- Преподавателю
- Начальные классы
- Әлифбага кунакка
Әлифбага кунакка
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Зарипова Р.Р. |
Дата | 11.02.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Әлифбага кунакка. Роза Зарипова , Алексеевский районы Зур Тигәнәле гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Җиһазлау:компьютер,проектор,экран,тукталышлар өчен төзелгән схемалы плакат,кичә өчен кирәкле әсбаплар. Кичә барышы: Алып баручы.Исәнмесез кадерле укучылар,килгән кунаклар!Таныш булыгыз безнең тактага афиша эленгән.(афишаны уку).Димәк, әлифба безне Белем шәһәренә кунакка чакыра. Барабызмы?Әлифбага кунакка барыр өчен безгә тукталышлар аша үтәргә кирәк. Әлифба чакырган бәйрәмгә әдәпле белемле балалар гына барып җитә ала.Без сезнең белән сәяхәткә автобуска утырып чыгабыз.Иң элек автобуста үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик. Мин әйткән кагыйдәләр белән сез киләшәсез икән кул чабабыз.Килешмәсәгез, аяклар белән сигнал бирәбез. -автобуста кычкырып сөйләшмәскә. -автобус тәрәзәсеннән кулны тышка сузып барырга. -аяк киеме белән утыргычка утырырга ярамый. -автобус барганда салонда йөрергә ярамый. Без сезнең белән әдәплелек урамы буйлап барабыз.Нәрсә ул әдәплелек?Кем ул әдәпле ,әхлаклы кеше.(Җаваплар тыңланыла.)Сез әдәпле, әхләклы балалармы микән?Нинди әдәпле, тылсымлы сүзләр беләсез?(Җаваплар тыңланыла.) Беренче тукталыш - "Әдәплелек паркы".Менә безнең алда әдәплелек паркы.Паркта әдәп-әхлак агачы үсә.Агачта әдәп-әхлак яфраклары гына үсә.Әйдәгез әле без үзебездә булган сыйфатларны агачта булдырыйк. -акыллы -ялкау -мәрхәмәтле -таркау -кире -намуслы -шапшак -тырыш -юмарт -белемле -тәртипле -тәүфыйклы -ялганчы -тәмле телле -төгәл -тәккәбер -сакчыл (Алып баручы, кешедә булган уңай һәм тискәре сыйфатларны атый,укучылар уңай сыйфатлар язылган яфракларны табып агачка ябыштыралар.) Алып баручы.Әдәплелек паркыннан ерак түгел бер малай белән бер кыз басып тора. Мин аларның исемнәрен дә беләм. Хәтта нәрсә турында сөйләшкәннәрен дә беләм.Сезгә дә сөйләргәме? Көзге матур көн. Алинә белән Дамир мәктәптән кайтып баралар. Алинә сумкасыннан мандарин алды.Аны тиз генә чистартып җиргә ташлады. Ашыгып, ашыгып мандарин кисәкләрен ашый башлады. Мандарин исеннән авыз сулары килгән Дамир: -Бир әле миңа да, -дип сорады. -"Әй, әче ул"- дип, Алинә соңгы кисәкне дә ашап куйды. Алинә нинди хаталар җибәрде?Киңәшләр бирик Алинәгә.(Җаваплар тыңланыла) Алып баручы. Юлны дәвам иттерәбез.Икенче тукталыш -"Рус теле"(слайд 1)(биремнәр языла) Алып баручы.Сәяхәтебезне дәвам итик.Өченче тукталыш- "Математика" ( слайд 2)(биремнәр языла) Алып баручы.Сәяхәтебезнең соңгы тукталышына килеп җиттек.Безне "Мәктәп" тукталышы каршы ала. .Балалар әйтегез әле сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?
- Укырга
- Язарга
- Санарга
- Дус,тату булырга
- Җырларга
- Биергә
- Туган илне сөяргә
Безнең сөекле дустыбыз, Кадерле Әлифбабыз! Рөхсәт ит "Зур рәхмәт, Мең рәхмәт", дияргә Җыр "Әлифба" Әлифба. Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт, дусларым!Минем белән дус булгансыз, күп нәрсәләргә өйрәнгәсез аннан. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел "5" кә укыгыз! Бию: Барбарики. Алып баручы. Әлифба сезне туган илне сөяргә , туган телне сөяргә өйрәтте. Безнең алга таба укып китә торган китапларыбыз"Татар теле", "Әдәби уку". Бүген сезне котларга әти-әниләрегез дә килде. Без аларга зур рәхмәт әйтәбез.Чөнки аларның тырыш хезмәте белән сез укырга , язарга өйрәндегез. (Балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрне тапшыралар) Әти -әниләрнең котлавы. Алып баручы.Укучылар, әйдәгез , әти-әниләргә, килгән кунакларга да тырышып укырга, тәртипле булырга вәгъдә бирик. Укучылар.Тырыш булырга, Ялкауланмаска, Артта калмаска, Сезнең алда вәгъдә бирәбез, Әйдәп барырга "5"кә укырга.
Алып баручы. Бу бәйрәм- барыбызның да уртак бәйрәме. Хөрмәтле әти-әниләр!
Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Укуны энә белән җир казуга тиңлиләр.Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.
Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык - куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим. Тәмам.