Технологическая карта по математике

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МАМАДЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЮГАРЫ СОН УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ



Математикадан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта)

3сыйныф



Тема: КАЛДЫКЛЫ БҮЛҮ







Төзеде :башлангыч сыйныфлар укытучысы

Хадиуллина Эльвира Зайналовна





Тема

Калдыклы бүлүне эшләү (слайд 1)

Максаты Тапкырлау, бүлү таблицасын кулланып калдыклы бүлүне өйрәтү, Телдән исәпләү, мәсьәләләр чишү, логик фикерләү күнекмәләрен үстерү. (слайд 2)

Көтелгән нәтиҗә

Шәхси: әйләнә -тирә дөньянының математика белән бәйләнешен аңлау.

Регулятив: тапкырлау һәм бүлүнең ысулларын , предметларның үзара бәйләнешен үзләштерү

Танып-белү: математик гамәлләр һәм зурлыкларны аңлау.

Коммуникатив: куелган сорауларга дөрес җавап бирә белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләре булдыру.

Төп төшенчәләр

  1. Тапкырлау, бүлү таблицасын кулланып калдыклы бүлүне аңлату.
  2. Телдән исәпләү, мәсьәләләр чишү, логик фикерләү күнекмәләрен үстерү.

"Калдык"төшенчәсе белән таныштыру. Мәйдан, периметр, сантиметр, метр, килограмм, тапкырлау, бүлү.

Предметара бәйләнеш

әйләнә-тирә (мэсьэлэ чишкэндэ) белән таныштыру

Ресурслар

Математика дәреслеге, авторлары М.И. Моро, М.А.Бантова, Г.В.Бельтюкова…, ребус, компьютер, проектор.

Класс белән эш

Фронталь эш, индивидуаль эш, парлап эш.

Эшләү җирлеге булдыру

Предметара бәйләнеш

Эш формалары

Чыганаклар

Әдәби уку. Әйләнә-тирә дөнья

Фронталь, парларда һәм индивидуаль

"Математика " -дәреслек , 2 кисәк

Методик ярдәмлек ( "Поурочные разработки

по математике для 3 класса")

Күрсәтмәлек.

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

1 этап.Оештыру өлеше.

Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру

1 этап. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә, аларның ни өчен кирәкле кабатлана.

Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.

Шәхес буларак блок(әхлакый-этик бәяләү)

2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Максаты : калдыклы бүлү турында искә төшерү.

Көтелгән нәтиҗә:

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын искә төшерү, дәфтәрнең ничә сум торганын телдән исәпләү, мәсьәлә чишүне искә төшерү.

2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Телдән исәпләү өчен биремнәр.

1) 3 кә бүлгәндә калдыкта 1 һәм 2 кала торган сан уйлагыз.

2) 10 дәфтәр һәм 5 әр сумлык 3 альбом 35 сум тора. Дәфтәр ничә сум тора? (слайд 3)

Индивидуаль эш. Х урынына нинди сан куярга?

3Х : 6=6 (1 калд.) Х3 : 4=8 (1 калд.)

3Х : 6=6 (2 калд.) Х6 : 8=3 (2 калд.)

3Х : 6=6 ( 3 калд.) Х5 : 3=7 (4 калд.) (слайд 4)

(проблеманы чишү)

№3 (телдән чишү)

2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Регулятив эшчәнлек(укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку)

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү)

3 этап.Яңа тема өстендә эш.

Максаты: калдыклы бүлүне аңлату.

Көтелгән нәтиҗә:

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын искә төшерү,

калдыклы бүлүне өйрәнү.


Нәтиҗә:калдыклы бүлүне эшләү.

3 этап. Яңа тема өстендә эш.

-Калдыклы бүлүне башкару өчен , тапкырлау һәм бүлү таблицасын белергә кирәк. Тапкырлау таблицасын искә төшерәбез.

42:5

-Моны ничек чишеп була?

-42 санын таркатырга мөмкинме?(юк)

-таякчыклар сызып бүлеп буламы?(юк, чөнки 42 саны зур сан)

-42 гә кадәрге нинди иң зур сан 5 кә бүленә?(40)

-моны каян белеп була?(тапкырлау таблицасыннан)

-40 ны 5 кә бүлгәч ничә чыга?(8)

-42:5=8(2 калдык)

-калдыклы бүлүне тикшерәбез. 8*5+2=42

-Калдык бүлүчедән зурмы әллә кечкенәме?(кечкенә)

Ныгыту өчен 26 битне ачабыз.

Тапкырлау таблицасын белмичә, калдыклы бүлүне эшләп булмый.

№1 (3 мисалны тактада эшләү) 2 мисалны мөстәкыйль эшләү.(слайд 5)

Физкультминутка.

3 этап.Яңа тема өстендә эш.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге ( логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү)

Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү)

4 этап. Ныгыту.

Максаты: алган белемнәрне ныгыту, мәсьәләләр чишүне ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә:

- мәсьәләләр чишүне ныгыту,

- мәсьәләнең шартын яза белү,

Максат: озынлык үлчәү берәмлеге "сантиметр" , "миллиметр" төшенчәсен искә төшерү, кисемтәнең алтыдан бер өлешен табарга өйрәтү.

Көтелгән нәтиҗә:

кисемтәне сызу, Кисемтәнең алтыдан бер өлешен табу, икенче кисемтә сызу.

4 этап. Ныгыту.

№2(26 бит)

Җыйганнар 18 һәм 6 стакан мүк җиләге.

2 шәр стакан шикәр комы алган -?стакан шикәр комы

- мәсьәләнең соравына җавап табу өчен нәрсә белергә кирәк?(ничә стакан җиләк җыйганны)

-таба алабызмы?(әйе) 18+6=24(ст.)-мүк җил-ге

-аннан соң ниек табабыз?(тапкырлап)

24*2=48(ст.)-песок

Дәфтәрләрдә эшләү. (слайд 6)

№4 -биремне вариантлап эшләү. Биремне эшләү

СД=28 мм.

Бу кисемтәнең җидедән бер өлеше күпмегә тигез?

28:7=4 мм

Физкультминутка.

4 этап. Ныгыту.

Регулятив эшчәнлек(алдан фаразлау,контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү, тикшерү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше)

5 этап. Тикшерү күнегүләре.

Максаты: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, укучыларда уку

эшчәнлеген мөстәкыйль

башкара алу күнекмәләре формалаштыру

Көтелгән нәтиҗә:

калдыклы бүлүне эшләү,

тигезләмәләр чишүне искә төшерү, ребусны чишү.

5 этап.Тикшерү күнегүләре.

Танып -белү эшчәнлеген диагностикалау

Мөстәкыйль эш. .(слайд7)

1.Калдыклы бүлүне башкар:

9 : 4 = 50 : 9 = 48 : 7 =

15 : 6 = 84 : 9 =

2. Калдык кала торган мисалларны гына чишәргә.

56 : 9 = 45 : 8 = 96 :16 =

60 : 5 = 83 : 40 = 63 : 5 =

3.Төшеп калган саннарны яз.

2 : 3 = 7(ост.2) 4 : 7 = (ост.5) 77 : = (ост.5)

9 : 2 = 19(ост.1) 9 : 7 = (ост.3)

Калдыклы бүлүне белемеңә карап эшлә. Мөстәкыйль эшне тикшерү.(слайд 8)

№7(тигезләмәләрне чишәргә)

ребусны чишү.

5 этап.Тикшерү күнегүләре

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (логик, проблема кую һәм чишү)

Шәхес буларак эшчәлек

6 этап. Йомгаклау.

Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Көтелгән нәтиҗә:

-дәрестәге эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү

-калдыклы бүлүне чишү,

-тигезләмәләр чишү,

алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү.

6 этап.Нәтиҗә һәм бәяләү.

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

-Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-тапкырлау таблицасын безгә ни өчен белергә кирәк?

-Тагын хәтерегездә яхшырак калсын өчен , хәзер бер-берегезгә мисаллар әйтеп чишеп карагыз.

Өй эше бирү. №6,5(26 бит), зирәклеккә бирем.

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү.

Шәхес буларак эшчәлек (мәгънә төзелеше,)

Регулятив эшчәнлек (бәяләү)

Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү)



© 2010-2022