Технология «Савыт-саба. Чәй сервизы» 1 класс

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: «Савыт-саба. Чәй сервизы».
Максат:

Пластилиннан савыт-саба ясау технологиясенә өйрәтү;

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет белемнәре:

Пластилиннан әвәләү алымнарын өйрәтү.

Универсал уку күнекмәләре:

Шәхси: Әйләнә-тирәгә һәм үзеңә шәхси һәм эмоциональ караш формалаштыру.
Регулятив: Пластилин белән эшләү алгоритмын үзләштерү.
Танып белү: Өстәлне сервировкалау кагыйдәләре, чәй савыт-сабаларының төрлелеге турында күзаллау формалаштыру.
Коммуникатив: Кечкенә группада эшләү күнекмәләрен формалаштыру.

Төп төшенчәләр:

Сервиз (чәй сервизы җыелмасы кеше санына карап өстәлгә куела), сервировклау(өстәл бизәү) традиция( гореф-гадәт)

Предметара бәйләнешләр:

Әйләнә-тирә (төрле халыкларның традицияләрен белү).

ОБЖ (куркынычсызлык кагыйдәләрен белү һәм куллану).

Сөйләм теле (укучыларның сүзлек байлыгын үстерү).

ИЗО (чәй композициясен төзегәндә эстетик зәвыкны үстерү)

Математика (эшләү алгоритмын булдыру,предметларны санау)

Эш формалары:

Фронталь, кечкенә группаларда, индивидуаль.

Ресурслар:

«Технология»дәреслеге, проектор, ноутбук,презентация,күргәзмәлек,чәй сервизы җыелмасы,стеклар,пластилин,такта ,салфетка.
Дәрес барышы:

I этап. Эшчәнлекне мотивлаштыру.

Елмаеп карагыз дөньяга,(слайд1)

Рәхәт бит яшәве, шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга, уйларга бик җайлы.

-Хәерле көн, балалар!

Балалар әйдәгез бер-берегез белән йөзгә-йөз,иңгә- иң партнёрлар белән исәнләшегез.

МЭНЭДҖ МЭТ(Хор белән мәкаль әйтелә"Бир бишне-ун булсын,эшебез уң булсын"!(уң куллар белән бәрешеп алалар)

Ә кәефләрегез ничек? -(Укучылар кәефләре нинди булуга карап смайликлар күтәрәләр.)ТИМ ЧИР

Бик яхшы ,минем дә кәефем күтәренке!(смайлик күрсәтелә)

Шушы күтәренке кәеф белән бер-беребезгә елмаеп дәресебезне башлап җибәрик.

Хәзер нинди дәрес ?(технология дәресе )

Укучылар, технология дәресендә дусларларыбыз да катнаша.Кемнәр әле алар?(Гөлнур,Илнур рәсемнәрен тактага ябыштыру)Әйе, алар бүген дә безнең дәрестә катнашалар.

Әйдәгез эш урыны белән танышыйк .(слайд 2)

Безнең эш урыны әзер,эшләү өчен безгә нәрсәләр кирәк була икән,эш тәртибен искә төшерик? (пластилин - сулда, салфетка- өстә, стеклар- уңда.)

Кереш инструктаж.

Искә төшерик әле, технология дәресендә нинди кагыйдәләрдән башка эшне башларга ярамый? (Куркынычсызлык кагыйдәләре)

Укучылар пластилин белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерик әле?

Пластилин белән эшләү кагыйдәләре

1. Пластилинны авызга кабарга ярамый.

2. Пластилинлы куллар белән күзләрне уарга ярамый.

3. Стеклар белән сак эшләргә кирәк.

4. Эш өчен пластилинның дөрес төсен сайларга кирәк.

5.Стеклар кулланып, кирәк кадәр пластилин кисеп алырга.

6.Пластилин йомшарсын өчен, аны кулда җылытырга һәм изәргә кирәк.

7.Эш беткәч кулыңны йомшак коры салфетка белән сөртергә. II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Узган технология дәресендә нинди күмәк проект эше эшләдек?(Ботаклардан ясалган йорт проекты эшләдек)

Нинди материаллар белән эшләдек?(табигый материаллар,пластилин,кәгазь,картон)

Бүген дә дәрестә без сезнең белән группаларда күмәк проект эшләрбез.Группада эшләү кагыйдәләрен искә төшерик. III этап. Уку максатын кую .Проблемалы сорау .

Сез табышмаклар яратасызмы?

Гөлнур белән Илнур сезгә табышмаклар әйтәләр, ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм дөрес итеп җавап бирегез.Ә җаваплары менә шушы зур матур серле тартма эченә яшерелгән.Табышмакларның җаваплары бүгенге дәресебезнең темасын билгеләргә ярдәм итәр.

Башы да тишек, төбе дә тишек, уртасында ут, читендә су.(самавыр)
Башында - сәдәф, бер кулы өстә, берсе билендә (чәйнек). (слайд 3). Башында эшләпә ,куллары билендә.(шикәр савыты)

Шар чаклы күзе бар,йодрык чаклы үзе бар.(чынаяк)

Өй эчендә түгәрәк күл.(тәлинкә)(слайд 4) Барсын да ашатам,ә үземнең авызым юк.(калак )(слайд 5) (Өстәлгә самавыр,чынаяк,чәйнек,шикәр савыты ,чәй калагы куела.) Өстәлдәге бу предметларны ничек атыйбыз? (Савыт- сабалар,)

Чәй эчү өчен нинди савыт-саба кулланыла?(чәй сервизы)

Сез чәй эчәргә яратасызмы?(әйе)

Әйдәгез, бүген үзебезгә чәй табыны әзерлик.Сез ризамы?(әйе)

Балалар, өстәлгә карагыз әле ,нинди савыт -саба җитми?(чынаяклар)

Ничә чынаяк бар өстәлдә?(берәү)

Бер чынаяк белән чәй өстәле әзерли алабызмы?(юк)

Ни өчен?(чынаяклар барыбызга да җитми.)

Нишлибез инде хәзер,каян алабыз?(ясыйбыз....)

Чәй сервизын нәрсәләрдән ясап була?(кәгазьдән,пластилиннан)

Димәк ,без бүген дәрестә нинди күмәк проект эше эшләячәкбез?(дәреснең темасын әйтәләр"Чәй сервизы"проекты . Һәр группа үзенә чәй сервизы җыелмасы ясар һәм чәй өстәле әзерләр. (слайд6)

Аны нинди материалдан ясарбыз?(пластилиннан)

Аны ясаганда без нәрсәгә өйрәнәчәкбез?(пластилин белән дөрес эшләргә, пластилиннан савыт-саба ясарга)

IV.Яңа белем һәм төшенчәләр .

Максат - укучыларның белемнәрен,чәй эчү традицияләрен актуальләштерергә. Балалар сез чәй турында ниләр беләсез?(чәй тәмле.. ) Чәй ул- файдалы эчемлек,сусауны баса,арганнарны оныттыра,кәефне күтәрә.(слайд7)

Чәйне әби-бабаларыбыз элек-электән үк эчәргә яратканнар. Чәй - татарның йөзе.

Чәй эчкәндә өстәлдә самовыр, тәмле прәннекләр һәм җиләк-җимеш кайнатмалары булган. Халкыбызның матур бер гореф -гадәте ул чәй эчү, чәй табыны артында бергәләп утырып, өйдәге мәшәкатьләрне уртага салып сөйләшкәннәр. (слайд 8)

Мәсәлән Японнар һәм Кытайлар яшел чәй,Инглизләр кара чәй сәйлүн һәм һинд чәен сөт белән каймак белән эчәләр.(слайд 9)

Элек чәйнекләрне балчыктан ясый торган булганнар.(слайд 10)

Безнең көннәрдә чәй сервизларын һәм чәй эчү өчен башка савыт-сабаларны төрле формада һәм төрле материаллардан ясыйлар. (слайд 11)

1. Уен « Өстәл сервировкалау»(слайд 12)

Максат - укучыларга өстәл сервировкалап күрсәтү.

-Балалар ,әйдәгез чәй эчү өчен өстәлне дөрес итеп сервировкаларга өйрәник.

Экранга карагыз әле.. "Сервировка" "сервиз" сүзен аңлату.

Ә нәрсә ул "сервировка"? (Өстәлне сервировкалау ул өстәлне бизәү)

Әйдәгез өстәлгә савыт-сабаларны дөрес урнаштырыйк.

V этап. Ял минуты."Төрле көйгә" күнегүләр эшләү, лидер артыннан кабатлау. Фолоу зе лидер. (2 группада эшлиләр)(слайд 13)

(Лидер артына бер рәткә басалар, музыка астында аның артыннан күнегүләрне эшлиләр. Музыка туктый. Лидер артка баса, икенче укучы лидер була. Аның артыннан эшлиләр. Шулай дәвам итә.)

VI этап. Проект өстендә эш .Эшне планлаштыру.

2.Дәреслек белән эш. (60-61 бит.)Дәреслекнең кыстыргыч куелган битен ачыгыз.

Иң беренче план белән танышабыз. План.(слайд14) 1. Группаларга бүленегез.(җаваплы укучыны сайлау) 2. Чәй сервизы предметларын карагыз.(дәреслек чәйнек, чынаяк, шикәр савыты) 3. Кемнең нинди әйбер әвәләп ясаячагын билгеләгез. (10 с.вакыт бирелә киңәшләшү) 4. Эшләү тәртибе белән танышыгыз. (экранда) 5.Яшь технолог сорауларына җавап бирегез. 6. Эшләнмәне ясагыз. 7. Композицияне җыегыз . 8 Композицияне сыйныфташларыгызга күрсәтегез. 9. Нәтиҗәне бәяләгез.

Һәр чәй предметы чынаяк формасындагы өлештән һәм өстәмә детальләрдән тора: капкачы, тоткасы( сабы), борыны.

Хәзер экранда эталон ярдәмендә эш планын карарсыз,аннары эшкә керешербез.Игътибарлы булыгыз,истә калдырыгыз. (слайд 15-19)

1.Нигезне эшләү.

2.Аскуйгыч эшләү.

3.Бизәк төшерү.

4.Чәйнек,шикәр савыты ,чынаякларның капкачын , тоткаларын ,борын өлешен
ясау, бизәү.

5.Композиция җыю. Яшь технолог сорауларына белән танышыйк ,ә аннан соң эшләнмәне ясарбыз. Яшь технолог сораулары.(слайд 20) 1.Без нәрсә эшләячәкбез?(чәй сервизы проекты) 2.Безгә эш өчен нинди материаллар һәм нинди эш кораллары кирәк булачак?(пластилин,стеклар,такта ,салфетка) 3. Нинди алымнар белән?(әвәләү,кисү,изү,җәю,ябыштыру,басып янчү,яссыландыру) 4.Бу әйберләрне ни өчен ясыйсыз?( үзебезгә чәй табыны әзерләү өчен ,чәй сервизы

жыелмасы ясыйбыз )

VII этап.Пластилиннан савыт-саба ясау.Практик эш. Балалар ,сез чәй сервизы ясарга әзерме?Һәрберегез нәрсә ясаячагын белә, эшкә керештек.

Кем булдыра ала икән, үзлегеннән эшли,яки дәреслектән карый.Әгәр авырлыклар туса,экранда ярдәмчебезне кушармын,эшне аңа нигезләнеп башкарырсыз.

3.Эш урынын җыештыру (кулларны салфеткага сөртәләр).

VIII этап. Проект эшчәнлек нәтиҗәсен бәяләү.

Безнең ике группаның да чәй өстәле әзер.Әйдәгез ,балалар һәр группаның чәй сервизларын карап үтик. Хәзер һәр группадан бер укучы үзегезнең чәй сервизын якларсыз. Балалар, әйдәгез өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик.

(Өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.)

1.Өстәл артында туры утыр,боргаланма.

2. Чәйле чынаякта шикәрне сак кына болгат,чынаяк стеналарына кашык белән бәрмә.

3.Шикәрне болгаткач,кашыкны чынаяктан ал да чынаяк тәлинкәсенә куй.

4. Өстәлдә кулың җитмәгән әйберләрне әдәпле генә сорап ал..

5. Ашаганда сөйләшмә.

6. Ашап бетергәч,сыйланган өчен рәхмәт әйт.

Сезгә бүгенге дәрес ошадымы? (Әйе)

Сез бүген дәрестә нинди материал белән эшләдегез? (Пластилин белән)

Нинди эш алымнарын кулланып эшләдегез? (әвәләү,изү,җәю,ябыштыру,)

Кайсы эш бик авыр булды?

Кайсы эш сезгә бик ошады?

Күмәк проект эше килеп чыктымы ?

Нинди нәтиҗәгә килдек?(пластилиннан копозиция төзергә өйрәндек)

Үзбәя.(слайд 21-22)Светофор ярдәмендә үзегезнең эш нәтиҗәсен бәяләгез.

Кызыл төс-бөтенләй кәефсез,мин бүген эшли дә алмадым дия ул!

Сары төс - уйлана, борчыла , яхшырак эшли ала идем дия ул!

Яшел төс - елмая мин булдырдым дип әйтә ул! Афәрин балалар ,сезгә Илнур белән Гөлнур чәй эчәргә күчтәнәч итеп конфетлар алып килгәннәр рәхим итеп алыгыз.Дәрес өчен рәхмәт. Онытмагыз: чәй ул- зур көч.


© 2010-2022