Внеклассное мероприятие 23 февраля

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне.

Алып баручы: Совет Армиясендә, һава һәм диңгез флотында хезмәт иткән кадерле абыйлар, әтиләр һәм булачак солдатларыбыз! Сезне чын күңелдән 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, шатлык, бәхет телибез.Илебезнең тынычлыгын саклау ир-егетләребезнең изге бурычы. Чын ир-егетләр илебезнең тынычлыгы өчен сакта торалар. Без төнлә тынычлап йолыйбыз, ә чик сакчылары сакта тора. Безнең күгебезне күзәтүчеләр дә, көн-төн үзләренең постларында уяу торалар.

1.Еракта-еракта шәһәрләр,

Авыллар йокыга талганнар...

Чик буе караңгы-караңгы,

Шомланып калганнар урамнар.

2. Ак болыт, тауларга уралып,

Тын урман өстендә ял итә.

Тауларның сыртыннан кистереп,

Күренмәс җеп булып чик үтә.

3.Бары тик тау- ташлар арасы,

Крепость фәләннәр юк монда.

Минем абыйны күрегез,

Сугышчан автомат кулында.

4. Дошманнар алдында ул - кыя,

Ул - газиз илемнең калканы.

Ватаны тапшырган аңарга

Халкының туачак ал таңын.

5. Бу кыю сакчының янында

Давыллар күп күргән карт имән

Үзенең йокысын саклаучы

Батырга ышанып баш игән.

6. Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Әни эштә чакта тора

Әти юлда чакта тора.

Мин уйнаган чакта тора

Син йоклаган чакта тора.

7. Телевизор да карамый

Читкә карарга ярамый.

Чиккә генә карап тора

Дошман килеп кермәсен, ди

Безнең серне белмәсен, ди.

8. Әниләр эштә булганда,

Берүзең генә калганда

Түгел бу өйдә тору

Бу бит - илне саклап трру.

9. Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Сакта һәр-һәр чакта тора.

Әйтмим кайсы якта тора,

Син үзең дә сорап торма,

Бусы хәрби сер!

Алып баручы: Бүгенге көндә дә безнең райондаш һәм авылдаш егетләребез намус белән үзләренең хәрби бурычларын үтиләр, ныклыкларын , үз-үхләрен аямауларын күрсәтәләр. Безнең әтиләребез дә яшь вакытларында Армия сафларында хезмәт иткәннәр.

10. Солдатка киткән әтиләр

Үз илен саклар өчен

Ватан терәге ир - дигән

Исемен саклар өчен.

11. Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче.

12.Туган илкәй...

Бу исемдә язгы таңнар.

Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар,

Бу исемдә киләчәгем бәхетем минем,

Мәңге яшә, мәңге балкы, Туган илем.

13.Сезгә булган җылы хисне, әти,

Гомер буена без саклыйбыз,

Һәм шулай ук бу, олы сүз белән

Туып үскән илне атыйбыз.

Җыр. "Кояшлы ил"

14. Чәчәк аткан гөлне

Һәркем күрергә тиеш.

Туган илен һәр егет

Аяусыз сакларга тиеш.

15. Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең кемлеге

1 минут тынлык белән,

Искә алыйк бүген без сезне.

1 минут тынлык.

Җыр "Солдат турында җыр".

16. Күк йөзләре аяз булсын,

Кояш елмайсын безгә.

Үсеп җиткәч Армиягә

17. Үз теләгем белән барачакмын

Туган илне сакларга

Дошман түгел, җил дә үтмәс

Без тезелгән сафларга.

18. Туган илем бик ямьле,

Эчәр суы бик тәмле

Бик бай урман кырларга

Диңгезләргә-суларга.

Шундый матур бай илдә

Бик бәхетле үсәм мин

Укып инде , зур үскәч

Илгә хезмәт итәм мин.


© 2010-2022