Әдәби укудан эш программасы, 4 класс

Раздел Начальные классы
Класс 4 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Каралды»

Гуманитар МБ утырышында

____________/Вәлиева Р.Р./

Беркетмә № __

«___» ___________ 2015 ел

«Килешенде»

Укыту-тәрбия эше буенча

директор урынбасары

_________________/Леонтьева Л.М./

«___» ____________ 2015 ел

«Расланды»

И. о. мәктәп директоры

________________/Солягина Р.И./

Боерык гамәлгә кертелде №____________

«____» _____________ 2015 ел









Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы


аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Нармонка гомуми урта белем бирү мәктәбенең


башлангыч класс укытучысы


Вафина Розалия Гомәр кызының


4-б сыйныфында әдәби укудан (рус төркеме)


ЭШ ПРОГРАММАСЫ








2015- 2016 нче уку елы

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. "Мәгариф турында" РФ һәм РТ Законнары.
  2. Татар теленнән урта (тулы) гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - Казан: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2008.
  3. Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының "Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар, Р.З. Хәйдарова, Р.Л. Малафеева. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел .

  4. Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы МБОУ аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбенең төп гомуми белем бирү программасы (Педсовет беркетмәсе № 05, 15 март 2012 ел. Директор боерыгы № 20-о 19.03.2012 ел).
  5. Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы МБОУ аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нче уку елына "Укыту планы" (Педсовет беркетмәсе № 9,20август 2015 ел. Директор боерыгы № 66-о 20.08.2015 ел).

  6. Основной образовательной программы начального общего образования МОУ Нармонской средней общеобразовательной школы, утвержденного приказом № 126-О от 1 сентября 2011 г.


Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары: Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

1. Танып белү максатының эчтәлеге Татарстан Республикасында яшәүче һәрмилләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш,шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннәнфайдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайлана.

Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

2. Үстерү максатының эчтәлеге Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләүсәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский).

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә: - фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаш белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү. Программага сайланга эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алына. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны ү зэченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру шушы максатка буйсындырыла һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителә. 4. Белем бирү максатының эчтәлеге: Укучыларның татар теле буенчалексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлыктөрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматиккатегорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.


Укыту предметының укыту планында тоткан урыны Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен башлангыч белем бирү баскычында әдәби укуга 270 сәгать билгеләнә.
I сыйныф - 1 сәгать - 66 сәгать; II сыйныф - 2 сәгать - 68 сәгать; III сыйныф - 2 сәгать - 68 сәгать; IV сыйныф - 2 сәгать - 68 сәгать.






Уку программасының эчтәлеге

1 нче сыйныф (66 сәгать)

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат Әйдәгез танышабыз!

Танышу. Бер-береңнең исемен сорау, яшәү урынын әйтү. 1дән 10га кадәр саннар. Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.

Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү.

Урман дусларыбыз. Кыргый хайваннар, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү.

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.

Спорт бәйрәме

Без команда бирәбез. Спорт бәйрәмендә катнашу.

Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү.

Мәктәптә. Уку-язу әсбаплары. Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы. Мәктәптә уку хезмәте. Мин ничек укыйм?

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә сорап ала, иптәшеңә тәкъдим итә, кирәклеген, санын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә)

Йорт хайваннары һәм кошлары.Йорт хайв. һәм кошл., аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү. Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү


Бакчада Яшелчә исемнәре, саны, аларның төсе, тәме. Җиләк-җимешләр, саны, аларның төсе, тәме. Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү. Кыш җитте

Кыш билгеләре. Кышкы уеннар. Яңа ел бәйрәме. Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү. Сәламәт бул Тән әгъзаларының исемнәре. Табиптә. Шәхси гигиена предметлары. Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү. Безнең гаилә Гаилә әгъзалары. Без гаиләдә нишлибез? 8нче Март - әниләр бәйрәме. Язгы көн.

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү. Татар халык ашлары Татар халык ашлары. Кунакта. Табын янында. Туган көн. Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү. Кибеттә. Ашамлыклар. Ашамлыклар кибетендә. Савыт-сабалар. Савыт-саба кибетендә. Киемнәр. Киемнәр кибетендә.

Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү. Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.
Без шәһәрдә яшибез. Шәһәрдә. Безнең шәһәр. Мин транспортта барам. Нинди респ-да яшәгәнеңне, Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Җәй җитә. Күңелле җәй. Җәйге ял. Без Сабантуйга барабыз.

Җәй билгеләрен әйтә белү. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.


2 нче сыйныф (68 сәг.)

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат Без мәктәпкә барабыз Беренче сентябрь. Уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы, кирәклеге. Уку хезмәте.

Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү. Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү. Базарда Яшелчәләр. Җиләк-җимешләр. Базарда. Көз билгеләре. Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра белү. Мин чисталык яратам

Шәхси гигиена предметлары.

Тән әгъзалары атамалары. Табипта. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү.

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Кыш җитә

Кыш айлары, кыш билгеләре.

Яңа ел бәйрәме. Кышкы уеннар. Кошларга җимлек куябыз. Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү. Безнең гаилә

Безнең гаилә. Татар халык ашлары. Өй хезмәте. Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә белү. Яз килә

Яз билгеләре. 8 нче Март - әниләр бәйрәме.

Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү. Минем туган ягым Минем туган ягым. Татарстанның табигате. Татарстан шәһәрләре. Мин авылда яшим. Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү. Кибеттә Киемнәр кибетендә. Ашамлыклар кибетендә. Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү. Җәй Җәй җитте. Без Сабантуйга барабыз. Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү.




3 нче сыйныф (68 сәг.)

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат Белем бәйрәме

Беренче сентябрь - белем бәйрәме. Төсләр. Без диктант язабыз. Без дәрестә. Мин билге алам. Без китапханәгә йөрибез. Беренче сентябрь - Белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү. Көндәлек режим. Минем көндәлек режимым.

Вакытны әйтә, сорый белү. Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. Ашханәдә Без ашханәдә ашыйбыз. Ми нем яраткан ашларым. Безгә кунаклар килә. Без табын әзерлибез. Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү. Без әти-әниләргә булышабыз

Минем әти - әнием кем булып эшли? Без өйдә булышабыз. Без табын әзерлибез. Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү. Туган якка кыш килде

Яңа ел бәйрәме. Һава торышы. Кышкы уеннар. Каникулда. Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү. Шәһәрдә һәм авылда Татарстан - минем туган ягым. Татарстанда яшәүче милләтләр. Татарстан шәһәрләре. Без шәһәргә барабыз. Безнең авыл. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү. Әдәпле булыйк Әдәпле сөйләшү. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә чакыру. Табын янында. Без бүләкләр бирәбез. Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү. Кечкенә дусларыбыз Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау. Минем яраткан песием. Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү. Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый, әйтә белү. Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү. Күңелле җәй Без җәйне яратабыз. Ел фасыллары билгеләре. Җәй җитә. Без җиләккә барабыз. Безнең бакча. Җәйге ял. Сабантуй - зур бәйрәм. Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.


4 нче сыйныф (68 сәг.)

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат Яңа уку елы башлана Яңа уку елы башлана.Уку-язу әсбаплары. Яңа уку елына әзерлек. Минем эш урыным. Без дәрестә. Без контроль эш эшлибез. Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү. 1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү. Яңа уку елына нинди уку-язу әсбапларын алу турында, уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы турында әйтә белү. Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйли белү. Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү. Фикереңне дәлилли белү. Нинди предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтә белү. Урамга чакыра, чыкмау сәбәбен аңлата белү. Туган як табигате

Нәрсә ул табигать? Һава торышы. Дару үләннәре. Кошлар - безнең дусларыбыз. Минем канатлы дустым. Нәрсә ул табигать соравына җавап бирү. Ел фасыллары билгеләрен, айларын, һава торышын әйтә белү. Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү. Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый, әйтә белү. Кошларга ничек булышуың турында сөйли белү. Кошлар турында кыскача мәгълүмат бирә белү. Хайваннар дөньясында

Йорт һәм кыргый хайваннар. Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү. Укылган текстлар буенча кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат бирә белү. Кышкы уеннар Кышкы табигать. Кышкы уеннар. Кар бабай ясау. Яңа ел бәйрәменә барабыз.
Кышкы табигать турында сөйли белү. Кышкы уеннар турында сөйләшү. Дустыңны уенга чакыра белү, чыкмауның сәбәбен әйтә белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Дустыңны кар бабай ясарга чакыра белү. Яңа ел бәйрәменең кайчан башланганын, бәйрәмдә нишләгәнне әйтә белү. Гаиләдә бәйрәмне ничек каршылауны, нәрсәләр пешергәнне сөйли белү. Минем дусларым Минем дустым. Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр. Чын дуслык. Дустың турында сөйли белү. Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү. Чын дус нинди булуын әйтә, раслый белү. Дустыңа бүләк алуны, аның нинди икәнен әйтә белү. Дүрт аяклы дусларыбыз Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт. Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Дүрт аяклы дусларны карау, ашату, алар белән бергә уйнау турында сөйли белү. Язгы бәйрәмнәр Язгы табигать. 8 Март - әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам. Карга боткасы. Язгы табигать турында сөйләшү, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. 8 нче март бәйрәме белән котлау яза, ничек котлаганыңны әйтә белү. Өй хезмәте турында сөйләшә, әти-әниләргә ярдәм итү турында сорый, әйтә белү. Өй хезмәтенә катнашуга карап, геройларга бәя бирү. Карга боткасы турында сөйли белү. Минем туган илем Татарстанның дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр. Без Казанга барабыз. Татарстан шәһәрләре. Татарстанның символларын әйтә, сөйли белү. Татрстанда яшәгән милләтләрнең исемнәрен әйтә белү. Казанга баруың, анда нәрсәләр күрүең, Казанның нинди шәһәр булуы турында сөйли белү. Казанда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы барлыгын әйтә белү. Россия, Татарстан шәһәрләрен атый, аларны сөйләмдә куллана белү. Чәчәкле җәй, ямьле җәй Җәйге табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару. Җәйге табигать турында хикәяләп сөйли белү. Җәй көне кая барганыңны әйтә белү. Урманга, җиләккә бару турында сөйләшә белү.





Базис укыту планында 4 нче сыйныфта әдәби укудан атнага 1 сәг. вакыт бирелә. Барлыгы - 35 сәгать, ә программада 68 сәгать каралган.

Бүлек исеме

Сәг. саны программа буенча

Сәг. саны БУП буенча

Шул исәптән

Сөйләм үстерү дәресләре

1

Яңа уку елы башлана

8

3

3

2

Туган як табигате

14

5

5

3

Хайваннар дөньясында

5

4

4

4

Кышкы уеннар

8

4

4

5

Минем дусларым

10

6

6

6

Дүрт аяклы дусларыбыз

6

4

4

7

Язгы бәйрәмнәр

6

2

2

8

Минем туган илем

5

3

3

9

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

6

4

4


Барлыгы

68

35

35















Укыту программасын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята. Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: - беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу; - коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу; - "Татар теле һәм әдәби уку" фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре: - татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау; - шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; - татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру; - үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, һөнәрләр дөньясы белән танышу, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү,аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру; - уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру; -әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру.

Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең метапредмет нәтиҗәләре:

Танып -белү универсаль уку гамәлләре:
-фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр, логик фикерләү, сәбәп- нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; -классификацияләү өчен уртак фикеләрне табу; -ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; -үрнәк буенча эшли белү; -аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү; -рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү; - аңлап укый белү; - укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.


Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; -эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; - уку хезмәтеңә бәя бирә белү; - дәрестә эш урынын әзерли белү.


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: - укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру - катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү; - дискуссиядә катнашу, сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү; - проблеманы ачу, аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү; - эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү; - үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре: - программа кысаларында татар телендә телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу; - телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү; - татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗатының гади үрнәкләре белән таныштыру.

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре

Тыңлап аңлау Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру; сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү; сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм: Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү; программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү; дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү; укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү; үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү; хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү; кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганда сүзлекләр куллана белү.

Практик өлешенең графигы


Дәрес темасы

Үткәрү вакыты


Уку тизлеген тикшерү: "Шыгырдавыклы башмаклар" тексты (Дәреслек, икенче кисәк, 24 б.)

25.12


Уку тизлеген тикшерү: "Карга боткасы" тексты (Дәреслек, икенче кисәк, 66 б.)

21.05
















Программаның укыту-методик тәэмин ителүе


  1. Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының "Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар, Р.З. Хәйдарова, Р.Л. Малафеева. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел.
  2. Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Татар теле, дүртенче сыйныф. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Ике кисәктә. - Казан: «Татармультфильм» нәшрияты, 2014 ел.
  3. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 4 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: «Татармультфильм», 2014 ел.
  4. "Күңелле татар теле" (рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек). Ике кисәктә. Р.З.Хәйдәрова. - Казан: Татармультфильм нәшрияты, 2014 ел.
  5. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гиниятуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 4 нче сыйныф. (Укытучылар өчен методик кулланма). Казан: Татармультфильм, 2013 ел.
  6. Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах.
  7. К.С.Фатхуллова, А.Н.Газизова. Тесты по татарскому языку. 4 класс. - Казань, 2010.
  8. Татарча-русча, русча-татарча мәктәп сүзлеге. - Казан, 2008.
  9. Т.Р.Шакирова. Кошлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
  10. Презентациялар: "Көз", "Кыргый хайваннар", "Йорт хайваннары", "Кыш", "Яз".
  11. Компакт-диск "Татар телле заман". "Мин татар телен өйрәнәм" сериясеннән.
  12. Тематик папкалар: "Этләр - безнең дусларыбыз", "Ел фасыллары", "Татарстан - минем республикам".
  13. edu.tatar.ru




Әдәби укудан тематик-укыту планы

Сыйныф: 4-б


Укытучы: Вафина Розалия Гомәр кызы


Сәгать саны: барлыгы - 35 сәгать; атнага - 1 сәгать.


Планлаштырылган контроль дәресләр: уку тизлеген тикшерү: 2 сәг.


Планлаштыру: Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының "Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар, Р.З. Хәйдарова, Р.Л. Малафеева. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел.) нигезендә төзелде.


Дәреслек:

"Күңелле татар теле" (рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек). Ике кисәктә. Р.З.Хәйдәрова. - Казан: Татармультфильм нәшрияты, 2014 ел.


Өстәмә әдәбият:

Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гиниятуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 4 нче сыйныф. (Укытучылар өчен методик кулланма). Казан: Татармультфильм, 2013 ел.







Календарь-тематик план


Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

  • ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру
  • ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү
  • ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру
  • ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү
  • ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү
  • Д/с - диалогик сөйләм
  • М/с - монологик сөйләм.



Дәрес темасы

Дә-рес

ти-бы/ Контроль төре

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Укучыларның эшчәнлек характеристикасы яки уку эшчәнлеге

төрләре


Үткәрү

вакыты

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр

План

Факт

Белем бәйрәме (3 сәг.)

1


Яңа уку елы котлы булсын! Белем бәйрәме. Уку-язу әсбаплары. Самуил Маршак. "Һәр атнада җиде көн". Х. Гарданов. «К хәрефен белегез, к ны дөрес әйтегез».

ДС/МС / Телдән сөйләмне тикшерү

Белем бәйрәме, яңа уку елы башлана, килешә. Хәзерге заман хикәя фигыль

Дәрес, дәреслек, кирәк, түгел. Аваз, хәреф, куян, он, камыр, көймә, күмәч

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшләнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү УУГ:

аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы пробл-ы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классифик. өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив УУГ:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әнгәмәдәшнең

аралашу холкы б-н идарә итү.

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш
булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру


Белем бәйрәме белән котлау. Диалог уку, сөйләшү, җөмләләр төзү, уку, тәрҗемә итү

04.09


2


Р. Миңнуллин. "Үсми калган хәреф". "Берәү, икәү, өчәү...". «Эш урыны» хикәясе. "Контроль эш "

хикәясе.

ЛГКК / Телдән сөйләмне тикшерү

Йорт, орлык, озын; кушарга, алырга бүлергә, мисал, мәсьәлә. Тәртип, һәрвакыт, сүндерә, язу өстәле, тырыш, ялкау, игътибар

Уку, ситуатив күнегүләр, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалог уку, сөйләшү

11.09


3


"Без хикәя язабыз". Г.Тукай. "Сабыйга"

ЛГКК / Мөстәкыйль эш

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы;

дөрес чиште, дөрес чишмәде; кәефсез, бугай, үкенде, гаеп. Сабый, дәрес әзерли, тышка чакыра, күңел ач.

Диалог уку, сөйләшү, ситуатив күнегүләр

18.09


Туган як табигате (5 сәг.)

4

Җ. Тәрҗеманов. "Табигать китабы". Г. Тукай. "Елның дүрт фасылы". "Көз" темасына диалоглар төзү.

ДС/МС /Карточкалар белән эш

Табигать, ел фасылы билгеләре, вакыт, көз, туңды, суынды, саргая


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчэнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалог, кабатлау

25.09


5


Контроль эш "Без хикәя язабыз "

ЛГКК /Контроль эш

Исемнәрнең төшем килеше белән төрләнеше. Чаба, кычыткан, арт сабагын укытырга, юньсез

Контроль эше ясау

02.10


6

Мин даруханәгә барам. В.Монасыйпов. "Шифалы табиблар". Г.Лотфи. «Песнәк белән Әнисә».

ЛГКК / Мөстәкыйль эш

Исемнәрнең иялек һәм төшем килешләре белән төрләнеше. Ашата, эчертә, ашыйсы килә, тәрәзә чукый башлады, шатланды, күз ачып йомганчы

Хикәяне уку, тәрҗемә итү, күнегүләр

09.10


7


Җ.Тәрҗемәновның «Чирик» хикәясе. «Чирик» (II кисәк)

ЛКК / Телдән сөйләмне тикшерү

Өстендә, астында, канаты өшеде, томшык, борын, авырта, җим, сөт, эремчек, тары. Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе

Тутый кош, ярдәм итә, ишегалдында, эскәмия, кайвакыт, бервакыт, коткарды

Хикәяне уку, тәрҗемә итү, гр. күнегүләр эшләү, сораулар кую

16.10


8

«Чирик» хикәясенең III кисәге өстендә эшләү. Без хикәя сөйлибез.

ДС/МС / Тест

Үткән дәрес лексикасы

Җөмләләр төзү, тәрҗемә итү, гр. күнегүләр, ситуатив күнегүләр, сорауларга җавап бирү

23.10


Хайваннар дөньясында (4 сәг.)

9

Йорт һәм кыргый хайваннар. Ә.Кари. «Тиен».


ЛГКК /Телдән сөйләмне тикшерү

Соры, җәнлек исемнәре, гомер. Кая? Кайдан? Кайда? сорауларына җавап булган исемнәр

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчэнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү УУГ:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив УУГ:

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшен белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу






Җөмләләр төзү, гр. күнегүләр, сорауларга җавап бирү. Шигырьне сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, җөмләләргә сораулар кую.

30.10


10

Г. Тукай. "Ташбака белән куян".

ЛГКК


Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Хикәяне уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

13.11


11


"Ташбака белән куян" хикәясе өстендә эш.

ДС/МС

Йокы, уяна,тау, файда, ярыш, үкенү, хуланды, ярыша.

Җөмләләргә сораулар кую,

ситуатив күнегүләр

20.11


12


«Яшел энәле керпе» әкиятендәге лексик-грамматик материал

ЛГКК / Телдән сөйләмне тикшерү

Нишли? Нишләгән? Нишләми? Нишләмәгән? сораулары.

Уйлый, күрә, исни, җырлый, сөйли, бии, китә.

Әкиятне уку, тәрҗемә итү, гр. күнегүләр

27.11


Кышкы уеннар (4 сәг.)

13

Кыш билгеләре. Г.Бакир."Кышкы уен".

ЛГКК / Телдән сөйләмне тикшерү

Сорау алмашлыкларында басым. Иң, бик, кыскара, каплый, туңа. Су туңа, кар тәгәрәтә, зурая, күмер, таяк, шатлана

Регулятив УУГ:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларга,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү УУГ:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру; анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив УУГ:

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү


Сүзлек эше, сүзләргә сораулар кую, җөмләләр төзү, гр. күнегүләр,

хикәяне уку, тәрҗемә итү, рәсем буенча сөйләү, диалог уку, кышкы уеннар турында сөйләшү

04.12


14

Б. Рәхмәт. «Яңа ел килгәч». Шугалакта.

ДС/МС / Тест

Былтыр, быел, кичә, бүген, йокларга ятам, йокыдан торам; көлеп тора, тыңламый, шугалак, үкенә, я, әлбәттә, ә, түгел

Сүзлек эше, сүзләргә сораулар кую, җөмләләр төзү, гр. күнегүләр,

хикәяне уку, тәрҗемә итү, рәсем буенча сөйләү, диалог уку. Кышкы уеннар турында сөйләшү. Текст эчтәлеге буенча сораулар бирү, табышмаклар чишү

11.12


15


А.Алиш. "Куян кызы" хикәясе өстендә

эш итү.

ДС/МС

Яңа сүзләрне үзләштерү. Үткән дәрес лексикасы

18.12


16


«Елга буенда» хикәясе хикәясе өстендә

эш итү. Уку тизлеген тикшерү: "Шыгырдавыклы башмаклар" тексты (Дәреслек, икенче кисәк, 24 б.)

ЛКФ / Контр. эш

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары Тимераяк, сузды, камыш, таяк, сизми калды, тотынды. Кешене характерлаучы сыйфатлар


25.12


Минем дусларым (6 сәг.)

17

"Минем дустым" темасына сөйләшү. «Минем дустым» хикәясе өстендә эш.


ДС/МС/Телдән сөйләмне тикшерү

Исемнең зат-сан белән төрләнеше. Дустым, дуслаштык, ишегалды

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.


Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Хикәяне уку, тәрҗемә итү, сораулар кую

15.01


18


«Минем дустым» хикәясе буенча диалогик сөйләмгә чыгу. Г. Бәширов. "Сылтау".

ДС/МС/Телдән сөйләмне тикшерү

Батыр, ялкау, юмарт, саран. Чөнки теркәгече. Әйбер, бүләк итү, зурлар, чын дус



Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу

Диалогны тулыландыру. Хикәяне рольләргә бүлеп уку, сәхнәлштерү, сорауларга җавап бирү

22.01


19


И.Туктар. «Алма». Б.Рәхмәт. "Минем дуслар".

ЛГКК / Мөстәкыйль эш

Ашыйсы килә төзелмәсе.

Татлы, классташлар, кебек, гел, күңелсез, хуш исле, бергә. Су буе, күбәйде, хат, хәтердә

Хикәяне уку, тәрҗемә итү, сораулар кую

29.01


20

Д.Аппакованың «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясендәге лексик-грамматик материал. Д.Аппакова. «Шыгырдавыклы башмаклар»

(I кисәк).

ЛКК / Карточкалар белән эш

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Кебек, бик, соң, гел. Кая? Кайда? Кайдан? Сораулары. Башмак, кадерле, бәхет, шыгырдавыклы, җибәрде, беркем

Хикәяне уку, тәрҗемә итү, сораулар кую, җөмләләр төзү, сөйләшү

05.02


21


«Шыгырдавыклы башмаклар» (I кисәк) хикәясе өстендә эш. Д.Аппакова. Шы-гырдавыклы башмаклар» (II кисәк).

ДС/МС / Карточкалар белән эш

Өйдән мәктәпкә кадәр, Оляның дусты төзелмәләре

Хикәяне уку, тәрҗемә итү, сораулар кую, җөмләләр төзү, сөйләшү. Гр. күнегүләр, хикәянең дәвамын уку

12.02


22


«Минем дусларым» темасын кабатлау.

ДС/МС / Тест куллану

Идән, түшәм, кадәр, ачыла, йомыла, кочаклады. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. Йомшак, кечкенә, ярата, йөгерә; хуҗа, тәпи, маңгай, ашата, сагына, тап, шаян

Гр. күнегүләр, сораулар кую, җөмләләр төзү, сөйләшү

19.02


Дүрт аяклы дусларыбыз (4 сәг.)

23


Р.Мингалим. «Дөньяда бер эт бар иде».

ДС/МС / Мөстәкыйль эш


Дәрескә кагылышлы лексик-грамматик материал

Регулятив УУГ:

уку эшчэнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү УУГ:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив УУГ:

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу

Сүзлек өстендә эш.

Монологик, диалогик сөйләм оештыру.

Аңлап уку һәм тәрҗемә итү.

Мөст.эшчәнлек оештыру.

26.02


24


Г.Тукай. "Кызыклы шәкерт".

ЛГКК

Уйныйсы килә төзелмәсе.

Арт аяк, аума, юләр, маэмай

Иң матур укучыга конкурс, җөмләләр төзү

05.03


25


Г.Мөхәмәтшин. «Ак песи» хикәясендәге лексик-грамматик материал.

ГКК \

Телдән сөйләмне тикшерү

Исемнәрдә -сыз/-сез аффикслары.

Кат, йорт, төзи

Ишетеп аңлау.

Монологик, диалогик сөйләм оештыру.

Аңлап уку һәм тәрҗемә итү.

Мөст.эшчәнлек оештыру.

12.03


26


Р.Батулла. «Чикыл белән Мырый».

ЛГКК / Телдән сөйләмне тикшерү

Койрык, кача, коткара, йөзә, бата, кача, басма, егылып төшә, кычкыра

Монологик, диалогик сөйләм оештыру.

Аңлап уку һәм тәрҗемә итү.

Сүзлек өстендә эш.

Сораулар кую һәм җаваплар бирү.

19.03


Язгы бәйрәмнәр (2 сәг.)

27


Р.Вәлиева. "Яз". "Карга боткасы" тексты өстендә эш. Л.Толстой. «Әбисе белән оныгы».

ДС/МС / Мөстәкыйль эш

Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше. Күңелле, тамчы, кош, озын, кыска. Билгесез үткән заман хикәя фигыль үсеп җиткән, җыештыра, тегә, онык, картайган

Регулятив УУГ:

укуэшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү УУГ: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау, классифик. өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив УУГ:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү



8 нче март бәйрәме белән котлау язу. Текстны уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

02.04


28


Ничек әдәпле сорарга? М. Газизов. "Рәхмәт". В.Осеева."Дүрт кыз".


ДС/МС / Телдән сөйләмне тикшерү

Бирегезче, бирегез әле, зинһар формалары.

Булыша ала, күрсәтә, ярдәм итә. Тырыс, рәтли, татар исемнәре. Кушма саннар. Яулык, сатып ала, кешене характерлаучы сыйфатлар

Хикәяне уку, тәрҗемә итү, гр. күнегүләр, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр

09.04


Минем туган илем (3 сәг.)

29

Минем Ватаным - Россия. Татарстанның дәүләт символлары.

ЛКК

Ватан, туган як, туган ил, дәүләт теле, сурәтләнгән, тату, милләт, төс, ил, дәүләт гербы, дәүләт флагы, дәүләт гимны

Регулятив УУГ:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү УУГ: Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыш-у

Коммуникатив УУГ:

Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару, әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү

«Гаилә», «туган ил», «мәрхәмәтле-лек», «башкаларга карата түземлелек»
төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү


Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр, сәнгатьле уку, сораулар бирү

16.04


30


Татарстанның башкаласы - Казан. Татарстан шәһәрләре.

ЛГКК /Мөстәкыйль эш

Башкала, алтын ай, мәчет, манара, истәлекле, Шәһәр, яшьләр, ерак, якын. Казан Кремле, шәһәр исемнәренең Ю.к., Ч.к., У-в.к

Сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, гр. күнегүләр

23.04


31


«Мине Ватаным» темасын кабатлау.

ДС/МС / Тест

Үткән дәрес лексикасы

Монологик, диалогик сөйләм оештыру.

Дәреслек, өстәмә материал белән эш. Укучыларның алган белем-күнекмәләрен тикшерү.

Үз-үзеңә контроль ясау.

Яңа сүзләрне истә калдыру.

Мөст.эшчәнлек оеш-у

30.04


Чәчәкле җәй, ямьле җәй (3 сәг.)

32


Ш Галиев. «Җәйге болында». Г.Нәбиуллин. «Урман сөйләшә». Р.Корбан. «Җиләктә».

ЛКФ Карточкалар белән эш /


Сабантуй, салават күпере, җиләк пешә, көннәр озын, төннәр кыска. Урман, эндәшә, уңган, усак, каен. Чиләк, җиләк җыя, ерак, җиләк-җимеш исемнәре, чүп утый, су сибә, миләш, татар халык ашлары исемнәре

Регулятив УУГ:

уку эшчэнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү УУГ:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

Коммуникатив УУГ:

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш эшләү

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу

Шигырьне сәнгатьле уку, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр

07.05


33


"Шүрәле" әкияте.

ДС/МС /

Фронт. эш

Ярык, бүрәнә, бармак

Монологик, диалогик сөйләмнәрен үстерү.

Яңа сүзләр өйрәнү.

Дәреслек,сүзлек белән эш.

Уку һәм тәрҗемә итү.

14.05


34


«Чәчәкле җәй, ямьле җәй» темасын кабатлау. Уку тизлеген тикшерү: "Карга боткасы" тексты (Дәреслек, икенче кисәк, 66 б.)

ДС/МС /Контр. эш

Үткән дәрес лексикасы

Диалог төзеп сөйләшү, биремле карточкалар буенча эш, шигырьләр, хикәяләр сөйләү

21.05


35

Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

ДС/МС / Тест

Мөст.эшчәнлек оештыру.

28.05




© 2010-2022