Конспект урока по окружающему миру Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Азнакай муниципаль районы Актүбә бистәсенең

3 нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе

Конспект урока по окружающему миру Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары


Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.

2.Өй эшен тикшерү: Тестлар таратам. Эшләрне җыеп алу.

3.Яңа теманы аңлату.


  1. Табышмакларны белегез:

Үлән ашый, май ташый.

Сыер.

Үзе эрләми, бәйләми,

Кешеләрне киендерә.

Сарык.

Кайсы хайванның мөгезләре койрыгыннан озынрак.

Кәҗә.

Бик яхшы.Балалар, әйтегез әле, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Җавап.

Дөрес , йорт хайваннары турында.

Ә ни өчен аларны йорт хайваннары дип атаганнар соң?

Җаваплар.

Кеше ярдәменнән башка алар урманнарда тора алырлар идеме?

Ә хәзер мин сезгә бер хикәя сөйләп китәм, тыңлат торыгыз һәм сораулар бирергә әзерләнеп торыгыз.

Хикәя сөйләү.

Сорауларга җаваплар.

Ә кыргый хайваннар йорт хайваннарыннан нәрсә белән аерылалар?

Ә кеше аларны тәрбияләгән өчен кешеләргә файдалары бармы?

Сыердан нинди файда?

Сарыктан?

Кәҗә?

Сарык?

2.Ә хәзер тагын минем табышмакларымны тыңлагыз әле.

Суда йөзә,

Күктә оча,

Җирдә йөри,

Ит белән сыйлый.

Үрдәк.

Башы тарак,

Койрыгы урак,

Кычкыртып быргысын,

Уята барысын.

Әтәч.

Йомры -йомшак,

Сары йомгак,

Йөгереп йөри чирәмдә.

Чеби.

Балалар, карагыз әле, димәк, йорт хайваннары гына түгел, йорт кошлары да бар икән.

Аларның кешегә нинди файдалары бар?

Ә кеше аларны ничек тәрбияли?

Рәхмәт балалар,җавапларыгыз бик төгәл булды.

Ә хәзер уен уйнап алабыз:

" Баласын әйт" дип атала.

Сыерда-бозау.

Дуңгызда-

Үрдәк-биби

Тавык- чеби

Каз- бәбиләр

Ат-колын

Сарык-бәти

Песи-песи баласы

Эт- көчек

Рәхмәт, сезгә.

Ә хәзер тагын табышмаклар сезгә.

Җәен соры, кышын ак.

Аңа шулай яхшырак.

Куян.

Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын.

Кетәкләргә кереп мин.

Тавык-чебеш аламын.

Төлке.

Үзе соры, Үзе усал.

Бүре.

Ә болары нәрсәләр?

Ни өчен аларны шулай дип атаганнар?

Җаваплар.

Кыргый хайваннар турында ниләр әйтә аласыз?

Аларның да кешегә файдасы бармы, әллә алар кешегә гел начарлык кына эшлиләрме?

Ә хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп алам,

Кыргый һәм йорт хайваннар турында белемнәрне сынап карыйбыз.

Тест.

1.Кыргый хайваннарны ата.

-ат

-куян

-сыер

- бозау

2.Йорт хайванын билгелә

-поши

-куян

-аю

-кәҗә

3.Кайсысы артык?

-әтәч

-овчарка

-дуңгыз

-тычкан

4.Тавыктан нәрсә алып булмый?

-ит

-сөт

-йон

-май

5. Сыер нәрсәләр бирә?

-ит

-сөт

-йон

-май

6.Кайсы хайваннар кешегә файдага китерә.

-ат

-аю

-төлке

-куян

Бик яхшы балалар.

Ә хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Шул карточкада төшерелгән хайван турында 2 минут эчендә сөйләргә әзерләнергә.

Вариант, вакыт калса дәфтәрләрдә эш.

Билгеләр кую.

Йомгаклау.

Өй эше. 26-27 бит эшләргә.



© 2010-2022