Конспект урока

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле

Тема. Без шәһәрдә яшибез.

Максат. "Шәһәр" темасына караган сүзләрне сөйләмдә куллану, аларны кулланып сораулар бирү, сорауларга җавап бирү.

Балаларны шәһәр белән таныштыруны дәвам итү, яңа сүзләрне аңлап сөйләмдә куллануларына , сүзләрне дөрес әйтелешенә ирешү.

Сөйләм телләрен , уку күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын баету.

Туган шәһәребезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү, татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

_Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу. Кунакларны сәламләү. Бер-берләренә карап елмаю, уңышлар теләү.

_Эшчәнлекнең темасын ачыклау.

-Хәзер нинди ел фасылы?

-Кышның ничәнче ае? Кайсы ае?

-Бүген ничәнче февраль?

-Һава торышы нинди?

Бүген атнаның ничәнче көне? Кайсы көне?

-Хәзер ничәнче дәрес? Нинди дәрес?

-Ә дәреснең темасын без кроссворд чишкәч белербез. Хәзер экранга карагыз.

(Экранда кроссворд -слайд)

  1. Әлмәт шәһәрендәге урам исеме. (Пушкин).

  2. Без яши торган шәһәр. (Әлмәт).

  3. И нең татарча әйтелеше. (Һәм).

  4. Татарстандагы елга. (Зәй).

  5. Безнең республиканың исеме.(Татарстан).

_Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез? Дәреснең темасы нинди?

(Экранда-"без шәһәрдә яшибез"-слайд.)

  1. Төп өлеш.

Республика турында әңгәмә.

-Без нинди республикада яшибез?

-Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

-Татарстанда нинди елгалар бар?

-Без нинди шәһәрдә яшибез?

-Әлмәттә нәрсәләр бар?

-Әлмәттә нинди урамнар бар?

-М. Җәлил кем ул?

(М.Җәлил портреты-слайд. М.Җәлил турында әңгәмә.)

-..., син нинди урамда торасың?

-..., кайсы йортта яшисең?

-..., ничәнче катта яшисең?

-..., ничәнче фатирда торасың?

(Физкультминутка).

  1. Дәреслек буенча эш.

-36 бит 2 нче күнегү- парлап эшләү.

4. Төркемнәрдә эшләү.

- Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзергә.(Шәһәр, урам, автобус,троллейбус, күл, парк, кибет,киң,йорт) -слайд.

-Шәһәр урамы күренеше -җөмләләр төзергә.-слайд.

-Сорауларга җавап бирергә:

- син кайсы әшһәрдә яшисең?

- нинди урамда торасың?

-кайсы йортта яшисең?

-ничәнче катта торасың?

-ничәнче фатирда яшисең?

5.Йомгаклау. Белемнәрне билгеләү. Өй эше бирү.

-



© 2010-2022