Укучылар, карагыз әле, безнең бәйрәмебезгә Буратино да килгән бит! Буратино. Исәнмесез, кадерле балалар, әти-әниләр! Мин 1 нче мәктәптә 1 нче класс укучыларының әлифба бөйрәме була дип ишеттем дә, анда катнашасым килде. Мине дә бит әтием Карло мәктәпкә укырга бирмәкче була. Әйтегез әле, мәктәптә нәрсәләргә өйрәтәләр? Балалар (чиратлашып):

  • Укырга
  • Язарга
  • Санарга
  • Җырларга
  • Биергә
  • Рәсем ясарга
  • Дус - тату булырга
  • Матур итеп сөйләргә
  • Туган телне сөйләргә.
Буратино: Мин дә сезнең бәйрәмдә катнашыйм әле. Укытучы: Рәхим ит, Буратино дус! Әлифба биргәч укытучым миңа Бик-бик сөендем бүген мин шуңа. Белдем, Әлифба - телнең ачкычы, Белем иленең тәүге баскычы. Баскычка басып, югары менәм, Фән нигезенең серләрен беләм.

Бүген сезнең алда без

Зур сынаулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез.

Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.

Кадерле Әлифба! Безнең бәйрәмебезгә рәхим ит.

Әлифба керә.

Әлифба: Мин , Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберегезнең

Күңелле йөзләрегез,

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр

Балалар булдыгыз сез.

Төрле- төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Әлифбабыз тәмам булды,

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый

Ничек сезгә сөйләргә.

Әлифба тормышта

Беренче баскычым.

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

И, Әлифба, син кулымда балкыйсың,

Нәкъ нур булып.

Һәр балаңны зур бәхеткә илтүче

Ак юл булып.

Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп,

Әйтте үз исемен.

Күкрәкләренә хәрефләр куйган балалар зал уртасына чыгалар.

«Ә» хәрефе: Әни дип телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Ә хәрефен язмаган.

«Л» хәрефе: Күзләремнән яшьләр чыкты

Капкан идем лимонны.

Сары булгач бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

«И» хәрефе: Иген үскән, биек үскән,

Башаклары тулып пешкән.

Комбайннар туктап тормый

Ашлык суга җырлый - җырлый.

«Ф» хәрефе: Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда

Күрсәм дә тик төшемдә.

«Б» хәрефе: Бәр барабан, уйна быргы

Бар кешеләр ишетсен.

Б дан башка бәйрәм югын

Барчасы белеп торсын.

«А» хәрефе: А хәрефе бик күп җирдә

Алма, акбур, агачта.

А хәрефен яратабыз

Өйрәнәбез иң башта.

Барысы бергә: Һәммәбезнең үз урыны -

Барыбыз да кирәкле.

Безне «Әлифба» китабы

Дус булырга өйрәтте.

«Әлифба» дигән җыр ( Л. Хәйретдинова көе, З.Туфайлова сүзләре) башкарыла.

  • Мин иртә белән мәктәпкә барам
Беренче китап минем кулымда. Буран булса да мин юлны табам, Мине өйрәтте дустым - Әлифба.
  • Шат күңел белән мәктәпкә барам,
Сабак укырга, белем алырга. Мин хәрефләрне инде күп беләм, Мине өйрәтте дустым - Әлифба.
  • Хәрефләр белгәч, сүзләр язармын,
Каләмем кулда, дәфтәрем алда. Яшә, диярмен, туган Ватаным, Мине өйрәтте дустым - Әлифба. Әлифба: Укучылар, сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйк әле.
  • Хәреф аваздан нәрсә белән аерыла? (авазларны әйтәбез һәм ишетәбез,хәрефләрне язабыз);
  • Авазлар нинди төркемнәргә бүленә? (сузыклар һәм тартыклар);
  • Тартыклар үзләре нинди төркемнәргә бүленә? (яңгыраулар һәм саңгыраулар);
  • Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39);
  • Ә рус алфавитында? (33);
  • Рус алфавитында нинди хәрефләр юк? (ә,ү,җ,ң, ө,һ);
  • Нинди хәрефләр аваз белдерми? (ъ,ь).
Әлифба: Рәхмәт, дусларым, сез бик нәрсәләр өйрәнгәнсез. Минем тырышуларым юкка булмаган икән. Сез бит әле минем белән бергә математика фәнен дә укый башладыгыз. Бик күп мисаллар, мәсьәләләр чиштегез. Минем сезнең зирәклекне, тапкырлыкны тикшерәсем килә.
  • Керпе гөмбәгә барган
9 ак гөмбә тапкан 3не куйган энәсенә Калганын кәрзиненә. Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?
  • 7 малай урамга
Чыкты футбол уйнарга. 3әү килде тагын да Исәплә син барын да!
  • Шушы күлдә бүген иртән
8 аккош йөзә иде. Ярга чыкты икебез Ничә калдык инде без?
  • Айдар китте урманга
Тәмле җиләк җыярга. Менә 10 җиләк тапты 5не авызга капты. Ничә калыр чиләктә?
  • Без,без, без идек,
Без алты бала идек. Килеп керде Хәдичә Хәзер инде без ничә?
  • Ак каенда 3 чыпчык
Түбәдә 5 сыерчык. Әйтмәс микән берегез, Барысы ничә кошчык?
  • Без,без, без идек,
Без алты бала идек. Китеп барды бишәвебез, Хәзер калдык ничәү без? Әлифба: Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба да уңышлар телим. «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җыры ( М.Пляцковский сүзләре, В.Шаинский музыкасы) Буратино: Ай-яй, миңа мәктәптә уку бик ошый әле. Мин дә монда укырга киләм әле.
  • Ял минутлары да истә,
Күрсәтеп китик әле, Сәламәт, җитез булырга, Өйрәтте алар безне. Физкультминутка. «Кышкы урманда». Укытучы: Кадерле, укучылар! Әлифба - сезнең белем юлыгызның иң башы,якты йолдызы. Ул - белем иленә юл күрсәтүче иң якты кояш. Без әле бик күп китаплар, дәреслекләр белән танышырбыз, алар аша белем серләренә төшенербез. Китап - иң якын сердәш, дус, гомерлек юлдаш. Аларның битләрен ертмый, почмакларын бөкләми, саф керсез күңелегез белән бик чиста итеп кадерләп тотыгыз! Китап - киңәшчең синең, Дустың, ярдәмчең синең. Ул хөрмәткә бик хаклы Кадерлә син китапны. Сабитова Алия башкаруында «Китап» җыры. Буратино: Миңа бәйрәмгә килгәндә бер открытка биргәннәр иде, мәгез әле укып карагыз, ул нәрсә турында икән? Бәйрәм белән мавыгып онытып та җибәргәнмен. Укытучы: Кая әле, Буратино, укыйк син алып килгән открытканы.

1 укучы укый: «Кадерле 1 нче класс укучылары! Сезне укый-яза белүче- ләр сафына басуыгыз белән тәбрик итәбез! Тырышып укыгыз, сәламәт булыгыз. Бары тик «4» һәм «5»ле билгеләренә генә укуыгызны телибез. Башлангыч класс укучылары».

  • Сине укып бетерсәк тә,

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?

  • Синең белән хушлашканда

Дулкынланабыз.

Сау бул инде, сау бул, Сау бул, Әлифба. Талпына безнең күңелләр, Бер сүзне кабатлый телләр: Барысы бергә: Мең рәхмәт, мең рәхмәт, Кадерле Әлифба! Әлифба: Дусларым! Миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Мин сезнең тырышып укуыгызны һәм Әлифбаны онытмавыгызны телим.Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Ул сезне белем иленә алып барыр. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. ( Туган тел керә) Туган тел: Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез, Матур итеп сөйлисез. Туган телне яратсагыз, Тагы да күп белерсез. Туган тел - иң татлы тел. Туган тел - иң тәмле тел. Тәмле дип телең йотма, Туган телне онытма! Туган тел ул бездән соң Яшәр өчен туган тел. Бүгенгедән киләчәккә Дәшәр өчен туган тел. Укучы: Йөрәгемә иң якын тел - Туган телем - үз телем. Ярдәмең белән өйрәнәм, Гүзәл телне - рус телен. Укучы: Татарча да яхшы бел, Русчаны да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен Иң кадерле, затлы тел! Туган тел: Сезгә теләгем: тырыш булырга, ялкауланмаска. Артта калмаска, 2 ле алмаска! Укучылар: Сезнең алда вәгъдә бирәбез: Ялкауланмаска, 2 ле алмаска. Тырыш булырга, 5 кә укырга. Шәйдуллина Эльмира башкаруында «Туган телем» җыры. (Энҗе Мөэминова сүзләре, Булат Булатов музыкасы). Әти - әниләргә, килгән кунакларга сүз бирелә.

















Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Актаныш 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе






Рәхмәт сиңа,Әлифба!

1нче класста Әлифба бәйрәме

Үткәрде:

Актаныш 1 нче гомуми

урта белем бирү мәктәбенең

1 нче категорияле укытучысы

Камалова И.С.





Актаныш, 2013

© 2010-2022