Тема «Нәрсә ул балыклар?»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Респупликасы Биектау муниципаль районы Коркачык гомуми башлангыч белем бирү мәктәбе








2 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресе.







Тема:Нәрсә ул балыклар?






Эшләде:Беренче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Сагдеева Зөлфия Рөстәм кызы.


Тема: Нәрсә ул балыклар? Максат: Балыкларның билгеләре hәм төрләре белән таныштыру. Бурычлар: - балыкларның гәүдә төзелешен белү; аларның тышкы кыяфәтләре hәм яшәү урыннары буенча танып белү. - укучыларның танып белү активлыгын үстерү; билгеләмәләрне аңлата hәм нәтиҗә ясый белү. - табигатькә сак караш тәрбияләү. Жиhазлау: - балык рәсемнәре (җәен балык, камбала, шыртлака,чуртан, акула). - зәңгәр hәм яшел төстәге түгәрәкләр. Материал: Дәреслек «Әйләнә-тирәбездәге дөнья» А.А. Плешаков, Казан. «Мәгариф» нәшрияте 2007 ел. «Әйләнә-тирәбездәге дөнья» эш дәфтәре . А.А. Плешаков, Москва «Просвещение» 2010 ел. Атлас ачыклагыч «Җирдән күккә кадәр» А.А. Плешаков, Москва «Просвещение» 2010 ел.
План. I. Оештыру өлеше. Укучылар белән исәнләшү, кәефләрен сорау. Дәрескә әзерлекне барлау.
II. Узган дәресне искә төшеру. Укучылар бөҗәкләр турында белгән кызыклы мәгълүматларны сөйлиләр.


III. Белемнәрне актуальләштеру. - Балалар, энә карагы күл өстендә озак кына очып йөргән, ә моны Кырмыска малае Сораучык күзәтеп торган. Аңа бик кызык тоелган: «Кемне күзәтә икән бу энә карагы?»- дип, уйлаган ул. Бу сорауга җавапны Зирәк ташбака табышмак белән җавап биргэн. Тыңлагыз әле: Җирдә йөрми, Зәңгәр күккә карап Йолдызлар да санамый, Кешеләрне дә белми. (Балык). -Нәрсә соң ул балыклар? (Парларда киңәшләшәләр. Үз җавапларын әйтәләр). -Алалар кайларда яшәргә мөмкин? (елгада, күлдә, диңгездә, океанда) - Суда алар ничек хәрәкәтләнәләр? (йөзгечләре hәм койрыклары белән) - Ә ничек сулыйлар? (сангаклары белән)
IV. Яңа материалны өйрәнү. Рәсем буенча балыкның тышкы төзелешен карау.(Дәреслекнең 23е бите). (Парларда эшләү. Бер укучы төзелешен әйтеп тора, икенчесе аны күрсәтә. Аннан соң рольләрне алышыналар). -Бу балык ничек атала? (Кызылканат). - Нинди билгеләренә карап белдегез? (Балыкларның йөзгечләре кызыл төстә, алар каурыйга охшаган) - Балыкларның тәннәре нәрсә белән капланган? (Тәнкәләр белән). - Әйдәгез нәтиҗә ясыйк, нәрсә ул балыклар? (Тәннәре тәнкә белән капланган су хайваннары балыклар дип атала. Үз нәтиҗәләрен дәреслектәге нәтиҗә белән чагыштыралар). Балыклар турында кыскача мәгълүмат бирү. - Күп кенә балыклар бик яхшы күрәләр, ләкин аларның күз кабаклары юк. Су балыкларның күзләрен дымландырып hәм чистартып тора. Балыклар искә дә бик сизгер. Алар борын тишекләре белән ис сизәләр, ләкин суламыйлар. Балыклар койрыклары белән хәрәкәт итәләр, ә йөзгечләре ярдәмендә борылалар. Балыкларга да кешеләргә кебек суларга кислород кирәк. Суны йоткан вакытта су саңгаклар аркылы үтә. Саңгаклар судан кислородны булеп алалар да, сунны кире чыгаралар. Күп кенэәбалыклар икра чәчәләр, шулай итеп үрчиләр. Кайберләре үзләренә яшәү урыны төзиләр. Иң зур балыклар дип - гигант акулалар санала. Аларның озынлыклары 16-18 метрга җитә. Ә иң кечкенә балык Филиппин утраулары буенда яши. Ул - үгез-Пандака дип атала. Физкульминутка.
V. Дәресне ныгыту. Дәреслек буенча эш. -Дәреслекнең 22-23нче биттәге рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле. Рәссам ни өчен балыкларны ике төкемгә бүлде икән? (Парларда киңәшләшәләр. Җавап: елгада hәм диңгездә яшиләр). - Ни өчен сул яктагылары елга балыклары? (Елгада яшәгэн өчен) - Кайсылары диңгез балыклары дип атала? (Диңгездэ яшәгәннәре) - Үзегез нинди елга hәм диңгез балыклары беләсез? - Ә хәзер hәр балыкның үз өе дигән уен уйнап алырбыз. Мин табышмаклар әйтәм, табшмакларның җавапларын түгәрәкләр белән билгелибез. Әгәр елга балыклары икән - яшел тугәрәкләрне дәреслекнең сул яктагы битенә, әгәр диңгез балыклары икән - зәңгәр түгәрәкләрне уң якка куябыз. 1. Тын су төбендә Ята мыеклы бүрәнә. (Җәен) 2. Зур коймак Ята суның төбендә. (Камбала) 3. Яши су төбендә Сугыш чукмары, Сыртында сөякләре Чуртан да йотмас аны. (Шыртлака) 4. Койрыгын болгый, Тешләре үткен, Ләкин эрми. (Чуртан). 5. Тирәндә яшим мин, Бик оста йөзәм. Тешләрем үткен, Диңгезнең зур балыгы мин. (Акула). Елга hәм диңгез балыкларын санап чыгу.
VI. Дәфтәрләрдә эш. Укучылар эш дәфтәрләрендэә балыкларны силуэтлары буенча таныйлар. (Парларда эш. Балык рәсеме ясыйлар).
VII. Рефлексив бәяләү. - Үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? - Нинди нәтиҗәләргә килдек? -Үзегезгә гомуми бәя бирегез.
Йомгаклау.








© 2010-2022