Разработка внеклассного мероприятия Посвящение в гимназисты

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 сыйныф укучыларын гимназист сафларына

кабул итү бәйрәме

Төзеделәр: беренче категорияле укытучы Зиннәтуллина Илмира Фаил кызы

беренче категорияле укытучы Мирзанурова Розалия Мукатдисовна.

Разработка внеклассного мероприятия Посвящение в гимназисты

1 укучы: Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген!

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын!


2 укучы: Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да .

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.


3укучы: Әле күп укымасак та,

Туган телне беләбез.

Бүген гимназист булырга

Җыелдык без күрәмсез.


Алып баручы:

Разработка внеклассного мероприятия Посвящение в гимназистыКичә генә әле сабый идең,

Бүген инде син зур укучы.

Зур өметләр баглап гимназиядә

Көтеп ала сине укытучың.

Безнең мәктәп гади мәктәп түгел.

Монда укып, балалар,

Рус, татар, инглиз телендә

Төпле белем алалар.

Ул мәктәпне һәрбер кеше

Алдынгы мәктәп, дия.

Чөнки бу бит шәһәребездә

Беренче гимназия !

Хәерле көн, кадерле укучылар һәм бәйрәмебез кунаклары! Матур традициябезне дәвам итеп, бүген без беренче сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул итәбез.

Балалар, сез инде гимназиягә килгәннән бирле бик күп нәрсәләргә өйрәндегез, күпне белдегез. Сез укучылар булдыгыз. Әмма бу әле гимназист булу дигән сүз түгел. Гимназист дигән мактаулы исемне бары тик тәрбияле, акыллы, әхлаклы укучылар гына йөртә ала. Без сезнең белән бүген сынаулар аша гимназист булырга лаек икәнлегезне тикшерербез Ә бу сынауларны сезнең барыгызга да таныш героегыз Буратино үткәрер. Әйдәгез бергәләп аны бирегә чакырыйк.

Музыка астында Буратино чыга.

Буратино: Исәнмесез, укучылар! Сез гимназист сафларына басарга телисез икән. Бик яхшы. Инде 3 ай укыгансыз, сезне гимназиядә нәрсәләргә өйрәнәсез соң?

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җыры башкарыла.

ӨРазработка внеклассного мероприятия Посвящение в гимназистыйрәтәләр мәктәпләрдә

1. Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне тезәргә,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

2. Бишкә бишне кушарга,

Иҗектән сүз ясарга,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

3. Таңнар ничек атканны,

Кояш ничек батканны,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Табарга утрауларны,

Биек, биек тауларны,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Буратино: Бик яхшы, сезне гимназиядә бик күп нәрсәләргә өйрәтәләр икән.Ә сез беләсезме, гимназистлыкка барлык укучыларны да кабул итмиләр. Моның өчен безгә берничә сынау үтәргә кирәк. Сез моңа әзерме?

Укучылар: Әзер!

Буратино: Ярар, беренче сынауны тыңлагыз. Сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп карыйк әле. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, җавабын табарсызмы икән?

Разработка внеклассного мероприятия Посвящение в гимназисты

Армый, талмый,

ат артыннан калмый. (Арба)

Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән(Китап).

Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый. (Акыл)

Лампа түгел − яктырта,
Мич түгел − җылыта. (Кояш)

Өй артында − ак калач. (Ай)

Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык. (Кар)

Буратино: Ярар. Бик яхшы, тапкыр балалар икәнсез. Ә сез җырлый, бии беләсезме соң? Я, һөнәрләрегезне күрсәтегез әле!

Зарипова Гөлназ башкаруында "Елмай" җыры.

Буратино: Ай-яй, бик сәләтле балалар икәнсез. Ярар, азрак белемегезне дә тикшереп карыйк инде. Хәзер мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, сез дәвам итегез.

Сөйдергән дә тел. ..., көйдергән дә тел.

Җиде кат үлчә. ..., бер кат кис.

Теле татлының ... дусты күп.

Әдәп башы...тел.

Дуслыкта-...көч.

БРазработка внеклассного мероприятия Посвящение в гимназистыуратино: Яхшы, балалар, сез сынауларны бик әйбәт үттегез. Мин сезгә Гимназистлар иленә ачкыч тапшырам, рәхим итегез, белем туплагыз. Акыллы, зирәк балалар булып үсегез.

Музыка астында 1нче сыйныф укучыларына ачкыч тапшырыла

Буратино: Балалар, миңа китәргә вакыт.Сау булыгыз.

Буратино чыгып китә.

Алып баручы:

Кадерле балалар, хәзер шушы ачкыч ярдәмендә сез гади укучылардан гимназистларга әверелерсез. Ләкин гимназист булу бик җиңел түгел. Гимназист булу сезгә бик зур җаваплылык йөкли. Гимназист булгач, сез яхшы укырга, әдәпле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, Туган илегезне яратырга тиешсез. Бүген гимназистлар сафына басу өчен сез гимназист анты тапшырырга тиеш буласыз. Сез әзерме?

Укучылар: Әзер!

Алып баручы:
Гимназист антын тапшыру өчен барлык укучыларның да басуы сорала.

Укучылар:

1 укучы Гимназиямне яратырга һәм аның исеменә тап төшермәскә мин ант итәм!

2 укучы Клянусь перед всеми стараться здоровым быть,
В гимназию нашу исправно ходить.
Клянусь!

3 укучы Тырышып укырга, гимназия тормышында актив катнашырга ант итәм!


Клянусь писать и читать я прилично
И в ранце носить «хорошо» и «отлично»
Клянусь!

4 укучы Гимназиянең тәртип кагыйдәләрен бозмаска, тәрбияле, әхлаклы булырга ант итәм!


5 укучы Клянусь я ребенком воспитанным быть,
Не бегать по школе, а шагом ходить.
Клянусь!

6 укучы Гимназист исемен горур йөртергә мин ант итәм!


7 укучы Клянусь, не бояться дороги тернистой,
И званьем клянусь дорожить гимназиста.
Клянусь!


8 укучы Ребенком всегда идеальным я буду
И клятвы моей никогда не забуду.
Клянусь! Клянусь! Клянусь!

9 укучы Гимназист антымны беркайчан да онытмаска ант итәм!

АРазработка внеклассного мероприятия Посвящение в гимназистынт итәм, ант итәм, ант итәм!


Алып баручы:

1 нче сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул итү һәм

гимназист значогы тагу хокукы 11нче сыйныф укучыларына

бирелә.

Музыка астында значоклар тагыла.

Алып баручы:

1 сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул ителүләре белән котлау өчен сүз гимназия директоры Л. М. Сафиуллинага бирелә.

1 укучы Күптән түгел килдек без мәктәпкә

Тиздән зурлар булып үсәрбез.

Бүген исә шушы бәйрәмнән без

Гимназистлар булып китәбез.

2 укучы Хочу учиться я на пять.

Такой я - оптимист!

Разработка внеклассного мероприятия Посвящение в гимназисты Науки буду постигать,

Ведь я же гимназист.

3 укучы Я знаний много получу.

Их надо накопить.

Я в институт потом хочу,

Хороший поступить.

4 укучы Работать буду, а пока,

Чтоб очень много знать,

Миллионы книг наверняка,

Я должен прочитать.

5 укучы Задача эта непроста.

Путь к знаниям тернист.

Но с этим справится, друзья,

Поверьте, гимназист!

6 укучы Заявляем громко, смело.
Всем, кто слышит нас сейчас,
Нам ещё не надоело
Каждый день являться в класс.
Вечерами собираем
Сами свой большой портфель.
И уже так много знаем …
Вы поверьте нам теперь!

7 укучы Без тынычлык иле балалары.

Туган телдә укып үсәбез.

Безнең дуслык- югалмаслык дуслык,

Гасырларны бергә кичәбез.

8Разработка внеклассного мероприятия Посвящение в гимназисты укучы Эшкә ашты теләгебез

Без гимназист сафында.

Тантаналы вәгъдә бирдек

Гимназия каршында.

9 укучы Үрнәк булыйк һәр кешегә

Үзләштерик белемне.

Тормыштан да артык күреп

Яратыйк Туган илне.

10 укучы Яклый белик Ватанны да

Солдат абыйлар кебек.

Олылап телгә алсыннар

Ул бит гимназист, диеп.

11 укучы Так давайте учиться отлично друзья

Ведь дорога у каждого будет своя

Гимназисты - веселый и дружный народ

Этой песней для нас начинается год.

"Туган илем " җыры башкарыла

Алып баручы:

Кадерле укучылар, без сезне гимназист булуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Гимназист антына тугъры калып, акыллы һәм тәртипле укучылар булып үсәрсез, гимназия исеменә тап төшермәссез дигән теләктә калабыз.

Разработка внеклассного мероприятия Посвящение в гимназисты




© 2010-2022