«Праздник первой оценки»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

МББУ "Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе"








Беренче билге бәйрәме


2 сыйныф укучылары һәм әти-әниләр

катнашында уздырылган чара





Югары квалификацион категорияле

башлангыч класс укытучысы Гөлшат РинатовнаТазетдинова











2013-2014



Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

Уятыйм әле кояшны -

Көннәрем якты булсын!

Уятыйм әле әнине -

Көннәрем җылы булсын!

Уятыйм әле кошларны -

Көннәрем җырлы булсын!

Уятыйм әле дусларны -

Көннәрем ямьле булсын!

Уятыйм әле Җир шарын -

Көннәрем гөрләп торсын!

Шатлыклар - күңелебездә,

Ал кояш - күгебездә!

Килегез, дуслар, кунакка -

Зур бәйрәм бүген бездә!

Бәйрәмсез бик күңелсез бит -

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!



  • Хөрмәтле кунаклар, кадерле әти-әниләребез! Бүген бездә зур бәйрәм!

  • Без аны "Беренче билге бәйрәме" дип атадык, чөнки бу уку елында без беренче билгеләребезне алдык һәм менә беренче чирекне тәмамлау алдында торабыз.

  • Барыбыз да дулкынланабыз. Укытучыбыз Гөлшат Ринатовна бигрәк тә, чөнки аның һәрберебезгә "4" ле, "5"леләр генә куясы килә.

  • Без әлбәттә, сынатмабыз, чөнки без - замана балалары!

Татар булып, илне сөеп.

Килә алга барасы.

Нигә алга бармаска?

Без - замана баласы.

-Замана баласы дисез,

Кем соң ул? Нинди була?

Өсте-башы пөхтә аның,

Игътибарлы карашы.

Йөзе якты, сүзе татлы,

Без - замана баласы.

Үзе тыйнак, үзе горур,

Хак сүз булыр әйткәне.

Яратыр газиз Ватанны,

Сөяр әткәй-әнкәйне.

Өйрәнәбез илебезнең

Үткәнен, бүгенгесен.

Тырышабыз киләчәктә

Чын хуҗа булыр өчен.

Юк безгә эшнең авыры,

Яманы, аламасы.

Бар эшкә дә кулыбыз ята

Без - замана баласы

Килә компьютер өйрәнеп,

Интернетка керәсе.

Хыялларга ирешербез,

Без - замана баласы.

Килә безнең бар фәннән дә

Төпле белем аласы.

Күп укысак, күп белербез,

Без - замана баласы.

Үзебез яшәгән заманнан

Килми артта каласы.

Һәр яңалык кызык безгә,

Без - замана баласы.

Җыр: "Мин үсәм" Кызлар: (йөгереп керәләр) - Әй, нишлисез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз? Укытучы: - Абау, кемнәр бу? Нинди тәртипсез кызлар бу? Ишек шаку юк, исәнләшү юк, атылып - бәрелеп килеп керделәр дә, әллә нинди ямьсез сүзләр сөйли башладылар…(кызлар тәртипсезләнеп йөриләр) Укытучы: - Нишлисез сез, кызлар? Кем сез? Башлангыч класс укучысыдыр әле бәлки? Өй эшләрен дә хәзерләп йөрми торганнардыр әле? Кызлар: - Без укучы түгел, ләкин укучы булсак да, өй эшләрен эшләмәс идек. Сез дә эшләмәгез. Нәрсәгә ул өй эше? Рәхәтләнеп уйнамыйча.

Уйнап көлеп күңел ачыйк,

Белемсез дә бик рәхәт.

Укытучы: - Кем соң сез кызлар, ә? Безнең балаларны әшәкелеккә өйрәтеп йөрисез бит. Кызлар: - Танымыйсызмы? (көлә) Белмәсәгез, белегез. (кофтасын салып ыргыта, 2 ле, 1ле килеп чыга) Мин «2»ле билгесе буллам. Ә мин «1»ле булам. Сезнең классыгызда калырга дип килдек. Укытучы: - Ә-ә-ә, менә ни өчен шундый тәртипез, таркау икән сез. Ишек шакып керәсен дә, исәнләшүне дә белмисез. Балаларны кыерсыттыгыз, өй эшләрен эшләмәскә өйрәтеп маташтыгыз. Балалар, боларны үзебезнең арабызга алабызмы? Балалар: - Хәзер үк моннан чыгып китегез. 2 ле һәм 1 легә тиңдәш түгел без.

Якын килмәгез безгә сез,

Сездә бар йогышлы чир,

Белемгә омтылабыз һәр көн,

Түгеп җиргә кайнар тир.

(ишектән төрткәләп чыгарып җибәрәләр)

«3» ле: (керә) - Гафу итегез, ишекне шакып керергә онытканмын. Нинди бәйрәм сездә? Укытучы: - Бездә Беренче билге бәйрәме, 3 ле. Әле син тагын бер әйберне оныттың, исеңә төшер әле. «3»ле: - Нәрсәне? Ә-ә-ә, гафу итегез. Исәнмесез! Балалар: - Исәнмесез, 3 ле, исәнмесез. 3 ле. Мине сезгә билгеләр патшалыгыннан җибәргәннәр иде. Сезнең класста калырга куштылар. Укытучы: - 3 лене? Безнең класста алып калыргамы? Хәтерең начар бит синең, 3 ле. Бөтен әйберне дә онытасың. Балалар ни дияр икән соң? Балалар, нишлибез? Алып калабызмы 3 лене? Балалар: - Ю-у-ук, алып калмыйбыз. Безгә 3 ле кирәк түгел. Укытучы: - Кирәк түгел дип дөрес әйтәсез, укучылар. Шулай да 3 ле артык тәртипсез күрсәтмәде бит үзен. Аның хәленә кереп кенә булса да, алып калып карыйкмы әллә? кунактан кайткан вакытларыгызда, юри генә баш авыртып киткәндә, бик озак урамда уйнап йөреп дәрес хәзерли алмыйча йоклап киткән вакытларыгызда, сирәк - мирәк кенә, бәлки кирәге чыгып куяр? Балалар: - Без сезнең белән килешә алмыйбыз, Моннан соң бер дә 3 ле алмыйбыз. «4»ле: (ишек шакып керә) - Исәнмесез! Балалар: - Исәнмесез, 4 ле. Исәнмесез! Әйдә, рәхим ит! «4»ле: - Беренче билге бәйрәме үткәрәсезме әллә? Шушмабаш урта мәктәбенең 2 нче класс укучылары беренче чирекне бик яхшы тәмамларга җыена дип ишеткән идем. Укытучы: - Әйе шул 4 ле, Беренче билге бәйрәме бездә. Әйдә син дә безнең бәйрәмгә рәхим ит. «4»ле: - Мин үзем дә сезнең класста калырмын дигән идем. Кабул итәрсезме соң мине? Сирәк - мирәк кенә оныткалап җибәрәм инде мин.

Укытучы: - Балалар, нишлибез? Алып калабызмы 4 лене? Үзен яхшы яктан гына күрсәтте бит. Балалар. Алып калабыз. Әйдә, 4 ле түрдән уз, Бездән китмә, бездә кал.

«4»ле: - Дусларым, мин монда калам,

Телим сезгә теләкләр.

"4" ле белән, "5" ле белән

Көчле булсын беләкләр. Укытучы: - Балалар, сез тагын кемнедер көтәсез ахры? Кемне көтәсез? Укучылар: - 5 лене.

"5"ле: - Миннән башка бәйрәмне

Уздыралар инде әллә?

2 ук. - Юк ла инде, бишле дус, һәрбер билге хәтердә.

1 ук. - Беренче көннән үк сине

Якын иттек һәммәбез,

Зурлыйбыз "5"ле билгесен,

Җырлап алыйк, әйдәгез.

Җыр: "Билгеләр" Укытучы: - Кайтып киләм мәктәптән Шатлыгыма күмелеп. Карап кала гөлләрем Тәрәзәдән үрелеп. Чәчәкләре әйтерсең Елмаялар, көләләр. Минем 5 ле алганны Алар ахры беләләр.

  • "5"ле алып мәктәптән кайту бик күңелле, әлбәттә, ә менә без сезгә хәзер мәктәптәге тормышыбыз турында кечкенә концерт тәкъдим итәбез. (җырлар, биюләр, шигырьләр)


  • Бүген безнең шатлыгыбызны уртаклашырга иң кадерле кешеләребез әти-әниләребез килде. Сезне биредә күрүебезгә бик шат.



  • Безне тәрбияләп үстергәнегез өчен, укуда зур ярдәм күрсәткәнегез өчен сезгә рәхмәт әйтәбез!



  • Котлау өчен әти-әниләргә, мәктәп директорына сүз бирәбез. (Укучыларга Сертификатлар, әти-әниләргә памяткалар бирү)

Сезнең алда сүз бирәбез
Тырыш булырга
Ялкауланмаска. ;
Артта калмаска.
"2" ле алмаска.
Алмабыз һич тә
Укырбыз "5" кә
Вәгъдәне үтәрбез
Теләккә җитәрбез
Туган илгә хезмәт итәрбез.

Җыр:"Урталай"



«Праздник первой оценки»

«Праздник первой оценки»

Памятка для родителей

«Как относиться к отметкам ребенка?»

  1. Не ругать своего ребенка за плохую отметку. Ему очень хочется быть в ваших глазах хорошим. Если таким быть не получается, ребенок начинает врать и изворачиваться, чтобы быть в ваших глазах хорошим.
  2. Сочувствуйте своему ребенку, если он долго трудился, но результат его труда невысок. Объясните ему, что важен не только высокий результат. Больше важны знания, которые он сможет приобрести в результате ежедневного упорного труда.
  3. Не заставляйте своего ребенка вымаливать себе оценку в конце четверти ради вашего душевного спокойствия.
  4. Не учите своего ребенка ловчить, унижаться и приспосабливаться ради положительного результата в виде высокой отметки.
  5. Никогда не выражайте сомнений по поводу объективности выставленной вашему ребенку вслух.
  6. Есть сомнения - идите в школу и попытайтесь объективно разобраться в ситуации.
  7. Не обвиняйте беспричинно других взрослых и детей в проблемах собственных детей.
  8. Поддерживайте ребенка в его, пусть не очень значительных, победах над собой, над своей ленью.
  9. Устраивайте праздник по случаю получения отличной отметки. Хорошее, как и плохое, запоминается ребенком надолго, и его хочется повторить. Пусть ребенок получает хорошую отметку ради того, чтобы его отметили. Вскоре это станет привычкой.
  10. Демонстрируйте положительные результаты своего труда, чтобы ребенку хотелось вам подражать.


«Праздник первой оценки»«Праздник первой оценки»

СЕРТИФИКАТ ХОРОШИХ ОЦЕНОК

выдан ученице 2 класса МБОУ «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского района РТ

Ахмадуллиной Марьям

в том, что она действительно с 2013-2014 учебного года (со 2 класса) будет обучаться только на «4» и «5»

Учительница: Г.Р.Тазетдинова

Директор школы: Р.Г.Шаймарданова«Праздник первой оценки»



«Праздник первой оценки»«Праздник первой оценки»

СЕРТИФИКАТ ХОРОШИХ ОЦЕНОК

выдан ученице 2 класса МБОУ «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского района РТ

Сабирзяновой Алисе«Праздник первой оценки»

в том, что она действительно с 2013-2014 учебного года (со 2 класса) будет обучаться только на «4» и «5»

Учительница: Г.Р.Тазетдинова

Директор школы: Р.Г.Шаймарданова


© 2010-2022