Башлангыч сыйныфлар атналыгын үткәрү өчен Кызыклы математика биремнәре

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Башлангыч сыйныфлар атналыгын үткәрү өчен Кызыклы математика биремнәре

Башлангыч сыйныфлар атналыгын үткәрү өчен Кызыклы математика биремнәреБашлангыч сыйныфлар атналыгын үткәрү өчен Кызыклы математика биремнәре

Максат: балаларның акыл сәләтен, фикерләү тизлеген үстерү. Дәресләрдә алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәтү.

Уен барышы.

Берәү, икәү,өчәү, дүртәү...

Санарга өйрәнәбез

Әллә никадәр сан белеп

Кайтабыз өйләргә без.

Кызыклы сораулар.

  1. Исемендә сан булган ашамлыклар әйтегез ( өчпочмак, бишбармак, һ.б.)

  2. Саннар кергән нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез? ( "100 сум акчаң булганчы 100 дустың булсын", "7 кат үлчә, 1 кат кис", "кырын эш 40 елдан соң да беленер", һ.б.)

  3. Исемендә сан булган нинди үсемлекләр беләсез? (меңьяфрак, йөзьяшәр, һ.б.)

  4. Нинди сәгатьләр тәүлегенә ике генә тапкыр дөрес вакытны күрсәтә? (ватык сәгать)

  5. Имәндә 6 алма үсә иде. Берсен өзеп алдылар, ничә алма калды? (имән- дә алма үсми)

Башваткычлар.

  1. Бүлмәнең 4 почмагы бар, аның һәр почмагында мәче. Әгәр һәр мәчегә каршы тагын 3әр мәче утырса, бүлмәдә ничә мәче бар? ( 4 мәче)

  2. Биш таякның ничә очы бар? Ә биш ярымның? (10,12)

  3. Кушу гамәлләрен генә кулланып, биш 2 ледән 28 санын яз. (22+2+2+2=28)

  4. 37 санын биш 3 ле ярдәмендә языгыз. (33+3=3:3=37)

  5. 24 санын нинди өч бертөрле цифр ярдәмендә язып була? (22+2 яки 8+8+8)

  6. 100 санын биш бертөрле цифр ярдәмендә яз? (33*3+3:3) (5+5+5+5)*5

  7. Биш 2 ледән 25 санын яса (22+2+2:2)

  8. Бу фигурада ничә турыпочмаклык бар?




  1. Илдар күрше авылга 1 сәг 20 мин барган. Ә кайтканда шул араны 80 мин кайткан. Ни өчен шулай икән? (1 сәг 20 мин=80мин)

  2. Ике әти һәм ике ул алма ашаганнар. Һәркайсы ничә алма ашаган? ( 1 әр алма. Бабай, ата, малай)

  3. Өстәл өстенең 4 почмагы бар, 1 почмагын кистеләр. Ничә почмагы булды? (5 почмак)

  4. Бүлмәдә 4 шәм яна иде. Бер шәмне сүндерделәр. Бүлмәдә ничә шәм калды?(1 шәм, 3 се янып бетте)

  5. Икетәй, микетәй

Чабып килә ике тай

Әнә тагын 50 тай,

Шуларга куш кырык тай

Ничә булды, белмәсәң,

Монда торма, чыгып тай! (92 тай)

  1. Көннәрнең исемнәрен дә әйтмичә, саннарын да кулланмыйча, кем 5 көнне рәттән атый алыр? (өченче көн, кичә, бүген, иртәгә, берсекөнгә)

  2. Пар ат 20 км юл үтсә, һәр ат ничә км юл үтә? (20 км)

  3. Нәрсәнең башын да ахырын да табып булмый? (түгәрәк, боҗра)

  4. Каз һәм бозаулар 25 баш, ә аларның аяклары 70. Ничә каз һәм ничә бозау бар? (10 бозау, 15 каз)

  5. Бер математик бик арган, кичке сәг 7 дә йокларга яткан, будильник-

ны иртәнге сәг 9 га шалтыратырга куеп калдырган. Будильник шалтыраганчы ничә сәг йокларга туры килер? (2 сәг)

  1. Әхнәф 10 метрлы бауны 2 шәр метрлыга бүлгән. Ул бауны ничә урыннан кискән? Сызып күрсәт. (4)



  1. Өч кызның 8 китабы бар. Һәр кыздагы китаплар саны төрле. Өченче кыздагы китаплар саны калган ике кыздагы китаплар кадәр. Кызларның һәркайсында ничә китап (2, 2, 4)



© 2010-2022