Открытый урок по татарской литературе на тему Мәзәкләр (2 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТР Зеленодол муниципаль районы

Бишнә урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы

Идиатова Тәскирә Каюмовна
..Халык педагогикасында игътибарны җәлеп итәрлек, кызыксындырырлык уңай тәҗрибәләр хәзерге мәктәпләрдә дә яшь буынны тәрбияләү процессында зур роль уйный. Яшьләрдә әхлак тәрбиясе принципларын формалаштыруга, баланы кечкенәдән өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтүгә зур игътибар бирелгән. Өлкәннәр яшьтән үк зурларны ихтирам итмәгән баланың үзенә дә начар буласын аларның күңелләренә сеңдереп торганнар. Моңа ышандыру өчен әкиятләр, мәзәкләр кулланылган. Балалар кечкенәдән гаделлеккә, игелеклелеккә омтылалар. Алар бу үрнәкне өлкәннәрдән күреп кабул итәләр. Кешегә нинди мөнәсәбәттә булсаң, үзеңә дә шундый мөнәсәбәттә булырлар. Халык педагогикасында да бу фикер нык үстерелгән. Мәкаль һәм әйтемнәр һәрвакытта да инандыру, ышандыру, гыйбрәт алу ролендә кулланып килде. Алар халыкның бөеклеген , акыл иясе булуын күрсәтәләр. Тыйнаклык, нәзакәтлелек турында да халыкның зирәк мәкальләре ,мәзәкләре һәм әйтемнәре шактый Халык педагогикасындагы аерым белемнәргә таянып, шуны әйтергә була: матурлык, гүзәллек хисләрен үстергәндә генә яшьбуынны тәрбияләүдә уңышка ирешеп була. Педагогик әһәмияткә ия булган татар халык әкиятләрен, мәкальләрен, әйтемнәрен, җырларын, табышмакларын, бәетләрен, мәзәкләрен мин сыйныфтан тыш чараларда, дәресләрдә, Сәламәтлек театрында еш кулланам. Тема. Мәзәкләр. Максат. 1. Укучыларны мәзәкләр белән таныштыру. 2. Балаларны үткен сүзлелеккә ,төрле ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтү. 3. Бер-берләре белән аралаша белү күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү. Җиһазлау. "Хуҗа Насретдин мәзәкләре" китабы., "Сабантуй" газеталары, "Чаян", "Салават күпере" журналлары, "Кетеки тел бистәләре" китабы. . Дәрес барышы. I. Оештыру өлеше. Укытучы. Игътибар белән карагыз әле, Г.Тукайның кайсы әсәрендә шушы кояш образы чагылган? ("Эш беткәч, уйнарга ярый"). Открытый урок по татарской литературе на тему Мәзәкләр (2 класс)Открытый урок по татарской литературе на тему Мәзәкләр (2 класс)Открытый урок по татарской литературе на тему Мәзәкләр (2 класс) - Кайсы кояш сезгә күбрәк ошый? Бүгенге дәрестә без аны үзебезгә юлдаш итеп алырбыз. Дәресебезнең девизы: Елмаюга ни җитә , елмаю боз эретә. II. Яңа тема өстендә эшләү. 1.Әңгәмә. - Күз алдына китерегез : кояшлы иртә белән тын гына йокыдан тордыгыз,юындыгыз,киендегез,сөйләшмичә мәктәпкә киттегез, мәктәптә иптәшләрегез белән аралашмадыгыз, сөйләшмичә өйгә кайтып киттегез. Сезгә күңелле булдымы? - Ә кешегә кайчан кызык һәм күңелле була?(Әгәр кеше аралашса.) - Без сөйләшкән бөтен нәрсә сөйләм дип атала.Димәк,сөйләм кешегә хәбәр итәргә,белергә, сөйләргә, аралашырга кирәк. - Сөйләм төрле була. Әгәр дә без сөйләшәбез икән,димәк,бу сөйләм әйтмә сөйләм була. - Әгәр дә без әйткәнне язып барсак,димәк,бу сөйләм язма сөйләм була. 2.Уйлап кара "Бу нинди сөйләм?" - ике кеше сөйләшеп тора; - укучы тактага яза; - укучы такта янында җавап бирә; - әби хат яза; - әни китап укый. 3.Уен "Нинди сөйләм өчен кирәк?" - телефон - микрофон - акбур - компьютер - ручка - карандаш 4.Әңгәмәне дәвам итү. - Сөйләм нәрсәләрдән тора? - Нәрсә ул җөмлә? - Әгәр җөмләләр билгеле бер тәртиптә язылсалар ничек дип атала? - Текст турында нәрсә беләбез? - Нинди текст төрләре бар? - Шигырь - хикәя - әкият - изложение - мәзәк -диктант III. Актуальләштерү. 1. Әңгәмә. Укытучы. Мәзәк турында нәрсә беләбез?

  • кыска күләмле - көлкеле
- көтелмәгән чишелешле Нәтиҗә. Мәзәкләр- халык аваз иҗаты әсәрләреннән берсе. Ул- кыска күләмле, көтелмәгән чишелешле, көлүгә нигезләнгән әсәр. 2.Риторика дәреслегеннән берничә мәзәк уку. 3. Укытучы. - Сез әлбәттә, төрле мәзәк хәлләр тыңларга, аларны үзегез уйлап чыгарырга яратасыз. Газета-журналлардан укыган, тормышта очраган мәзәкләрне оста, кызыклы итеп сөйләп күрсәтегез. Сыйныфның иң оста мәзәкчесен билгеләү. 4.Укытучы сөйләве. Һәр халыкның үзенең яраткан герое була. Татар халкы Хуҗа Насретдин турында бик күп мәзәкләр иҗат иткән, аларны җыйнап, китап итеп тә чыгарган. Халык Хуҗа Насретдинның зирәклеген, тапкырлыгын, беркайчан да югалып калмавын, үткен телле булуын, ятим-мескеннәрне яклавын яраткан.( Хуҗа Насретдин белән таныштыру : рәсеме һәм мәзәген уку) - Мәзәк нинди өлешләрдән тора?
Исеме: Мин үзем бик яхшы. Башлам: Хуҗадан: - Күршеләрең белән яхшы торасыңмы?- дип сораганнар. Төп өлеш: - Бик яхшы торам,- дигән Хуҗа. - Күршеләрең яхшылар, ахры, - дигән сорауларына Хуҗа: Ахыры: - Мин үзем бик яхшы, - дип җавап биргән. 5.Физкультминутка. Төрле битлекләр күрсәтелә.Мимика һәм хәрәкәтләр белән укучылар битлектәге кәефләрне күрсәтәләр.
Открытый урок по татарской литературе на тему Мәзәкләр (2 класс) Открытый урок по татарской литературе на тему Мәзәкләр (2 класс) Открытый урок по татарской литературе на тему Мәзәкләр (2 класс) Открытый урок по татарской литературе на тему Мәзәкләр (2 класс) Усал Аптыраш Елак Шаян
6. "Мәзәкләрне үзеңчә дәвам ит" уены. - Ни өчен юлбарыс чи ит ашый? - .................................. - Менә, улым, син елаудан да туктадың. - ...................................... 7.Мәкальләр уку, аңлату.
  • Кешедән көлмәк - үзеңә килмәк.
  • Ачык чырай, кайнар чәй.
  • Көлке күп булса, күңел симерә.
  • Күп көлүче үзе көлке.
  • Күңелсездән көлке чыкмас.
8.Өйгә бирелгән эшләрне тикшерү. ( Мәзәкләрне сәхнәләштереп күрсәтү.) - Мәзәкләрне кайдан табып укырга? III. Йомгаклау. Үзең күргән, ишеткән хәлләр буенча да мәзәк сөйләп була. IV. Өй эше. 1.Мәзәк уйлап язырга. 2. "Хуҗа Насретдин мәзәкләре" н алып укырга.
© 2010-2022