Онытырга мөмкин түгел

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе

«Югары Шепкә урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Тәрбия сәгате.

Онытырга мөмкин түгел.

Төзүче: Вәлишина Гөлсәрия Габделхай кызы,

I категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Дәрес планы

Максат:1.Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы алдыннан укучыларга илебез халкының үлемсез батырлыгын аңлату.

2.Сугыш башланганда 10-13яшьтә булган балаларның батырлык үрнәкләре белән таныштыру,уй-кичерешләрен тыңлау.

3.Сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт күрсәтү.

Катнашалар: Тыл ветераннары: Ризванова Фәүзия,Нәүширова Гыйная апалар, 1-6 класс укучылары.

Җиһазлау: проектор, стенд, аудиоязма,газетадан язма "Без- сугыш ятимнәре".

Дәрес барышы:

1.Кереш сүз.Тиздән зур бәйрәм...

2.Сугыш башлануын хәбәр итүче Левитан авазы...

3.Укытучы сүзе.

4."Без- сугыш ятимнәре" язмасыннан өзек уку.

5.Кунакларга сораулар: Сугыш башлану хәбәрен кайда һәм ничек кабул иттегез? Әтиегезнең сугышка киткән көнен хәтерлисезме?

6.Укучылар сүзе.

7.Укытучы сүзе. Герой-пионерлар турында презентация.

8.Авылыбыздан киткән сугышчылар турында әйтү.

9.Кунакларга сорау: Сез Җиңү хәбәрен кайда каршыладыгыз?

10.1укучы шигырь сөйли.

11. 1минут тынлык. Йомгаклау сүзе. Кунакка рәхмәт әйтү.

Дәрес барышы:

1.Укытучы сүзе: Тиздән зур бәйрәм-Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелә. Шул вакыйгага багышланган тәрбия сәгатебезне башлыйбыз. Бүген бездә кунакта Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яше тулып киткән Фәүзия апа Ризванова һәм Гыйная апа Нәүшировалар.

2.Аудиоязма : Кошлар сайрый,...тынлык,еракта туп шартлаган мылтык аткан тавышлар ишетелә.Ю.Левитанның сугыш башлануын хәбәр итүе... "Священная война" җыры яңгырый.

3.Укытучы сүзе: Менә шулай башланып китә тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы. Бу 1941 елның 22нче июне иде. Илебезгә көчле һәм рәхимсез дошманга каршы торырга туры килә. Сугышның беренче көненнән үк дошманга каршы көрәшкә бөтен халык күтәрелә.Фронттагы сугышчыларга да, басып алынган җирләрдә дошманга каршы сугышкан партизаннар һәм фронтны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп торган тыл хезмәтчәннәренә дә бик авырга туры килә.(Без-сугыш ятимнәре" язмасын уку.)

4. Кунакларга сораулар: Сугыш башлану хәбәрен кайда һәм ничек кабул иттегез? Әтиегезнең сугышка киткән көнен хәтерлисезме?(Кунаклар сөйли).

5. 2укучы кунаклар каршына чыгып сөйли:

1укучы:Фронтны икмәк,кием-салым белән тәэмин итеп торган хөрмәтле апалар, аналар! Без Сезгә сокланабыз. Җиңүгә керткән өлешегез әйтеп бетергесез зур. Рәхмәт Сезгә!

2укучы: Эх,апалар, сугыш елларында

Теңкәгә тигән авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз Сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

6.Укытучы сөйли: Туган илебезнең азатлыгын яклап, үз-үзләрен аямыйча, дошманга каршы 1418 көн-төн сугышты безнең батыр солдатларыбыз. Берәүләре данлы сугыш кырында явыз дошман белән алышканда газиз башларын салдылар.Кадерле аналары янына, туып үскән якларына кайта алмадылар.Берәүләре Идел ярларыннан дошман оясына чаклы сугыш юлын үттеләр, бик күп илләргә халыкларга азатлык алып бардылар, рейстаг өстенә Җиңү байрагын кададылар.Шулар арасында сезнең кебек балалар да була.

7. Герой-пионерлар турында презентация күрсәтелә. Лёня Голиков, Лара Михеенко, Валя Котик, Марат Казей, Вася Коробко кебек герой-пионерларның батырлыклары турында сөйләнә.

8. Ватаныбызны фашизмнан азат итүгә Татарстаннан 800мең якташыбыз катнашты. Аларның 350 меңе сугыш кырында мәңгегә ятып калды.Шулар арасында безнең Югары Шепкә авылыннан 193 кеше сугышка китә, 127се сугыштан әйләнеп кайтмый.

4 куркыныч ел,1418 көн һәм төн дәвам итте сугыш. Илем халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде. Озак көттергән ул Җиңү таңын 1945 елның чәчәкле язы алып килде.

9. Кунакларга сорау: Сез Җиңү хәбәрен кайда каршыладыгыз? ( Кунаклар сөйли).

10. 1укучы шигырь сөйли:

Сугыш бетте...Илем солдатлары

Кабат кайтты таныш җиремә.

Яшьлегебез чәчәк аткан илнең

Кырларында иген игәргә.

Кайтты солдат, сугыш газапларын,

Күпме кыен көннәр кичереп.

Саклар өчен илнең ттынычлыгын,

Мул игеннәр кырда үстереп.

Җиңү килде җирне нурга күмеп

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

11.Ватаныбыз азатлыгы, безнең бүгенге тормышыбыз өчен яу кырында ятып калган авылдашларыбызны тынлык белән искә алабыз(1 минутлык тынлык).

Менә быелгы яз безгә Җиңүнең 69 еллыгын, ә тагын бер елдан 70 еллыгын алып килер.Без 69-70 ел инде тыныч күк, якты,бәхетле кояш белән көнебезне башлыйбыз. Сугыш еллары елдан-ел артта кала. Ләкин гомер алга барган саен ул кңөннәрнең батырлыгы безне ныграк сокландыра, халыкның батырлыгына таң калабыз. Ләкин ул һаман да миллионнарның хәтерендә сакланачак.

Кадерле балалар! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, шул иртәдә өй каршындагы тирәкләрдә кош тавышларын ишетәсез икән , белегез- бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашист тоткынлыгында һәлак булганнарның ялкынлы өлеше бар. Әгәр сезнең әбиләрегез йомшак куллары белән башларыгызны сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән, белегез- ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз турында тирән сагыш бар. Әгәр сез тормышта яшисез икән, иркен мәктәпләрдә укыйсыз икән, белегез,- бу җирдә матур яшәвегез өчен меңләгән солдатның каны түгелгән. Бу тормышның кадерен белегез!

12Йомгаклау. Кунакларга рәхмәт әйтү.

Кулланылган әдәбият:

1."Ачык дәрес" газетасы.

2. "Ватаным Татарстан" газетасы.

3. Интернеттан слайдлар "Герои- пионеры".

4."Мәгариф" журналы.



© 2010-2022