Конспект классного часа Животные-герои сказок

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Класс сәгате

Тема:Хайваннар-әкият геройлары

Максат: геройлары хайваннар булган әкиятләрне искә төшерү;

әкиятләрне белүнең әһәмиятенә төшендерү;

әкиятләр аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: Презентация " Әкияттә-кунакта" , әкият китаплары күргәзмәсе

Класс сәгате барышы

I Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт тудыру.

- Балалар,исәнмесез!Йокыларыгыз туйдымы?Кәефләрегез әйбәтме? Сез сыйныф сәгатебезгә әзерме? Бер-беребезгә хәерле эшләр теләп елмаек та,башлыйбыз.

II Төп өлеш.Сыйныф сәгатенең темасын билгеләү

-Балалар,мин сезгә табышмыклар укыйм,ә сез аларның җавапларын әйтерсез,килештекме?(Слайдлар 2-6)

1.Җәен урманда патша,

Кышын кардан да аста.(аю)

2.Кош түгел-оча

Ябалактан курка,

Чикләвекне бик ярата,

Сызгырса,урман яңгырата.(тиен)

3.Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын,

Кетәклеккә кереп мин

Тавык-чебеш аламын.(төлке)

4.Нинди аучы булыр бу,

Җәнлек аулый төн буе?

Аннан мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе.(мәче)

5.Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.(куян)

-Балалар,бу җавапларны нәрсә берләштерә?(Слайд 7)Аларның нинди уртак ягы бар?(хайваннар)Димәк,бүгенге сыйныф сәгатендә без ни турында сөйләшербез?(Слайд 8) Ләкин тормыштагы,та- бигатьтәге хайваннар турында түгел,ә әкияттәгеләре турында сөйләшербез.Әкияттәге хайваннар нәрсә белән аерыла?

Бу дөньяда бер серле ил

Ул әкият дөньясы

Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

Күкләр аяз

Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

Бүген без шушы серле әкият дөньясына чумарбыз.Сез әкиятләр укырга яратасызмы?

Ни өчен яратасыз?--------

Ә хәзер әкиятләрне яхшы белүегезне сынап карарбыз.Мин әкиятләргә иллюстрация-

ләр күрсәтәм.Бу әкиятнең исеме һәм нинди хайваннар катнаша?(Слайдлар 9-14)

Балалар,чынлап та,әкиятләрнең бик күбесендә хайваннар катнаша.Кайберләрендә

алар-төп герой,ә кайберләрендә бик аз гына күренеп китәләр.Ягез әле,хайваннар катнашкан әкиятләрне искә төшерүне дәвам итик."Белсәң зирәк - әйт тизрәк!"уены:

-"Шүрәле"әкиятендә нинди йорт хайваны телгә алына? ( ат)

-Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер. ( бүре башы)

-Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы ( песи)

-Үзенең алтын тарагы артынан куучы Су анасын куркытучы хайваннар(этләр)

-Карт әниләренең авырып ятуын кызларга хәбәр итүче җәнлек(тиен)

-Серен саклый белмәүче үрдәккә иң беренче нинди җәнлек очрый?(керпе)

-Гөлчәчәкнең артыннан куганда убырлы карчык ннди җәнлеккә әйләнә?(Бүре)

-Нинди җәнлек кеше сүзенә ышанып,койрыксыз калган?(куян)

-Батыр әтәч, нинди җәнлекне куып чыгарып,Куянны коткара?(Кәҗә)

-Үзенең шәүләсеннән дә курка торган Куян баласының исеме ничек булган?(Биккуркак)

Группаларда эш:Мин сезгә әкият исемнәре таратам.Сезнең әкиятнең исемен иптәшлә регез ишетергә тиеш түгел.Сез.мимика,жестлар,хәрәкәтләр белән бу әкиятне күрсәтергә,ә калганнар аның исемен әйтергә тиеш.Хайваннар катнашкан өлешне күрсәтергә тиеш буласыз.Аңлашылдымы?

1 группа "Су анасы әкияте"

2 группа "Шалкан" әкияте

3 группа "Куя кызы"

4 группа "Чукмар белән Тукмар "

5 группа "

-Булдырдыгыз,ә хәзер мин сезгә тагын бер әкияткә рәсем күрсәтәм.Ул нинди әкият?(Слайд 15)Әйдәгез,әле без дә кармак атып, балык тотып карыйк әле.Бәлки безгә дә алтын балык эләгер.(Тактага алтын балык рәсеме элү)Бу балык түбәндәге теләкләр-

не үти ала(Слайд 16)

-күренмәс булырга;

-оча алырга;

-кешенең уйларын укый алырга.

Сез шушы бер теләкне сайлый аласыз.(Конэрс)

(Берничә пардан ни өчен шул почмакны сайлауларын әйттерү)

-Балалар,нинди генә теләкләр уйласагыз да,алар тормышка ашсын.Әгәр кешенең мак-

саты,тырышлыгы һәм сәламәтлеге булса,алтын балыктан башка да барлык хыялларың-

ны тормышка ашырып була,минемчә.Шушының белән сыйныф сәгатебез тәмам.Сезгә ул ошадымы?Ни өчен?Кайсы өлешләре бигрәк тә ошады?



© 2010-2022